Telegram Web Link
Татарстанда аена 500 мең сум хезмәт хакын кемнәргә түлиләр

https://intertat.tatar/news/tatarstanda-aena-500-men-sum-xezmat-xakyn-kemnarga-tulilar-5876081
3
Тинчурин театры тарихи бинасы белән хушлашты.

🎥: Рузилә Мөхәммәтова
10
Гомере кыска булганын үзе дә сизгән икән шул. Күңел тоемлавын хатыныннан да яшермәгән.

Без җәй көне Дагыстанга ял итәргә барып кайттык, 20 ел торуыбызны шунда бәйрәм иттек. Ул вакытта ук, йөрәк турына кулын куеп: «Миңа күп калмаган инде, Лилиям», – дип әйтештерә иде. Без гел шулай: мин аңа – «Салаватым», ул миңа «Лилиям» дип эндәшеп яшәдек...

«Миңа күп калмаган» дигән сүзләренә ачулана идем, берсендә еладым да әле. «Кая ашыгасың, нишләп алай дип әйтәсең», – дигәч, «менә мин сизәм» дип җавап бирә иде…

https://intertat.tatar/news/mina-kup-kalmagan-inde-liliyam-agyidel-ansamblennan-salavat-fatxullin-istalegena-5875844
10
- 27 яшендә шуны аңламадыңмы? Бу – сиңа зур минус. Һәрхәлдә, журналист кына булса, артистның ничә тапкыр үбешкәнен санамас иде.

- Бәлки, ул «татар сәхнәсендә ничек үбешәләр» дигән тикшерү эшләре алып барадыр.

- Ул 10 тапкырны син бер спектакльдә үбешкәнсеңме соң?

- Әйе. Шулай диде.

- Исеңдә калдымы ул журналист кыз?

- Танымыймдыр хәзер...

- Бу интервьюны укыгач, тагын бер кат килер, бәлки. Килсә, башкача карарсыңмы?

- Ярар.

- Сине ошаткан икән, димәк, бу интервьюны укыячак. Синең «ярар»ны күреп, килеп чыгуы да бар. … Дәвам итәбез. Нәрсә уйныйсың килә?

- Бәлки, бу – сәер яңгырар. Гадәттән тыш... тирән психологик... тискәре типажлы... наркоманмы шунда... алкоголик дисәм, алар күп уйналган инде...

- «Зәңгәр»не дәме?


https://intertat.tatar/news/bulat-gataullin-ike-zurnalist-saxnada-ubesuga-nicek-karyisyz-dip-sorady-5867989
10
❗️1 ел элек югалган кыз мәете табылган: кыйнаганнар, бала ачлыкта үлгән

https://intertat.tatar/news/1-el-elek-yugalgan-kyz-maete-tabylgan-kyinagannar-bala-aclykta-ulgan-5876063
1
Алып баручы Дамир Галиәскәров: «Әти булдым»

https://intertat.tatar/news/alyp-barucy-damir-galiaskarov-ati-buldym-5876078
8
- Журналистның эше дә шундый бит әле: ял, иртә яки кич дип тормыйча, командировкаларга чабу һәм кайвакыт «җиде төн уртасында» да кайтып керүләр. Ирегез ничек карый моңа?

- Моның өчен тормыш иптәшеңнең сине аңлавы, өстәвенә, хезмәтеңне дә, үзеңне дә хөрмәт итеп торуы кирәк. Бу – иң мөһиме инде. Командировкага иртәнге 6 тулганчы кузгалып, төнге 12дә, 2дә дә кайткан чакларыбыз бар. Чаралар да төнгә кадәр барганы бар. Кемдер эшкә иртән бара, эш көне тәмамлангач ишеген ябып кайтып китә. Ә безнең журналист халкының эше өйгә ияреп кайта… Командировкалардан кайтып керәсең, инде төн эчендә язып, иртәнгә материалыңны тапшырырга тиешсең. Илсурым ул яктан бигрәк тә аңлый торган: үземне дә, һөнәремне дә хөрмәт итә.

- Аш-су әзерләргә вакыт каламы соң?

- Мин Илсур абыеңа «син – шулкадәр бәхетле ир-ат, ашарга яраткан хатын-кызга өйләнгәнсең», дим. Мин үзем тәмле ашарга яратам, шуңа күрә күп пешеренәм.


Журналист, бакчачы һәм үрнәк хатын-кыз Гөлара Арсланова: «Мин - бәхетле кеше»

УКЫРГА
7👍1🔥1
Таиландта Россиядән килгән егермеләп кеше тоткарланган

https://intertat.tatar/news/tailandta-rossiyadan-kilgan-egermelap-kese-totkarlangan-5876088
4
Түбән Кама районы башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

https://intertat.tatar/news/v-niznekamske-utverdili-novogo-rukovoditelya-ispolkoma-5876094
2
Татарстанда иң яхшы яшь комбайнчыны сайладылар

Исемлек: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-in-yaxsy-yas-kombaincyny-sailadylar-5876096
👍31🔥1🥰1
Татарстанда 2026 елда торак бәяләре 10 процентка артырга мөмкин

https://intertat.tatar/news/tatarstanda-2026-elda-torak-bayalare-10-procentka-artyrga-momkin-5876093
4
Татарстанда «Күрше» кышкы фестивале башлана🎄

Иң актив катнашучылар өчен бүләкләрнең суммасы күпме?

https://intertat.tatar/news/tatarstanda-kurse-kysky-festivale-baslana
6
Разил Вәлиевның тормыш иптәше Алия Вәлиева:

Разил бик күпләр белән аралаша иде. Әлегесе көндә дә төрле төбәкләрдән, чит илләрдән шалтыратулар кабул итәм. Разил зур тормыш мәктәбен Мәскәүдәге әдәби институтта үтте. Анда аның педагогы һәм остазы Лев Ошанин булды – ул искитмәле шәхес иде, аның җырлары бөтен дөнья буйлап яңгырап торды заманында. Аннары тормыш иптәшем Татарстан Дәүләт Советында чыныгу алды. Бу, әлбәттә – дипломатия мәктәбе, иҗтимагый-сәяси белем, грамоталылык һәм җаваплылык. Кеше трибунага чыгып халыкка нидер җиткерәсе килсә, ул аны ныклап уйлап хәл итәргә тиеш. Кайвакыт ирем төннәр буе йокламыйча чыгышларын уйлый һәм әзерли иде, – диде ул.


Разил Вәлиевка һәйкәл ачылды: «Якты күңелле, изге җанлы кеше булганга, ак таштан ясаттым»

https://intertat.tatar/news/razil-valievka-haikal-acyldy-yakty-kunelle-izge-anly-kese-bulganga-ak-tastan-yasattym-5876098
15
Салават Фәтхетдинов концертта: «Алып баручы Әнвәрне мыскыл итте»

https://intertat.tatar/news/salavat-fatxetdinov-koncertta-alyp-barucy-anvarne-myskyl-itte-5876075
🤣118
❗️Төнге юлда җиңел машина атка бәрелгәч, каршы килә торган «Матиз»да кешеләр үлеп беткән

https://intertat.tatar/news/tonge-yulda-inel-masina-atka-barelgac-karsy-kila-torgan-matizda-keselar-ulep-betkan-5876079
4
...Еллар узды. Өйне шатлык-сөенечкә тутырып, 2 кыз, 1 ир бала дөньяга аваз салды. Бәхете туган ягыннан йөзләрчә чакрым ераклыктагы шушы нигездә булган икән ләбаса. Нәкъ ул хыялланганча. Кайнаналы йорт – әниле йорт. Ә йорт каршында, алгы бакчада үсеп утырган миләш агачларын ни дисең... Тәлгәш-тәлгәш уттай кызыл миләшләр. Бәлкем, шушы миләшләр тартып китергәндер дә әле аны бирегә. Шуларга карый да томан артында калган балачагы искә төшкәндәй була. Әнә әнисе, юк, кайнанасы бит бу, чү, икесен ничек бер итеп күрә соң ул?!

«Кызым, саташасың ахры, чү, борылыбрак ят әле, җайлабрак. Хәзер духтыр килә, бераз түз, укол ясагач җиңелрәк булыр, йоклап алырсың, – дип тынычландыра кызы урынына күргән киленен кайнана. Аннан улына борылып: – Балаларга хәбәр итикме әллә... Алай дисәң, киттеләр генә әле, – дип, яшьле күзләре белән тагын килененә төбәлә. – И-и, яшәргә иде әле гөрләшеп, оныкларыгыз туганны көтеп. Кая ашыгасың болай...»

Миләш чыпчыгы

https://intertat.tatar/news/milas-cypcygy-naila-idrisova-5876082
18😢4
Плитә эчендәге рәшәткә ни өчен кирәк? – «40 яшемдә генә белдем»

https://intertat.tatar/news/plita-ecendage-rasatka-ni-ocen-kirak-40-yasemda-gena-beldem-5873827
6
2025/10/22 02:29:47
Back to Top
HTML Embed Code: