Telegram Web Link
Без Мәскәүдә!

"Пархоменко" китап кибетенә комикслар керттек😁4 штук!

Әгәр-мәгәр Татар урамында булсагыз, кереп чыгыгыз.

Оставили в книжном магазине "Пархоменко" новые комиксы, 4 штуки 😁

Забирайте!
4😁1
Forwarded from MAKTUB JEWEL 💍
Уже завтра встречаемся сразу в двух городах! 〰️

Москва
Маркет у Моря, 12:00-21:00
Даниловский рынок

Казань
KazanMall, 10:00-22:00
3 этаж

Ждем на примерку 💍
Тәк, җәмәгать, бик мөһим сораштыру: кайсы сабантуйга барасыз?
Forwarded from Ямьле музыка
Концерт группы Shanu feat Ruden Jazz при участии Сергея Клевенского в Москве.

Shanu — Казаннан чыккан этно-джаз төркеме. Аларның музыкасында татар һәм чуаш халык моңнары заманчалык белән үрелеп тыңлаучыны оптимистик рухка күчерә.
«Shanu берет нас в довольно дикую поездку по своему звуковому ландшафту. Здесь нет ни облачка – это счастье и праздник жизни, которую стоит прожить», — пишет норвежский Beatradar об их последнем сингле с Сергеем Клевенским.


Клуб Алексея Козлова, Мансарда
7 июля, 20:00

Билеты
“Дуслар кирәк”

Сольный концерт Альбины Ишмурзиной

31 июля
Арт-кафе “Пушкарев” (Пушкарев переулок 9)

Альбина — популярная певица, композитор и поэтесса, руководитель Центра современной татарской культуры «Тамга» в Санкт-Петербурге, лауреат множества конкурсов и победительница 12-го сезона проекта «Первый микрофон». Артистка известна своими авторскими песнями, а также исполнением татарских народных мелодий.

Ее песни звучат на «Татар радиосы» и «Болгар радиосы», а клипы – на «Maidan TV» и «TMTV».

В 2024 году Альбина стала участницей Международного эстрадного фестиваля «Татар җыры» в Уфе, а в 2025 — в Москве.

Не упустите возможность отметить день рождения артистки в компании друзей и единомышленников. В программе — современные песни на татарском и русском языках, хиты, новые синглы и захватывающая поэзия, которая не оставит никого равнодушным!

Сбор гостей в 19:00, начало в 20:00

Билеты тут
🔥4
Forwarded from ۞ BERDƏMLEK YƏŞLƏR KLUBI ۞ (qarlygach)
Программа тура SkyTat Tour.pdf
5.2 MB
“Бердәмлек”нең Tatar Speaking Club татарча сөйләшү клубыннан килеп чыккан @SkyTat клубы командасы быел үзенең яңа проектын әзерли – август азагында Татарстан буйлап бер атналык турга чакыра.

Бу проект башта тел лагеры дип планлаштырылды. Без аны зурлар өчен җәйге ял лагеры дип тә атарга теләдек. Ә программаны әзерләү дәвамында проект конкрет бер маршрутка әверелде: Казан – Кама Тамагы – Болгар – Казан. Һәм, татар теле телен өйрәтүдән тыш, проект программасы тарих, театр, кыргый һәм спа-туризм белән баетылды.
🔥1
Forwarded from ۞ BERDƏMLEK YƏŞLƏR KLUBI ۞ (qarlygach)
Тур нәрсәдән тора? 

Беренчедән, Казан: беренче өч көндә катнашучыларны башкала буйлап тематик экскурсияләр, кызыклы локацияләр, татар теле, тарих һәм сөйләшү клубы, татарча спектакльләр һәм саф һавада киносеанс көтә 🤗
Forwarded from ۞ BERDƏMLEK YƏŞLƏR KLUBI ۞ (qarlygach)
2. Кама Тамагына сәфәр: кыяларга менү, мәгарәләргә төшү, Камада су коену, саф һавада пешерелгән ризыклар белән сыйлану, кичке учак янында гитара чиртү, йолдыз санау, чатырларда куну. 
Forwarded from ۞ BERDƏMLEK YƏŞLƏR KLUBI ۞ (qarlygach)
3. Идел аша Изге Болгарга сәяхәт: Ислам үзәгенә экскурсия, дөньядагы иң зур Коръән басмасы белән танышу, тарихны яңарту һәм ханнарча бай кунакханәдә куну – моңа кунакханәнең хәләл ашлары һәм спа-хезмәтләрен дә кушсагыз, Кама Тамагында палаткаларда төн уздырганнан соң нинди рәхәт булачагын күз алдына китерегез 🤩

Елга юлы белән Казанга кайткач, кесәләрдә калган акчаларны  берничә көн узачак “Печән базары”нда туздырып бетерергә була – быел ул 4 көн булачак 🥳
Forwarded from ۞ BERDƏMLEK YƏŞLƏR KLUBI ۞ (qarlygach)
Төркем зур булмаячак. Барыбызга да рәхәт һәм күңелле булсын өчен, без беренче сәфәргә үзебезнең дусларны чакырырга булдык. Һәм әлегә проектның коммерция максаты да юк – билет бәясе туристик локацияләрнең, шәһәрара транспортның бәясен һәм башка чыгымнарны үзе эченә алган. Кемнәр кушылырга тели, @chatskytat яки @illencheyort личкасына языгыз 🥰
1
2025/10/17 20:05:37
Back to Top
HTML Embed Code: