Telegram Web Link
Казан табиблары медицина университетларын тәмамлаучыларны мәҗбүри эшләтү турындагы канун өлгесенә каршы чыкты

31 табиб имзалаган мөрәҗәгатьне “ВКонтакте”дагы “Рабочая медицина” сәхифәсендә педиатр Эмиль Гыйззәтуллин чыгарган.

Мөрәҗәгатьтә табиблар үзләренең һөнәри киләчәгенә куркыныч яный дип белдерә һәм кадрлар кытлыгын хәл итүнең башка юлларын эзләүне сорый.

Табиблар китергән төп дәлилләр:
•Табиб эш урынын үзе сайлау мөмкинлеген югалта, ә бу — төп эчке мотивация чыганагы;

•Иң сәләтле һәм амбицияле яшь белгечләр һөнәрдән китәргә, лицензиясез хосусый секторга чыгарга яисә чи илләргә китәргә мөмкин;

regulation.gov.ru порталында канун өлгесен 90 проценттан артык кулланучы тискәре бәяләгән.

Табиблар әйтүенчә, яңа канун кабул итү урынына “чын стимуллар системасын” булдыру кирәк.

🔸 Русия Думасы беренче укылышта медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Аңа ярашлы, казна акчасына укучыларга өч еллык остазлык, аннары берничә ел мәҗбүри “отработка” кертеләчәк.

🔸 Канун нигезендә, шартларны үтәмәгән өчен штраф уку бәясеннән өч тапкыр артык булачак.

🔸 Ике төп медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әлеге канун өлгесенә каршы чыкты.
👎3😁1🤣1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 15 октябрь, чәршәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Түбән Кама, Зәй, Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә дрон һөҗүме кисәтүе игълан ителде. Түбән Кама һава аланы ябылган. Уфа һава аланында очышларны чикләнгән. Башкортстанда шулай ук мобиль интернет та сүндерелгән.

🔹Алтын бәясе үсүен дәвам итә — декабрьдә тапшырылачак фьючерслар иң югары бәягә җиткән һәм бер трой унция өчен 4200 доллардан арткан.

🔹Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Грузиягә 253 миллион евро түләтү карары чыгарган. Карар 2008 елгы сугыштан соң Абхазия һәм Көньяк Осетия белән чикләрдә киртәләр төзү өчен чыгарылган.

🔹АКШ Сенаты инде сигезенче тапкыр республикачылар тәкъдим иткән хөкүмәт финанславын дәвам итү турындагы канун өлгесен кире какты. Бюджет мәсьәләсендәге бәхәсләр аркасында хөкүмәт эшчәнлеге тукталуы — шатдаун — ике атна чамасы дәвам итә. Якынча 1,4 миллион дәүләт хезмәткәре түләүсез ялга җибәрелгән.
🔥2
❗️Бүген иртән аннексияләнгән Кырымда кырымтатар хатын-кызлары йортларында тентүләр узган.

Русия контролендәге Кырымның Бакчасарай районында һәм Акъярга караучы авылларда кырымтатарлар өйләренә иртәнге сәгатьләрдә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре килгән. Бу хакта «Кырым теләктәшлеге» хәрәкәте һәм кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итә.

Бакчасарайда күп балалы ана, сәяси тоткын Рәмзи Ниметулаевның хатыны Эсма Ниметулаева тоткарланган.

Шул ук районның Заланкой авылында педагогика көллияте студенты Насиба Саидованың, ә Топчокой авылында Эльвиза Алиеваның йортларында тентүләр үткәрелгән.

Акъяр районының Мамашай авылында да тентү булган — анда Фавзия Османова йорты тикшерелгән.

«Кырым теләктәшлеге» хәбәр итүенчә, тентүләр вакытында дүрт хатын-кыз тоткарланган, аларның барысын да Акмәчеткә — Русия ФСБсы идарәсенә алып киткәннәр.
🤬5🔥2
"Батыр, нык рухлы кеше". "Баймак эше" фигуранты Айгиз Әбсәламов тарихы

“Баймак эше” буенча хөкем ителгән Айгиз Әбсәламов — Гафури районыннан ике бала атасы, спортчы, гади эшче. Ул протесттан соң кулга алынып, дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аның тарихын сөйлибез.

— Айгиз кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнде, күп ярышларда катнашып җиңүләр яулады, — дип яза аның туганнары. — Ул укыган гимназиядә аны әле дә җылы сүзләр белән искә алалар. Әти-әнисе өчен ул — һәрчак ярдәмгә ашыккан өлкән ул. Атнага бер тапкыр авылга кайтып, йорт эшләрендә булыша иде. Гаиләдә ул — бердәнбер туендыручы, үрнәк ир һәм ике бала атасы (Аяз — 3 яшьтә, Асия — 5 айлык). Туганнары өчен — ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше.


Әбсәламовка каршы гаепләүнең нечкәлекләре бары тик хөкем карары игълан ителгәннән соң гына билгеле булды. Туганнары һәм адвокатлары тикшерү барышында аңлатмалар бирмәде.

Хөкем карарында әйтелгәнчә, Әбсәламов "җирдән бозлы кар кисәге алып, аны максатчан рәвештә, көч белән полиция хезмәткәренә ыргыткан; ул кисәк полиция хезмәткәре тоткан калканына тигән һәм физик авырту китергән".

Айгиз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
5😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Бүген иртән аннексияләнгән Кырымда кырымтатар хатын-кызлары йортларында тентүләр узган. Русия контролендәге Кырымның Бакчасарай районында һәм Акъярга караучы авылларда кырымтатарлар өйләренә иртәнге сәгатьләрдә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре…
Кырымда тоткарланган хатын-кызларга террорчылык маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән.

Русия хакимиятләре 15 октябрьдә тоткарланган дүрт кырымтатар хатыны — Эсмә Неметуллаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османовага — "террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашу" (Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсе, 1 өлеше) нигезендә гаепләү белдергән.

Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәгенә адвокат Эмиль Курбединов хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, 16 октябрьдә аларга чикләү чарасы билгеләү мәхкәмәсе булачак.

"Аңлавымча, ФСБ аларны тикшерү изоляторына ябуны сораячак," — дигән Курбединов.

Хатын-кызларны Акмәчеттәге Русия ФСБ идарәсенә алып киткәннәр. Кырымтатар ресурс үзәге мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Русияя төрмәләрендә 34 кырымтатар хатыны иректән мәхрүм ителгән.
🤬5
Казанда Хәтер көненә Сөембикә манарасы янына татар милли хәрәкәте вәкилләре җыелган.

Бүген 15 октябрьдә Казанда Сөембикә манарасы янында өлкән буын милли хәрәкәт вәкилләре Хәтер көненә җыелган. Әлеге фото социаль челтәрләрдә таралды.

12 октбябрьдә дә бер төркем җәмәгать эшлеклеләре Сөембикә манарасы янында, Казанның Татар зиратында Казанны яклап һәлак булучыларның сөякләре җирләнгән кабер янында дога кылды, Иске Таш мәчетендә һәм мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында булды.
25👍4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Иң беренче Хәтер көне ничек узган иде?

Соңгы тапкыр Казанда Хәтер көне чаралары 2021 елда узды. 2022 елдан бирле Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт юк.

1989 елда Татарстанда һәм татар дөньясында булган хәлләргә багышланган фильмда (аның тулы версиясен монда карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=bqCGyhPv3Vs) иң беренче Хәтер көненең ни рәвешле үткәрелгәнен дә искә төшергән идек.

Шушы өзекне яңадан карарга тәкъдим итәбез.
🔥12
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 16 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Украинының Чернигов өлкәсе Нежин шәһәренә дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Җирле хакимият вәкилләре белдерүенчә, дроннар күп катлы йортка һәм "Яңа почта" терминалына эләккән.

🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Украина Идел буе төбәкләренә дроннар белән һөҗүм итте. Волгоград, Самар, Сарытау һава аланнары вакытлыча ябылып торды. Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белдерүенчә, Новониколаевское районындагы "Балашов" электр үткәргече станциясендә дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә янгын чыккан.

🔸ХӘМӘС Израил тотыкларының тагын икесенең мәетен тапшырган. Израил Кызыл Хач аркылы тапшырылган табутларны кабул иткән, хәзер гәүдәләрне идентификацияләү көтелә. Газзәдә җимерекләр астында калган башка гәүдәләрне табу өчен вакыт һәм махсус җиһазлар кирәк.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп хәбәр итүенчә, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Русиядән нефть сатып алуны туктатырга ризалашкан. Һиндстан әлегә Трамп белдерүен шәрехләмәде.

🔸Влдаимир Путин Русиянең 2030 елга кадәр миграция сәясәте концепциясен имзалады. Әлеге документка күрә, Мәскәү сугыш башланганнан соң Украинаның басып алган төбәкләреннән чит илгә китүчеләрне кайтаруны, шулай ук "традицион кыйммәтләр" тарафдарлары булучы чит ил ватандашларын Русиягә җәлеп итүне күздә тота.

🔸Уфа хөкемдары Тимур Баһаутдинов вакытыннан алда отставкага җибәрелгән. Ул Башкортстанда активистларны хөкем итте һәм "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне СИЗОга җибәрде.

@azatliqradiosi
🔥21
15 октябрь көнне Парижда Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рамил Ваһапов Хәтер көненә чыкты.

Зәкиев сүзләренчә, 1552 елның 15 октябре татар тарихында борылыш көне. Явыз Иван гаскәрләре Казанга керде. Татар халкы үзенең дәүләтчелеген югалтты.

"470 ел узды һәм урыс империясе Украина халкына каршы һөҗүм башлады. Европа үзәгендә украин халкы геноцид акты бара. Бары цивилизацияле дөньның уртак тырышлыгы гына империяне туктата ала", ди Зәкиев.

▪️15 октябрьдә Казанда да Сөембикә манарасы янында өлкән буын милли хәрәкәт вәкилләре Хәтер көненә җыелды.

▪️12 октябрьдә дә бер төркем җәмәгать эшлеклеләре Сөембикә манарасы янында, Казанның Татар зиратында Казанны яклап һәлак булучыларның сөякләре җирләнгән кабер янында дога кылды, Иске Таш мәчетендә һәм мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында булды.

@azatliqradiosi
17🔥3
Акмәчеттә бер төркем кырымтатар Кырым мөселманнары Диния Нәзарәте бинасы янына килгән.

Алар мөфтияттән дүрт мөслимәнең тоткарлануына реакция белдерүен таләп итә.

Активистларның берсе "Кырым теләктәшлегенә" белдерүенчә, кырымтатарлар Диния нәзарәттән "мөселманнар намусын яклау өчен үз дини бурычын үтәргә чакыра".

Кичә иртән аннексияләнгән Кырымда кырымтатар хатын-кызлары йортларында тентүләр узды. Мөслимәләр Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева, Фавзия Османова тоткарланды.

Русия хакимиятләре аларга "террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашу" (Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсе, 1 өлеше) нигезендә гаепләү белдерде.

Бүген мөслимәләргә чикләү чарасы билгеләү мәхкәмәсе булачак. Мәхкәмә бинасы каршына инде кырымтатарлар җыела башлады.

@azatliqradiosi
8🔥2😨1
Азат халыклар лигасы Европа шурасы парламент ассамблеясына мөрәҗәгать чыгарды

Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа булдыру карарыннан соң, Азат халыклар лигасы белдерү белән чыкты.

Лига белдерүенчә, Русиядәге асаба халыклар "Русия демократик оппозиция"нең өлеше булып тормый.

"Без "урыс халкының" бер өлеше булырга омтылмыйбыз һәм үзебезнең киләчәгебезне хәзерге һәм ниндидер реформалашкан "Русия дәүләте" белән бәйләмибез. Безнең сәяси һәм тарихи максатыбыз - Мәскәүнең колониаль контроленнән азат булу һәм үзебезнең бәйсез милли дәүләтләребезне төзү", диелә мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук документта хәзер чит илдә яшәүче Русия олигархлары һәм элекке түрәләрнең Русиядә яшәүче барлык халыклар исеменнән сөйләргә бернинди рухи һәм сәяси хокукы булмавы әйтелә.

"Татарлар, башкортлар, чеченнар, сахалар, бурятлар һәм башка дистәләрчә халыклар үзләренең сәяси субъектлыгына ия. Кремльдә яисә сөргендә булсынмы, без үзебезне урыс шовинистлары проектларына ияртүче өстәмә көч итеп күрмибез.

"Бердәм урыс оппозициясе" дигән теләсә кайсы формат, әгәр ул безнең халыкларның үзбилгеләнү хокукын танымый икән - бу бары тик колониаль мантыйкны яңа байрак астында дәвам итү генә", диелә мөрәҗәгатьтә.

Азат милләтләр лигасы ПАСЕ белән Русия оппозициясеннән гайре турыдан-туры диалогка әзер булуын белдерә.

"Без асаба халыкларның тавышы турыдан-туры ишетелсен һәм Пост-Русия киңлен төрлелеген чагылдырсын дип таләп итәбез", диелә анда.

@azatliqradiosi
🔥8👍4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Акмәчеттә бер төркем кырымтатар Кырым мөселманнары Диния Нәзарәте бинасы янына килгән. Алар мөфтияттән дүрт мөслимәнең тоткарлануына реакция белдерүен таләп итә. Активистларның берсе "Кырым теләктәшлегенә" белдерүенчә, кырымтатарлар Диния нәзарәттән "мөселманнар…
❗️Аннексияләнгән Кырымда дүрт кырымтатар хатын-кызы "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә ике айга тикшерү изоляторына җибәрелде.

Мәхкәмә утырышлары Акмәчеттә ябык тәртиптә узды, кичә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева, Фавзия Османова ике айга сак астына алынды.

Бу хакта адвокат Эмиль Курбединов сүзләренә сылтанып, "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Хатын-кызларга "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы бүлеген төзү һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Гаепләүнең нечкәлекләре әлегә билгеле түгел.

Бу — Кырымда хатын-кызларга карата "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле беренче җинаять эше.

Эсма Ниметулаевадан башкларның яше 22гә җитмәгән. Эсма - шулай ук "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән Ремзи Ниметулаевның хатыны. Аларның биш балигъ булмаган балалары бар.

Әлеге оешма Русиядә террорчы дип танылган, ләкин Украинада һәм кайбер башка илләрдә ул тыелмаган.
🤬4💔32😡2😨1
Татарстаннан сайланган дума депутаты Айрат Фәррахов акчаны янга калдыру йөзеннән даруларны берәмләп сатарга тәкъдим итә

Русия депутатлары 2025 елда гади кешенең хәтта анальгин кабына да акчасы юк, дип уйлый, ахры.

Дума депутаты, Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов фикеренчә, даруларны берәмләп сату русияләрнең акчаларын янга калдырырга ярдәм итәчәк.

“Русия кануннары нигезендә без бюджетны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга тиешбез. Әмма бу гади кешеләр акчасына да карый: әгәр кешегә баш авыртуыннан бер генә таблетка кирәк икән — ни өчен бөтен төргәген алырга?” — дигән Фәррахов.

Ул даруларны төргәкләп сатудан баш тартуны «канун чыгару дәрәҗәсендә фикер алышырга кирәкле мөһим юнәлеш» дип атады.

Ике ел элек, президент Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушкан иде.
💩8🤷‍♂2
Хәерле җомга иртәләре белән, хөрмәтле укучыларыбыз! 17 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Җомгага каршы төндә Татарстанның дүрт шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Алабугада әлеге тәртип бер сәгать дәвам итте. Шулай ук төнлә Казан, Түбән Кама, һәм Башкортстанның Уфа, моннан тыш Сарытау, Самар, Түбән Новгород, Сочи һәм башка кайбер шәһәрдәге һава аланнары вакытлыча ябылып торды.

🔸Доналд Трамп белән Владимир Путин ике атна эчендә Будапештта очрашырга мөмкиннәр. Бу хакта Ак Йортта журналистлар белән очрашуда АКШ президенты әйтте. Алдагы көнне Трамп белән Путин телефоннан сөйләште. Трамп сөйләшүне "нәтиҗәле" дип белдерде. АКШ президенты сүзләренчә, хәзергә ул Русиягә каршы яңа санкцияләр кертмәячәк, әмма киләчәктә бу мөмкин.

🔸Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Шурасына еллык юллама белән чыгыш ясаячак. Чыгыш Сәйдәшев исемедәге концертлар залы бинасында узачак. Шул сәбәпле бинага якын кайбер юллар машиналар хәрәкәте өчен ябык булачак.

🔸Франциядә Gulagu.Net проектын булдыручы Владимир Осечкинга һөҗүм әзерләүчеләр тоткарланган дип хәбәр итә француз массакүләм мәгълүмат чаралары. Моны Осечкин үзе дә раслады. Le Figaro газеты Террорга каршы прокуратурага сылтанып язуынча, һөҗүмне соңгы минутта булдырмый калганнар.

🔸Башкортстанга 2025 елның тугыз аенда 140 мең мигрант килгән. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан, Азәрбайҗаннан, шулай ук Һиндстан, Кытай, Төркия һәм Мисырдан. Республика хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, мигрантларның 62% эш өчен килгән. Үзбәкстаннан килүчеләрнең 70%, Таҗикстаннан - 20% һәм Азәрбайҗаннан - 5% - эшче мигрантлар.

@azatliqradiosi
🔥2
Көн язмасы: "20 яшьлек кызлардан террорчы ясыйлар" Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә дүрт хатын-кыз кулга алынды

Русия аннексияләгән Кырымда 15 октябрьдә "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова сак астына алынды.

Тоткарланучылар кемнәр? Гади хатын-кызлар, яшьләр.

Эсма Неметуллаева — Бакчасарайда яшәүче кондитер, балигъ булмаган биш кызының әнисе. Ул — 2023 елда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кулга алынган сәяси тоткын Ремзи Неметуллаевның хатыны. Эсманың әнисе белән бер йортта яшиләр.

Эльвиза Алиева — Бакчасарай районы Топчыкой авылыннан. Акмәчеттә икмәк пешерү комбинатында кассир булып эшләгән, хәзер Кырым федераль университетында "Менеджмент" белгечлегегә 4нче курста укый.

Насиба Саидова — Кырымда танылган имам кызы, педагогика көллиятенең соңгы курсында укый, Бакчасарай районы Залонкой авылындагы балалар бакчасында ясле төркемендә тәрбияче булып эшли.

Фавзия Османова — Акъяр янында Мамашай авылында яши, кибеттә эшли.

Эсмә Неметуллаевадан кала, калган өч кызга әле 22 яшь тә тулмаган.

Сәяси тоткын Ремзи Ниметулаевның әтисе һәм Эсмә Ниметулаеваның каенатасы Синавер Ниметулаев сүзләренчә, аларга тентүчеләр төнге өчтә килгән.

— Төнге өчтә минем оныкларым янына кораллы ирләрдән торган тулы отряд килде, алар белән битлек кигән хатын-кызлар да бар иде. Өйдә 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар яши — барысын да куркыттылар. Бу нинди оятсызлык?! Канун буенча килсеннәр иде, кәгазьләрен күрсәтсеннәр, чакыру кәгазе китерсеннәр — ни өчен болай маска-шоу ясарга кирәк?! Көн буена балаларны тынычландырырга тырыштык. Без бу куәт оешмаларының кыланышын ачыктан-ачык гаеплибез, протест белдерәбез, - дигән ул "Кырым теләктәшлегенә".


Әтиләрен тоткарлаганда ук балалар куркып калган булган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💔5🤬2😢21😨1
Башкортстанның Баймак районы авылларында Украина сугышында катнашучыларның йортларына махсус элмә такта куялар.

Юлдаш радиосы Telegram каналы язуынча, йортларга "Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирнең йорты" дигән язуны беркетәләр.

Бу язу хәзерге вакытта сугышта булучылар һәм сугышта һәлак булганнар өйләренә куела диелә.

Баймак Украина сугышында иң күп ир-егетен югалткан районнарның берсе. Безнең исәпләүләргә күрә ким дигәндә сугышта 222 кеше үлгән.

▪️Баймак районы алтында утыруына карамастан, халык түбән хезмәт хакы алып яши. Ят хуҗалар табигый байлыкларны эшкәртеп ала һәм табигатькә зыян китерә, бу халыкның саулыгына, аларның төп кереме — терлеккә китереп суга һәм җәмгыятьтә киеренкелек тудыра.

Халык туган балалар арасында аллергияле һәм төрле авыруларга бирешүчеләр сабыйлар күбәюенә зарлана. Шул ук вакытта бу турыда сөйләүче тикшеренүләр юк. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.

👉Монда кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮102🤡2🥴1
❗️Ижаудагы мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче дүрт кешене 4,5әр ел колониягә хөкем итте.

Ижауның Индустриаль район мәхкәмәсе Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Дима Бүләкбаев һәм Раят Дәүләтбаевка Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) һәм Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану) гаепләү белдерде. Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Хөкемдар Венера Шамшурина аларның дүртесен дә 4,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Әхмәтовны 2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе бинасы каршында "Грига" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәренә, Байчуринны Росгвардия хезмәткәре Соболь, Бүләкбаевны "Байгоз" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәре , Дәүләбаевны республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сафуановка көч куллануда гаепле дип тапты.

Гаепләүнең күпчелек дәлилләре яшерен шаһитләрнең күрсәтмәләренә нигезләнүе турында Азатлык Радиосы инде язган иде.

▪️"Баймак эше" нигезендә инде 58 кешегә хөкем карары чыгарылды.

@azatliqradiosi
😢51
Азатлык хисабы: бу көннәрдә Башкортстаннан сугышта үлгән 150дән артык кеше исемен ачыклап булды

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢3💔1
⚡️Стәрлетамакта "Авангард" ширкәтенең бер цехында шартлау, яралылар турында хәбәр ителә.

Бу хакта ширкәт мөдире Дмитрий Логинов сүзләренә сылтанып, Mash телеграм каналы язды.

Әлеге ширкәт сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләр җитештерү белән шөгыльләнә. 2024 елның февралендә “Авангард”ны Европа берлегенең санкцияләр исемлегенә керттеләр.
2🔥2
2025/10/19 23:49:47
Back to Top
HTML Embed Code: