Татарстан гарәп илләренә сатылачак фильмнар җыелмасын әзерли
"Татаркино" гарәп дөньясы илләрендә күрсәтелергә мөмкин фильмнар каталогын әзерли. Бу хакта журналистларга "Татаркино" мөдире Миләүшә Айтуганова сөйләде.
— Бездән фильмнар җыелмасын әзерләргә сорадылар. Гарәп илләрендә Татарстан фильмнарына кызыксыну бар, чөнки безнең менталитет уртак. Ислам ярдәмендә безнең әхлакый кыйммәтләр дә охшаш. Бу – бик зур базар, – диде ул.
"Татаркино" җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан әлеге базарга чыга башлый. Мисал өчен, Татарстан-Казакъстан бергә төшергән "Тарлан" драмасын Төркия сатып алган. 2024 елда Гыйракта узган Татарстан киносы фестивалендә "Ибн Фадлан", "Хәлимә", "Гашыйклар тавы" һәм башка фильмнар күрсәтелгән.
Ул Русия ширкәтләренең республика фильмнарын ил буйлап күрсәтергә теләмәүләренә дә зарланды.
— Моңа кадәр без "консерв банкасы" эчендә кебек идек: Татарстанда төшерелгән фильмнарны урыс теленә тәрҗемә итеп, республикада гына күрсәтәләр иде. Русиянең дистрибьютор һәм продюсер ширкәтләре милли юнәлештәге фильмнарны алырга теләми, чөнки аларга Русия Кино фонды финансланган, зур әйләнеше булган фильмнар белән эшләү отышлырак. Алар фильм бәясенә карый: әгәр ул арзанрак, 20–30 миллион сум чамасы булса, компанияләр аны алмый, чөнки рекламга зур акча салу кирәк була. Ә менә гарәп һәм төрки дөнья илләре безнең фильмнарны бик теләп ала, – дип аңлатты Айтуганова.

🤔7❤5💩2😁1
Татар һәм башкорт активистлары Парижда Украинадагы сугышка һәм Русиядәге режимга каршы чарада катнашкан.
Бу хакта Азатлык Радиосына ТИҮ рәисе, Фрнациядә сыену алган Фәрит Зәкиев белдерде.
4 октябрьдә Парижда Украиннар берлеге урам йөреше Һәм митинг оештырган. Чараның максаты Украинадагы сугышка һәм Русиядәге режимга каршылык күрсәтү булган.
Йөрештә ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рамил Ваһапов та катнашкан.
Урам йөреше Тарас Шевченко бакчасыннан башланган һәм Сорбонна мәйданындан тәмамланган, анда 200дән артык кеше катнашкан.

❤11👍3🔥2❤🔥1🖕1
Узган атнада, 24-26 сентябрьдә Швеция башкаласы Стокһолмда "Пост-Русиянең азат халыклары" форумы узган.
Татарлардан биредә яңа оешып килүче Татарстан мөстәкыйльлек комитеты җитәкчесе Аида Габдрахманова вәкиллек иткән.
Бу хакта язманы тулысынча 👉 безнең сайтта укый аласыз.

❤8👍3❤🔥1👎1🥰1
🗞 Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi

👍6❤1🔥1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атна - яңа хәбәрләр. Кыскача менә ниләр булды.
🔸Бер төн эчендә 251 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән, дип хисап бирде Русия саклану министрлыгы.
🔸Казанның һава аланында дроннар куркынычлыгы режимы саклана. Казан-Сочи рейсы тоткарлана.
🔸Харьковка һөҗүм аркасында дүрт кеше зыян күргән, җимерелгән йортлар бар - Украина хакимиятләре.
🔸Белгород өлкәсендәге биш мең ярым кеше электр утсыз утыра. Сәбәбе - дроннар һөҗүме.
🔸Дагыстанның элеккеге сәламәтлек министры Татьяна Беляеваны 3 декабрьгә кадәр кулга алганнар.
🔸Сүриядә Бәшәр Әсәдне бәреп төшергәннән соң беренче парламент сайлаулары булды. Бары тик сайлау коллегиясенә кергән кешеләр генә тавыш биргән. Халыкның бер өлеше моны тәнкыйтьләгән. Парламентка 210 кеше сайланачак.
🔸 Газзәгә һуманитар ярдәм алып барган вакытта тоткарланган Швеция активисткасы Грета Тунберг һәм тагын 70кә якын кеше Израил тарафыннан депортацияләнә. Аларны Грециягә очкычта китертәчәкләр.

❤3
Русияләрнең матди хәле рейтингында Татарстан 15нче, Башкортстан 52нче урынга төшкән
2024 ел йомгакларына караганла, Татарстан Русия төбәкләре арасында халыкның матди хәле рейтингта 12нче урыннан 15нчегә төшкән. Моны РИА «Новости» ясаган тикшеренүдә күреп була. Шулай да республика үз күрсәткечләрен яхшырткан: узган елгы 65,39 балл урынына быел 77,36 балл җыйган.
Башкортстан исә рейтингта бер баскычка түбәнәйгән: 51нче урыннан 52нчегә төшкән, күрсәткече — 54,41 балл.
Рейтинг халыкның уртача керемнәрен, аларның төп тауарлар һәм хезмәтләр бәяләренә нисбәтен, банктагы уртача җыемнар күләмен, ярлылык чигеннән түбән керемле кешеләр өлешен, ипотекага фатир алырлык гаиләләр санын һәм айлык кереме 60 мең сумнан артык булган кешеләрнең өлешен исәпкә алып төзелгән.
Беренче урында быел да Ямал-Ненец автономияле бүлгесе — ул мөмкин булган иң югары күрсәткечне җыйган. Икенче урында — Ханты-Манси бүлгесе (99,31 балл), өченчедә — Магадан өлкәсе (99,11 балл).
Иң ахыргы урыннарда Ингушетия (2,68 балл), шулай ук Тыва (16,02), Чечня (21,73), Карачай-Чиркәс (25,10) һәм Калмыкия (25,77) урнашкан.

👏2
Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен бирелде
Бүләкне АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучи алды.
Бүләк аларга "периферик иммун толерантлыгына кагылышлы ачышлары өчен" бирелде.
Әлеге ачыш аутоиммун авыруларны, яман шешне нәтиҗәле дәваларга, трансплантацияләрнең тискәре йогынтысын кисәтү мөмкинлеге бирәчәк.
🔹2024 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галимнәре Виктор Эмброс һәм Гэри Равканга бирелде. Бүләкне алар "микроРНКны ачу һәм геннарны көйләүдә аның ролен тикшерү" өчен алды.
🔹Бүген Нобель атналыгы башланды.

👍4
Язучылар мөстәкыйльлекне югалтты. Алга таба ни булачак?
Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма - Татарстан Язучылар берлеге дә бәйсезлеген югалтты. Ул да Мәскәү канаты астына керде. Соңга кадәр үзаллы тормыш сакларга тырышса да, Мәскәүнең кулы татар язучыларын да сындырды.
Моңарчы Татарстан Язучылар берлегендә һәр сайлау, тавыш бирү яшерен булды. Кем ничек тавыш биргәне билгесез иде. Хакимият бу юлы хәйлә юлы белән китте. Татарстан Язучылар берлегенең Русия берлегенә керү өчен тавышны ачык ясады. Залда кем каршы чыга — ярылып ятачак.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мөнбәрдән Русия структурасына кермичә калу мөмкин түгел дип аңлатты.
Азатлык белән аралашкан язучылар бүгенге көндә күренмичә, шыпырт кына яшәү хәерлерәк, дип саный.
Алар бер Татарстан Язучылар берлеге генә аерым үзаллы кала алмый иде дип саный.
Башка фикерләрне монда укыгыз.

— Бүген Татарстан Язучылар берлеге — Русия Язучылар берлеге составына кермәгән бердәнбер язучылар оешасы. Асылда, бу процессның альтернативасы юк, һәм, минемчә, барысы да моны бик яхшы аңлый, - диде ул.
Азатлык белән аралашкан язучылар бүгенге көндә күренмичә, шыпырт кына яшәү хәерлерәк, дип саный.
— Каршы чыксаң, башны чабалар. Шуңа саклану кирәк. Берничек тә читтә калып булмый иде, басым булды бит Мәскәүдән. Әйдә ярар, Советлар берлеге вакытында эшләдек, иҗат иттек бит. Язучыларыбыз шедевраль әсәрләр иҗат итте. Партия кубызына биючеләр ул вакытта да булды, ләкин тыныч кына үз юлы белән барган, фикерләрен тамызып торучылар да, намусын саклап калучылар да табылды. Әмма ул вакытта бу кадәр коточкыч басым булмады кебек, әллә без яшь булганбыз ул вакытта, әллә нәрсә. Русиядә цензура көчәя. Шуның астында сытылып калмасак ярар иде, — диде Азатлык белән аралашкан язучы.
— Ни өчен күпләр килмәде бу җыенга? Кешеләр эчке эмиграциядә, аларның бу эштә катнашасы килми. Шулкадәр күңел төшә бөтен әйбергә! Сугыш темасына гына катыштырмасыннар иде, әмма ансыз булмас кебек, — диде икенче сөйләшүче.
Алар бер Татарстан Язучылар берлеге генә аерым үзаллы кала алмый иде дип саный.
Башка фикерләрне монда укыгыз.
Азатлык Радиосы
Язучылар мөстәкыйльлекне югалтты. Алга таба ни булачак?
Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма - Татарстан Язучылар берлеге дә бәйсезлеген югалтты. Ул да Мәскәү канаты астына керде. Соңга кадәр үзаллы тормыш сакларга тырышса да, Мәскәүнең кулы татар язучыларын да сындырды.
🤮8❤2😢2🥱2🔥1🕊1
Татарстанда хәрби контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне 7 тапкырга диярлек киметкәннәр
Татарстан хакимияте Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 2,7 миллион сумнан 400 мең сумга кадәр төшергән.
Хәзер бу сумма Татарстан хәрби комиссариаты сайтында, "Татарстан геройлары" контракт хезмәте сайтында, шулай ук дәүләткә яки хакимияткә якын медиалардагы ("Татар-информ", "Интертат" һәм KazanFirst) баннер рекламында күренә.
Төбәк түләве киметелгәнен Татарстан матбугат чаралары да, республика Telegram-каналлары да бөтенләй хәбәр итмәде.
Соңгы тапкыр Татарстан хакимияте контракт өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне быел август башында арттырган иде — 2,1 миллионнан 2,7 миллион сумга кадәр. Ул чакта бу хакта республикадагы барлык дәүләт медиалары һәм хакимият яклы Telegram-каналлар хәбәр итте.
Татарстан — Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны буенча алдынгыларның берсе. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматка күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап республикадан ким дигәндә 6 232 кеше һәлак булган. Бу күрсәткеч буенча Татарстанны, "Медиазона" һәм Би-би-синың Рус хезмәте мәгълүматлары нигезендә, бары тик күрше Башкортстан гына уздыра.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👏3❤1