Telegram Web Link
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров заводтагы шартлауда яраланучылар барлыгын белдерде.

"Стәрлетамактагы “Авангард” ширкәтенең бер цехында шартлау булган. Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә. Цех бинасына җитди зыян килгән. Хезмәткәрләр эвакуацияләнгән. Кызганычка каршы, зыян күрүчеләр бар — аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә", диде ул.

Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр һәм хокук саклау оешмалары вәкилләре эшли.

Дрон һөҗүме булу-булмау турында хәбәрләр юк.
🔥2
❗️Стәрлетамакта "Авангард" ширкәтендәге шартлаудан соң өч кеше җимерекләр астыннан чыгарылган һәм хастаханәгә китерелгән.

Аларның берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача хәлдә, өченчесе җиңел тән җәрәхәтләре алган дип белдерде Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы.

Шартлау урынында биш ашыгыч ярдәм бригадасы эшли.

Җимерекләр астыннан тагын ике кешенең тавышы ишетелә.

Уфадан Стәрлетамакка табиблар һәм психотерапевтлар чыккан. Алар санитар авиация белән килеп җитәргә тиеш.
🤩3🎉1🎃1💅1
Уфада 65нче яшендә җәмәгать эшлеклесе, җырчы, Башкорт яшьләре берлегенең беренче җитәкчесе, эшкуар Ринат Баимов вафат.

Бу хәбәрне аның улы раслаган, үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Ринат Баимов 1961 елның 16 маенда Чиләбе өлкәсе Магнитогорски шәһәрендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтында вокал буенча белем алган. Аның “Башкортостан” җыры киң танылу алды.

1990нчы елларда Баимов Башкорт яшьләре берлеген җитәкләде (СБМ). 1991–1992 елларда “Башкортостан” киностудиясенең беренче мөдире булды, 2011–2013 елларда Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлын җитәкли.

Дәүләт матбугат чаралары соңгы еллардагы эшчәнлеге турында телгә алмый, аны бары тик “җәмәгать эшлеклесе, җырчы һәм милли хәрәкәт лидеры” дип кенә атый.

Әмма Баимовның соңгы еллардагы төп шөгыле Украинадагы сугышта катнашу өчен ирекле батальоннар туплау, мобилизациягә ярдәм итү белән бәйле иде. Ул Баймак вакыйгасында катнашучыларга каршы чыгыш ясады һәм аларны яклау хәрәкәтенә каршы булды.

2024 елның җәендә аның хуҗалыгында койманы яндырдылар. Янгын видеосын таратучылар моны Баймак вакыйгаларыннан соң башкортларга каршы репрессияләрне хуплау өчен башкарылды дип белдерде.

30 сентябрьдә халык артисты Олег Ханов үлеменнән соң Баимов Вконтактедагы үзенең сәхифәсендә “Кайгырма. Тиздән очрашырбыз. Хөрмәт итәм сине һәм дуслыгыбыз белән горурланам. Дустым”, дип язган булган.

Ринат Баимов белән хушлашу 19 октябрь, якшәмбе көнне, иртәнге 11дә “Торатау” Конгресс-һоллында узачак.
💩6🥱3😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Стәрлетамакта "Авангард" ширкәтендәге шартлаудан соң өч кеше җимерекләр астыннан чыгарылган һәм хастаханәгә китерелгән. Аларның берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача хәлдә, өченчесе җиңел тән җәрәхәтләре алган дип белдерде Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы.…
Стәрлетамакта "Авангард" ширкәтендә шартлауда 3 кеше һәлак булган, барысы да хатын-кызлар.

Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Һәлак булган иң яшь кызга 23 яшь булган, ике хатынның балалары калган.

Тән җәрәхәтләре алган биш кеше хастаханәдә, аларны Уфага күчерәчәкләр. Икесенең хәле авыр.

Хәбиров дроннар һөҗүме турындагы хәбәрләрне кире какты. Ширкәт шартлаткыч матдәләр белән эшли, бинада чынлап та шартлау булган диде. Анда тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли.

"Авангард" ширкәте цехларының берсендә шартлау кич кич булды.

Әлеге ширкәт сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләр җитештерү белән шөгыльләнә. 2024 елның февралендә “Авангард”ны Европа берлегенең санкцияләр исемлегенә керттеләр.
🔥2❤‍🔥1😱1😢1
Себертатарлар турында ниләр беләсез?

"Төбәлмә" нәрсә ул? Себер ханлыгының иң күренекле ханбикәсе кем?

Әйдә.Online проекты бу хакта кызыклы квиз әзерләде.

Ничә сорауга җавап бирә алырсыз икән?


➡️ https://www.azatliq.org/a/33554260.html
(тес VPN белән эшли)
3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Ни өчен Татарстан нефте татар халкының киләчәге өчен кулланылмый?" Хәтер көнендә онлайн конференция узды Бу — чит илдә яшәүче татар мөһаҗирләре тарафыннан оештырылган Татар шурасының беренче чарасы булды. Биредә галимнәр, җәмәгать эшлекләре чыгыш ясады.…
"Фольклордан үсеп чыгарга вакыт"

Чит илдә яшәүче татар мөһаҗирләре тарафыннан оештырылган Татар шурасының беренче чарасында Австралиядән галим Марат Галләм фикере:

— Бүгенге көндә читтәге татар диаспорасы берничә мөһим сынау алдында торып кала. Беренчедән, татарларны әле дә еш кына "фольклор, сувенир халкы" итеп кенә кабул итәләр. Безне Сабантуй һәм аш-су белән генә бәйлиләр. Икенчедән, көнбатыш илләрендә татарларны еш кына урыслар белән бутыйлар, бу исә милләтнең танытырга авырлаштыра. Моннан тыш, мәдәни проектлар өчен ресурслар җитми, хәтта латин графикасындагы татар әлифбасын булдырмау проблемы һаман да хәл ителмәде.

Татар халкы үзенең глобаль үзаңын формалаштырырга тиеш. Фольклордан үсеп чыгарга вакыт,"сабантуй милләте"ннән — җитдилек, ирек һәм ихтыяр милләтенә әверелергә кирәк. Татарлар өчен дөнья буйлап үзара элемтәләрне ныгыту, таныла башлау һәм дөнья буйоап татар шурасы кебек структураларны үстерү мөһим.

Максатыбыз ачык: телне, мәдәниятне һәм үз-үзеңә ихтирамны саклый белгән зирәк, бердәм һәм актив милләт булу, — диде ул.

👉Башкаларның фикеләрнең безнең мәкаләдә укыгыз.

Татар шурасы турында аерым мәкалә алдагы көннәрдә чыгачак.
5🔥3
Полиция кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиевага "канунны бозуларга юл куймау" турында кисәтү тапшырган

18 октябрьдә Русия оккупацияләгән Кырымда журналист, кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиева йортына полиция хезмәткәрләре килгән. Зудиева "Кырым теләктәшлеге" проектына сөйләвенчә, алар аңа "канунны бозуларга юл куймаска" дигән кисәтү тапшырган.

Ике полиция хезмәткәре Русия эчке эшләр министрлыгының "Җанкөй" бүлегеннән килгән. Зудиева үзенә карата кисәтү чыгарылу белән риза булмавын һәм "канунны бозарга" җыенмавын әйткән.

Кырымтатар хокук яклаучысы әлеге документның ни сәбәпле тапшырылуын сораган, әмма полиция хезмәткәрләре "белмибез, ә бары безгә кушылган эшне үтибез" дип әйткән.

Документта Зудиеваны "Экстремистик эшчәнлеккә" һәм җыеннар, митинглар, йөрешләр, пикетларга юл куймау турында кисәтү турында әйтелгән.

▪️Зудиева кырымтатар хокуклары бозылуы турында даими сөйләүче журналист. Быел май аенда Русия юстиция министрлыгы аны ят агент буларак тамгалады.

@azatliqradiosi
🇺🇸🇷🇺🇺🇦WP: Путин Трамп белән сөйләшү вакытында Украинаның Донецки өлкәсенннән баш тартуын таләп иткән

Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Доналд Трамп белән телефоннан сөйләшү вакытында сугышны туктату шарты буларак Киевның Донецки өлкәсеннән тулысынча баш тартуын таләп иткән. Бу хакта ике югары түрәгә сылтама белән The Washington Post яза.

Басма чыганаклары белдерүенчә, Путин Донецки өлкәсен тулысынча контрольга алу шарты белән Запорожье һәм Херсон өлкәләренең басып алынган өлешеннән баш тартырга әзер булуын әйткән.

WP искәртүенчә, Мәскәүнең августта Анкориджедагы очрашу вакытында яңгыраткан таләпләре белән чагыштырганда хәзергесе бераз кимегән. Чыганаклар сүзләренчә, АК Йортның кайбер түрәләре моны алга китеш буларак бәяләгән.

Газет чыганаклары сөйләвенчә, җомга көнне узган очрашуда АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф Донецки өлкәсен Мәскәүгә тапшыру мәсьәләсендә Украина вәкиллегенә басым ясаган.

Трамп белән Путин очрашуы 16 октябрьдә узды.

@azatliqradiosi
🤬3🖕2👍1🔥1
Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә дүрт хатын-кыз кулга алынды. Бу – Кырымда хатын-кызларга карата "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле беренче җинаять эше.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
🤯5🤬1
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2
2025/10/19 17:33:42
Back to Top
HTML Embed Code: