Telegram Web Link
Ирек_Бадретдинов.pdf
9.5 MB
Бәдретдинов И.З.: "Салмак кына, сайлап кына".

Бер китапка төрле жанр әйберләрен җыеп тутырган, дип, уку­чыларның авторга дәгъва белдерүе мөмкин. Һәм бу бик урынлы булыр. Шуның өчен, алдан ук гафу үтенеп, әйтеп куясым килә Тормыш күпкырлы бит ул, җәмәгать, шигърияттән генә яки про­задан гына тормый, чәчмәсен дә чәчә тезмәсен дә тезә. Минем әз-мәз иҗат та шулай винегретка тартымрак. Тегесен дә язгалап карадым, бусына да тотынгаладым, берсендә дә басылып эшлә­гәнем булмады. Заманында батырлар эзләреннән йөреп язган әйберләрем дөнья күргаләде, аларның да бер-ике үрнәген бу ки­тапка кертергә җөрьәт итәм. Шуларга тормыш турында уйлану­ларымны да кушкач, җыйнак кына бер китап килеп чыкты.
«Син җаныйга язам сәламхат, кабул күрсәң, укып бак, кабул күрмәсәң, утка як» дип башлый торган булганнар бит шәкертләр әүвәл заманнарда мәхәббәт хатларын. Бу китапны да кабул күрү­челәр табылыр әле, дигән өметтә калам.

@tatarkniga
Друзья, после обновления в Телеграмме, вы можете связаться с админом канала через левый значок внизу экрана. Вы можете не только отправлять текст, но и вложения (фото, видео и т.д). Там же вы можете выбрать время для публикации вашего поста на канале. Если админ одобрит публикацию, то ваш пост будет размещен на канале.
Связь с админом через @TatarMailBot по прежнему работает.

@tatarkniga
2025/07/04 12:25:21
Back to Top
HTML Embed Code: