Telegram Web Link
Моннан өч ел элек Владимир Путин Русиядә мобилизация игълан итте. Шуннан бирле мобилизацияләнүчеләрнең кайсы үлде, кайсы гарип килеш якыннары янына кайтып ауды, кайсылары әле дә сугышта.

Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укый аласыз.
🤬2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Салават Юлаев һәйкәле: "Хакимиятләр халык каршылыгын җиңеп һәйкәлне сүтә икән, димәк аны кире урынына кайтарырга ниятләми" Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтүгә әзерлек бара. Хакимиятләр белдерүенчә, ул төзекләндерелү өчен махсус цехка җибәреләчәк. 2027 елда…
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтә башлаганнар.

Һәйкәлне басмалар белән уратып алганнар, сүтү эшләре октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аннары реставрация Уфадагы махсус цехта башкарылачак. Башта камчы, кылыч кебек элементлар алыначак, аннары җайдак фигурасы һәм башка өлешләре.

2027 елда аны кайтарырга вәгъдә итәләр.

Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый.

👉Активистлар фикерләрен тулырак монда укыгыз.
😢11👍4🤔2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

✈️ Мәскәүнең Шереметьево һава аланында ике очкыч бәрелешкән. Ике борт та рейстан алынган, кешеләр эвакуацияләнгән, юлчылар башка очкычларда җибәрелгән.

🇩🇰 Даниянең Ольборг шәһәрендәге һава аланы күгендә дрон күренгәннән соң һава киңлеге вакытлыча ябылган. Өч рейс башка һава аланнарына җибәрелгән.

🇸🇰 Братислава Еврокомиссиядән Русия нефте һәм газыннан баш тарту планына Словакияне кертмәүне сораган.

🌙 Татарстанда кичә 19:30дан гамәлдә булган дрон хәвефе тәртибе бүген 3:11сәгатькә кадәр дәвам итте.

🇵🇱 Польша Беларус белән чиген ачкан һәм машиналарны үз җирлегенә кертә башлаган. 9 сентябрьдә премьер-министр Дональд Туск 12 сентябрьдән чикне тулысынча ябу турында белдергән иде. Бу адымны ул «Русия һәм Беларус ягыннан арта баручы провокацияләр» һәм «Көнбатыш-2025» уртак хәрби күнегүләре белән аңлатты.

📽 BBC, AFP, AP һәм Reuters Израилдән чит ил журналистларын Газзә сызыгына кертүне таләп итеп кыска фильм чыгарган. Ул Нью-Йоркта БМО Баш ассамблеясе сессиясе кысаларында күрсәтелгән.
1🔥1
Татарстанның дигитал үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры итеп Илья Начвин билгеләнде.

Бу хактагы хәбәр министрлыкның рәсми сайтында дөнья күрде. Ул әлеге вазыйфада Айрат Хәйруллинны алыштырды. Хәйруллинның яңа эш урыны әлегә билгеле түгел.

Илья Начвинга 36 яшь, Казанда туган. 2011 елда Казан авиация институтын, 2019 елда Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлый, 2020 елда Русия президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә өстәмә һөнәри әзерлек үтә.

2011–2020 елларда Татарстан дәүләт торак инспекциясендә төрле вазифаларда эшли: белгечтән бүлек җитәкчесенә кадәр күтәрелә. 2020 елның апреленнән — Татарстанның дәүләт идарәсен дигитал үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары.
👎5🤬2🥱1
Йорт сагында утыручы Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин Украинага сугышка барырга теләк белдергән.

Вазифасы вәкаләтләрен арттыруда гаепләнгән Башкортстанның халык артисты, "Башкортстан" дәүләт концерт залының элекке җитәкчесе Вилдан Яруллинның бу теләген адвокаты Эдуард Миңнебаев UTV каналына белдергән.
"
Ул СВО зонасына (хакимиятләр сугышны "Махсус хәрби операция - СВО дип атый - ред.) берничә тапкыр барды инде. Башта ук андый теләге бар иде. Хәзерге вакытта тикшерү гамәлләре актив алып барылганга күрә, әлбәттә, аны җибәрергә теләмиләр. Элек ул СВО зонасында күп тапкырлар концертлар оештырды, һуманитар ярдәм җыйды, сугышчылар өчен кирәк-яраклар сатып алды", — дип сөйләгән адвокат.

Яруллин сак астына май аенда алынды, ул вазифасы вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Соңрак мәхкәмә аны йорт сагына күчерде.
😁7🤬41😢1🤮1🤡1
Русия думасы "ят агентлар" канунын үзгәртте

Яңа канун өлгесенә ярашлы, "ят агент" дип танылучыларга бер тапкыр административ җәза бирелгәннән соң ук җинаять эше ачыларга мөмкин.

Хәзерге вакытта "ят агентлар" реестрына кертү өчен кирәкле документларны тапшырмау яисә агент эшчәнлеге тәртибен бозу очрагында җинаять җаваплылыгы ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылганнан соң гына килә.

Бүгенге көндә "ят агентлар" реестрында меңнән артык исем-фамилия, матбугат чарасы һәм проект бар.
🖕5💩31🔥1
Татарстанда балалар хокуклары вәкиле итеп Светлана Захарова билгеләнде.

Моңа кадәр Захарова Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе иде. Элек комитет 16-18 яшьлек үсмерләргә "зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган эштә" эшләүне рөхсәт итә торган үзгәрешләр өлгесен караганда, Захарова үсмерләргә укыган чакта куркыныч оешмаларда тәҗрибә үтәргә рөхсәт итик дигән иде. Аннан соң укып бетергәч аларны шушы оешмаларда эшкә дә калдырып булыр иде диде.

Захарова үсмерләрне куркыныч эштә эшләтүне рөхсәт итү тәкъдимен КамАЗа, ЕлАЗ кебек оешмалар тәкъдим итә дип әйтте. Аның сүзләренчә, куркыныч эшләрдә эшләргә рөхсәт булмагач, көллият бетерүчеләр "Wildberries, "Яндекс", "Самокат"ка эшкә керә дә, аннан бетте...".

Шулай ук Захарова элек Татарстан Дәүләт шурасында яшьләргә "патриотик тәрбия бирү" турында канун өлгесе әзерләячәк эш төркеме оештырылуы турында белдергән иде.

"Бүген бу тема беркайчан булмаганча актуаль. Аңа хакимиятнең бөтен катлауларында зур игътибар бирелә. Төп бурыч – һәр бала үзен таба алсын. Без аларга спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырырга тиеш", дигән иде ул.

Кичә Татарстан балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынец вазифасыннан җибәрелде. Бизнес Онлайн язуынча, Мәскәү, аерым алганда Русия балалар хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова Волынецның килешүе озайтылуын теләмәгән.

@azatliqradiosi
💩11🤮21🤬1
Казан белән Уфа дроннар аркасында һава аланнары иң еш ябылган шәһәрләрнең исемлегенә кергән

Соңгы 8 ай эчендә Русиядә дроннардан сакланып "Ковер" режимы кертелгән һава аланнарын санап чыгарганнар. Исемлеккә уналты шәһәр кергән. Иң еш ябылган һава аланы Калуга шәһәренеке булган.

Казанның һава аланы соңгы сигез айда дроннар һөҗүме аркасында 40 тапкыр очкычларны кабул итүне дә, озатуны да туктатып торган. Казан исемлекнең алтынчы урынын били. Уфада "Ковер" режимы алты тапкыр игълан ителгән. Ул исемлекнең уналтынчы урынында тора.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🏆21🔥1👏1🍾1
Башкортстанның дигитал министры Геннадий Разумикин мобил интернет сүнгәндә хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге булсын өчен кешеләргә үзләре белән күпмедер күләмдә кулакча йөртергә киңәш итте

Бу хакта ул республиканың дәүләт җыены утырышында әйтте.

"Хәзер инде Русия җирлегендә, ике атна дәвамында "ак исемлек" гамәлдә. Бу интернет томаланган вакытта та эшләрен дәвам итүче сервислар. Әлеге исемлеккә "Яндекс"ның барлык хезмәтләре керә - такси, китереп бирү хезмәтләре, шулай ук иң эре банкларның сервислары, "Вконтакте" һәм Мах мессенджеры. Бу исемлек гел тулыланып тора. <…>Әлбәттә кайбер проблемнар кала, мисал өчен тауарлар яки хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе. Моны барысы да аңлый һәм бу өлкәдә эш алып барыла. Әмма шулай да чара буларак үзең белән бераз кулачак йөртүне киңәш итәр идем", диде Разумикин.

Cез үзегез белән кулакча йөртәсезме?

@azatliqradiosi
🤡5🔥1👏1
Сөйләмдә еш кулланылган бу сүзне Азатлык "кулакча" дип атый. Ә сез аны ничек әйтәсез?

▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍7🔥42👎2
Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! 26 августка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🖋Краснодар төбәгенең Афипский нефть эшкәртү корылмасына һөҗүм булган. Анда янгын чыккан дип хәбәр итә төбәкнең оператив штабы.

🖋АКШ президенты Доналд Трамп TikTok активларын Америка һәм халыкара инвесторларга сату турында фәрман имзалаган дип хәбәр итә Reuters. Бизнес бәясе - 14 миллиард доллар.

🖋The Insider журналисты Тимур Олевский Русиядә эзләүгә игълан ителгән. Быел июль аенда Мәскәү прокуратурасы "теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу" маддәсе нигезендә Олевскийга каршы җинаять эше ачкан иде.

🖋Даниянең Ольборг һава аланы кабат ябылган. Бу хакта аэропорт вәкилләренә сылтама белән җирле матбугат чаралары яза. Хәрби ныгытмага якын урнашкан һава аланы дроннар ачыклану сәбәпле алдагы көнне дә очышларны туктатып торган иде.

🖋Төркия һәм АКШ тыныч атом өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.

@azatliqradiosi
🔥1
"Хизб-ут Тәхрир" фиркасенең Ялта эше нигезендә 12 елга хөкем ителгән, хәзерге вакытта Башкортстанның Салаваттагы 16нчы санлы төзәтү колониясендә утыручы танылган хокук яклаучы, югалган кырымтатарларны эзләгән "Контакт" төркеме әгъзасы Эмир-Усеин Куку тезе авырту сәбәпле авырлык белән хәрәкәт итә.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә хокук яклаучының хатыны Мерьем Куку хәбәр иткән.

Берничә ел элек Дондагы Ростов тикшерү изоляторында утырганда Эмир-Усеин Кукуның тез артында шеш булуы ачыклана. Аңа УЗИ ясыйлар. Шуның нәтиҗәсендә Бейкер кистасы (тез арты кистасы) булырга мөмкин дигән диагноз куела.

Әлеге тикшерүдән соң киста зурая һәм авырту көчәя.

Мерьем Куку әйтүенчә, башка бернинди тикшерү дә, дәвалау да булмаган.

"Ул кайвакыт бөтенләй тора алмый, хәтта намаз укырга да", ди Мерьем Куку .


Тезе авыртудан тыш, Эмир-Усеин Кукуның күз күреме дә начарланган, йөрәге, бөерләре, биле авырта башлаган.

▪️2016 елда кырымтатар Кукуның өендә тентү уздыралар, үзен тоткарлыйлар. 2019 елда Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Эмир-Усеин Кукуны 12 елга кырыс шартлы колониягә хөкем итте. 2020 елгы апелляция мәхкәмәсе карарны үз көчендә калдырды.

@azatliqradiosi
🤬42🙏1
Чаллы шәһәре Украинаны басып алучы хәрбиләргә чираттагы һуманитар ярдәм җибәрә.

Шәһәрнең рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, 20 тонна ярдәмгә квадрокоптерлар, электр кабельләр һәм башка хуҗалык кирәк-яраклары кергән.

Бу сугыш башланганнан бирле Чаллыдан җибәрелүче 45нче ярдәм диелә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, хәзерге вакытта Чаллыдан сугышта 4000 артык кеше катнаша.

▪️Татарстанга сугыштан мәетләр даими кайтарыла. Безнең хисапларга күрә, Чаллыдан сугышта 637 кеше һәлак булган. Бу әле рәсми саннар гына. Чынлыкта алар тагын да зуррак

@azatliqradiosi
😢9🤮5💩1
Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбе ачылган.

"Татар-иформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, бу проект нигезендә 8, 9 сыйныф укучылары атнага бер тапкыр «Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте»нең укыту-лаборатория комплексында белем алачак.

"Бу белем аларга 9 сыйныфны тәмамлаганда, пешекче һөнәренә ия булырга мөмкинлек бирә", дип яза агентлык.

▪️Татар ашларын дөньяга таныткан аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов татар милли ризыкларын тирәннән өйрәнә, татар авылларыннан аш-су әзерләү серләрен җыя, үзе дә күп кенә ризыклар иҗат итә. 1958 елда татар халык ашларын туплаган, 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Әхмәтҗанов дистәгә якын китап авторы.

▪️1980 елда Мәскәү Олимпиадасында татар халык ашларын тәкъдим итә. Халыкара Лейпциг ярминкәсендә татар ашлары белән катнаша.

▪️Ул Казанда милли ашлар йорты ачу тәкъдиме белән чыга. "Татар ашлары йорты"ның аш-су остасы булып эшли. 1984 елда вафат була.

@azatliqradiosi
9👍4🔥1
"Пруфы" басмасына дрон һөҗүме турында хәбәр өчен ике миллион сум штраф салдылар

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе «Свободные медиа» ширкәтен («Пруфы» порталы нәшрияты) киңкүләм мәгълүмат чаралары ирегенн явызларча куллануда гаепле дип тапкан һәм 2 миллион сум күләмендә штраф салган. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләре матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәхкәмә мәгълүматларына күрә, 2025 елның гыйнварында «Пруфы»ның Telegram-каналында «Уфадагы бер завод җирлегенә дрон килеп төшүе, шартлау тавышлары һәм интернет эшендә өзеклекләр» турында хәбәр чыккан. Соңрак республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тикшерү үткәргән һәм әлеге мәгълүматның расланмавын белдергән.

Редакция язманы бетергән һәм 16 гыйнварда төзәтү бастырган:

«14 гыйнварда Уфадагы бер заводка дрон килеп төшүе турында алдан бирелгән хәбәр расланмады. Укучылардан килгән мәгълүмат та дәлилләнмәде. Алдагы көнне интернет эшендә булган өзеклекнең сәбәпләрен дә ачыклап булмады», - диелгән анда.

Элегрәк «Пруфы» басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага «хакимияткә ихтирмасызлык күрсәткән өчен» 30 мең сум штраф салганнар иде.

2024 ел ахырында "Пруфы" баш мөхәррире Марина Кәримовага 60 мең сум штраф салынды. Июльдә басма "Баш мөфтинең күлләре, халыкның зарлары, Хәбиров "милләтчеләре". Башкортстанда ниләр майтарыла?" дигән башисем белән вакыйгаларга күзәтү чыгарган иде. Хәзерге вакытта язма "Пруфы" сайтыннан сөртелгән, әмма "Дзен"да калган. Марина Кәримованы һәм басманы шушы язма өчен гаепләделәр.
🔥2👏21
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

🔹кино тәнкыйтьчесе, журналист Зинаида Пронченко

🔹медиаменеджер Демьян Кудрявцев,

🔹адвокат Дмитрий Захватов,

🔹журналист Андрей Калитин,

🔹«ДАР» әдәбият өлкәсендә бәйсез премия
🔥2
2025/10/23 18:46:50
Back to Top
HTML Embed Code: