Telegram Web Link
«Интертат»тан Айнур Җамалетдинов һәм Ильяс Хаҗиев «Яңа медиалар фестивале»ндә җиңде👏

Фестивальдә 100дән артык журналист, мөхәррир һәм SMM-белгеч катнашты

https://intertat.tatar/news/intertattan-ainur-amaletdinov-ham-ilyas-xaiev-yana-medialar-festivalenda-inde-5876023
11👍4❤‍🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Танылган рэпер Фидаил Свой «Интертат» иң популяр татарча медиага багышлап шигырь язган🔥
👍105❤‍🔥3🍓1
2025 ел ахырына кадәр пенсионерларны нинди үзгәрешләр көтә?

https://intertat.tatar/news/2025-el-axyryna-kadar-pensionerlarny-nindi-uzgareslar-kota-5876009
5
Роза чәчәкләрен, җылы ярата торган куакларны салкыннан саклау серләре

https://intertat.tatar/news/roza-cacaklaren-yly-yarata-kuaklarny-salkynnan-saklau-serlare-5876005
1
«Егетем хыянәт итә, дип шикләнәм, аның чын йөзен ачарга берәр кеше булсын иде», – дигән чираттагы комментарийны күргәч, Алинә түзми, ул кызга ярдәм итәргә әзер булуын яза. Шикләнүче кыз Санкт-Петербургта яши, әмма интернет заманында ара ераклыгы киртә түгел. Кызлар, социаль челтәрдә егет белән ничек аралаша башларга, аңа интернетта таныш булмаган кызның көтелмәгән игътибары сәер тоелган очракта нишләргә икәнен уйлап, бергәләп план төзи.

«Мин аңа беренче мәртәбә язганда кулларым калтырады! Без, әлбәттә, шундый беркатлылар, әллә күпме сценарий уйлап чыгардык, моның тикшерү икәнен шундук аңлар дип борчылдык. Аның кызы бик борчылды, егете үзенә ышанмаган өчен үпкәләр дип уйлады. Әмма язышып берничә сәгать узуга, егет төрттерә башлады, ә икенче көнне ачыктан-ачык үзенең фатирында очрашырга тәкъдим итте», – дип сөйли Алинә.

«Икесе генә баш тартты»: Татарстанда яшәүче кыз хыянәтче ирләрне фаш итә

https://intertat.tatar/news/ikese-gena-bas-tartty-tatarstanda-yasauce-kyz-xyyanatce-irlarne-fas-ita-5876003
10
Рузилә Хәйретдинова үзенең туган көнендә әти-әнисенә зур бүләк ясаган

https://intertat.tatar/news/rulia-xairetdinova-uzenen-tugan-konenda-ati-anisena-zur-bulak-yasagan-5876017
7
Ләкин иртәгәсе көнне әни сандалиларны эзләп тапмагач, дөньяны актарып ташлады. Мин дөресен әйттем — Саимәгә бирдем, дидем.
Әнинең йөзенә карау куркыныч иде.

– Кемнән сорадың бирергә?

– Ул бит минем әйбер, – дидем мин, аңламыйча.

Җәнҗал купты. Әти, дәү әни, хәтта бабай да сүзгә кушылды. Берәү генә мине яклады — бабай.

– Баланы әрләмәгез, – диде ул. – Ул бит беренче мәртәбә үзе өлкәннәрчә эш итте. Ятимгә биргән, рәхмәт әйтегез.

Дәү әни исә һаман үзенекен сөйли:

– Мин ул кызның анасын беләм! Ул безне алдады, акча урлады! Улым, кызыңны андыйлар белән аралаштырма!

Мин барысын да ишеттем. Йөрәгем сыкрады. Мин әнигә карап кычкырдым:

– Әгәр сез Саимәдән ул сандалиларны кире алсагыз, мин сезнең белән сөйләшмәячәкмен!

Ләкин алар барыбер алды. Саимәдән...

Ятимә кызчык

Укырга: https://intertat.tatar/news/yatima-kyzcyk-5875980
22
Улыбыз тугач, Сиринә бөтенләй «сүнде». Хәтта тешен чистартмый, чәчен тарамый башлады. Ничек бар, шулай әйтәм – Сиринәнең бер матур җире калмады. Бала тапканнан соң хатынның фигурасы бик начар хәлдә иде. Йөкле чакта нык тазарды. Бала тапкач, ябыгыр, дидем, күз йомдым. Әмма Сиринәнең элеккеге кыяфәте фотосурәтләрдә гына сакланып калды. Аның элеккеге матурлыгы кире кайтмады.

Ул көннән-көн сулды. Күпереп торган алтын чәчләре сыегайды, тешләре саргаеп киткәндәй булды, йөзеннән нур китте. Элек кигән матур киемнәре шкафта эленеп торды. Сиринә гел ниндидер сузылып беткән, асылынып тора торган нәрсәләрдән йөрде. «Нәрсәгә дип матурланыйм, киеним инде мин хәзер, мин бит беркая чыга алмыйм өйдән», – дия торган булды.

Элек игътибар иткәнем юк иде: йорт тирәсендәге балалар мәйданчыгында гел Сиринә кебек кыяфәтле хатыннар икән... Хәзер гел карыйм. Урамда бала белән арба этеп баручы хатыннарның һәрберсе шундый…

https://intertat.tatar/news/xatyny-bala-alyp-kaitkannan-son-soyarka-tapkan-ir-at-ir-kesega-seks-kirak-5869494
9👍2
😱«Тәне канлы кабарчыклар белән капланган»: вейп тарткан кыз бала реанимациядә

https://intertat.tatar/news/tane-kanly-kabarcyklar-belan-kaplangan-veip-tartkan-kyz-bala-reanimaciyada-5876011
Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры: «Бөтен әйберен минем сумкага тутыра»

https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinovanyn-koncert-direktory-boten-aiberen-minem-sumkaga-tutyra-5876030
6
Галимнәр деменциягә китерә торган популяр ризыкларны атады

https://intertat.tatar/news/galimnar-demenciyaga-kitera-torgan-populyar-rizyklarny-atady-5875984
Туфан Имаметдинов: «Мине Бакый исеме үк җәлеп итте. Бу – Аллаһ исемнәренең берсе. Ул – үзенең гади булмаган тормышы белән татар халкын профессиональ иҗади киңлеккә этәргән беренче татар профессиональ рәссамы. Татар интеллигенциясе арасында аның кебек кешеләр бик күп түгел. Ул, үзенең профессиональ уңышы турында да уйламыйча, яраткан эшен башкарган, һәм без бу яктан аның белән теләктәш – яраткан эшебезне башкарабыз. Бакый Урманче безнең өчен бу эштә флагман булып тора....

«Аркадаш»: «Бакый», «Балбаллар», «Нәкышь» һәм дә Клара Булатова белән Хәсән Туфан тарихы

https://intertat.tatar/news/arkadas-bakyi-balballar-nakys-ham-da-klara-bulatova-belan-xasan-tufan-tarixy-5876013
6
Ренат Галиәскәр: Тормыш иптәшем белән бәбине бергә таптык. «Партнерские роды» булды безнең. Тулгак вакытларында Айгөлнең янәшәсендә идем.

- Бу – үзегезнең теләк идеме, Айгөл үгетләдеме?

Айгөл шундый теләк белдергәч, мин каршы килмәдем. Кайберәүләрнең шулай тапканнарын белә идем. Авыр вакытында хатын-кызның янәшәсендә булу – терәк булу бит инде ул. Шуңа күрә бу – минем өчен артык авырлык тудырмады. Айгөл әйтү белән үк ризалаштым, карышып тормадым.

- Моңа ир-атларны берәр ничек әзерлиләрме?

https://intertat.tatar/news/renat-galiaskar-babi-tapkanda-xatyny-yanynda-bulgan-anlatyp-bulmaslyk-kicereslar-5875973
3👎2
2025/10/23 22:54:49
Back to Top
HTML Embed Code: