Telegram Web Link
- Нишләп кияүгә чыкканыңны шауламадың? Менә дигән пиар иде бит. Эстрада артистлары андый хәбәрне сөйләп туялмый.

- Ул бит – шәхси эш. Мин үземә ул яктан игътибар җәлеп итәргә яратмыйм. Игътибар җәлеп итәрлек өлкәм – ул минем иҗатым. Иҗатымны яратып тыңласалар, үрнәк алырлык булып, кемдер үрнәк алса, шатланыр идем. Шәхси тормыш ул – шәхси булып калырга тиеш.

- Аңладым. Ярый, яшердең дә, ди. Ә синең шәхси тормышың кемгә дә булса кызыкмы? Журналистлар сорыймы, мәсәлән?

- Сорыйлар.

- Ирең татар кешесеме һәм сәхнә кешесеме – шуны гына сорыйм.

- Татар кешесе. Сәхнә кешесе түгел, ләкин музыка белән кызыксына. Җыр ярата. Хәләл җефетем миңа: «Бар, зинһар өчен, чыгыш яса», – дип тора.


«Көннәрдән бер көнне барыбыз да шунда булачакбыз» – Илүсә Хуҗина нәрсәне күздә тота?

Интервью: https://intertat.tatar/news/konnardan-ber-konne-barybyz-da-sunda-bulacakbyz-ilusa-xuina-narsane-kuzda-tota-5876000
11
Чистайда яшәүче «сихерче» хатынны хөкем иткәннәр

https://intertat.tatar/news/cistaida-yasauce-sixerce-xatynny-xokem-itkannar-5875983
3
Татарстанда ноябрьдә өстәмә ял көннәре була

https://intertat.tatar/news/tatarstanda-noyabrda-ostama-yal-konnare-bula-5876019
1
Бездә зур сөенеч!!!

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган "Яңа медиалар фестивале"ннән «Интертат» журналистлары зур җиңүләр белән кайта!!!

Ильяс Хаҗиев - «Мәгълүмати дизайн» номинациясендә җиңүче!

Айнур Җамалетдинов - Гран-при иясе!!!

Күп итеп ❤️ җибәрегез егетләргә!
41🔥8❤‍🔥3🍓2
«Интертат»тан Айнур Җамалетдинов һәм Ильяс Хаҗиев «Яңа медиалар фестивале»ндә җиңде👏

Фестивальдә 100дән артык журналист, мөхәррир һәм SMM-белгеч катнашты

https://intertat.tatar/news/intertattan-ainur-amaletdinov-ham-ilyas-xaiev-yana-medialar-festivalenda-inde-5876023
11👍4❤‍🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Танылган рэпер Фидаил Свой «Интертат» иң популяр татарча медиага багышлап шигырь язган🔥
👍105❤‍🔥3🍓1
2025 ел ахырына кадәр пенсионерларны нинди үзгәрешләр көтә?

https://intertat.tatar/news/2025-el-axyryna-kadar-pensionerlarny-nindi-uzgareslar-kota-5876009
5
Роза чәчәкләрен, җылы ярата торган куакларны салкыннан саклау серләре

https://intertat.tatar/news/roza-cacaklaren-yly-yarata-kuaklarny-salkynnan-saklau-serlare-5876005
1
«Егетем хыянәт итә, дип шикләнәм, аның чын йөзен ачарга берәр кеше булсын иде», – дигән чираттагы комментарийны күргәч, Алинә түзми, ул кызга ярдәм итәргә әзер булуын яза. Шикләнүче кыз Санкт-Петербургта яши, әмма интернет заманында ара ераклыгы киртә түгел. Кызлар, социаль челтәрдә егет белән ничек аралаша башларга, аңа интернетта таныш булмаган кызның көтелмәгән игътибары сәер тоелган очракта нишләргә икәнен уйлап, бергәләп план төзи.

«Мин аңа беренче мәртәбә язганда кулларым калтырады! Без, әлбәттә, шундый беркатлылар, әллә күпме сценарий уйлап чыгардык, моның тикшерү икәнен шундук аңлар дип борчылдык. Аның кызы бик борчылды, егете үзенә ышанмаган өчен үпкәләр дип уйлады. Әмма язышып берничә сәгать узуга, егет төрттерә башлады, ә икенче көнне ачыктан-ачык үзенең фатирында очрашырга тәкъдим итте», – дип сөйли Алинә.

«Икесе генә баш тартты»: Татарстанда яшәүче кыз хыянәтче ирләрне фаш итә

https://intertat.tatar/news/ikese-gena-bas-tartty-tatarstanda-yasauce-kyz-xyyanatce-irlarne-fas-ita-5876003
10
Рузилә Хәйретдинова үзенең туган көнендә әти-әнисенә зур бүләк ясаган

https://intertat.tatar/news/rulia-xairetdinova-uzenen-tugan-konenda-ati-anisena-zur-bulak-yasagan-5876017
7
Ләкин иртәгәсе көнне әни сандалиларны эзләп тапмагач, дөньяны актарып ташлады. Мин дөресен әйттем — Саимәгә бирдем, дидем.
Әнинең йөзенә карау куркыныч иде.

– Кемнән сорадың бирергә?

– Ул бит минем әйбер, – дидем мин, аңламыйча.

Җәнҗал купты. Әти, дәү әни, хәтта бабай да сүзгә кушылды. Берәү генә мине яклады — бабай.

– Баланы әрләмәгез, – диде ул. – Ул бит беренче мәртәбә үзе өлкәннәрчә эш итте. Ятимгә биргән, рәхмәт әйтегез.

Дәү әни исә һаман үзенекен сөйли:

– Мин ул кызның анасын беләм! Ул безне алдады, акча урлады! Улым, кызыңны андыйлар белән аралаштырма!

Мин барысын да ишеттем. Йөрәгем сыкрады. Мин әнигә карап кычкырдым:

– Әгәр сез Саимәдән ул сандалиларны кире алсагыз, мин сезнең белән сөйләшмәячәкмен!

Ләкин алар барыбер алды. Саимәдән...

Ятимә кызчык

Укырга: https://intertat.tatar/news/yatima-kyzcyk-5875980
22
Улыбыз тугач, Сиринә бөтенләй «сүнде». Хәтта тешен чистартмый, чәчен тарамый башлады. Ничек бар, шулай әйтәм – Сиринәнең бер матур җире калмады. Бала тапканнан соң хатынның фигурасы бик начар хәлдә иде. Йөкле чакта нык тазарды. Бала тапкач, ябыгыр, дидем, күз йомдым. Әмма Сиринәнең элеккеге кыяфәте фотосурәтләрдә гына сакланып калды. Аның элеккеге матурлыгы кире кайтмады.

Ул көннән-көн сулды. Күпереп торган алтын чәчләре сыегайды, тешләре саргаеп киткәндәй булды, йөзеннән нур китте. Элек кигән матур киемнәре шкафта эленеп торды. Сиринә гел ниндидер сузылып беткән, асылынып тора торган нәрсәләрдән йөрде. «Нәрсәгә дип матурланыйм, киеним инде мин хәзер, мин бит беркая чыга алмыйм өйдән», – дия торган булды.

Элек игътибар иткәнем юк иде: йорт тирәсендәге балалар мәйданчыгында гел Сиринә кебек кыяфәтле хатыннар икән... Хәзер гел карыйм. Урамда бала белән арба этеп баручы хатыннарның һәрберсе шундый…

https://intertat.tatar/news/xatyny-bala-alyp-kaitkannan-son-soyarka-tapkan-ir-at-ir-kesega-seks-kirak-5869494
9👍2
😱«Тәне канлы кабарчыклар белән капланган»: вейп тарткан кыз бала реанимациядә

https://intertat.tatar/news/tane-kanly-kabarcyklar-belan-kaplangan-veip-tartkan-kyz-bala-reanimaciyada-5876011
2025/10/22 09:13:11
Back to Top
HTML Embed Code: