Telegram Web Link
Казанда Хәтер көнендә дога кылдылар 👇
👍185
Казанда Хәтер көнендә дога кылдылар

Казанда бүген, 12 октябрьдә, дистәдән артык кеше Хәтер көненә җыелган. Алар арасында Казан активистлары да, Уфа белән Йошкар-Оладан килүчеләр дә булган. Аларның берсе дә бернинди дә иҗтимагый кешеләре түгел, йөрәк кушуы белән килүчеләр.

Социаль челтәрләрдә таралган фотоларга күрә, халык Сөембикә манарасы янында дога кылган, Казанның Татар зиратына барган. Анда 1998 елда татар милли хәрәкәте тарафыннан Казанны яклап һәлак булучыларның сөякләре җирләнде. Шул кабер янында намаз укыганнар, шәһит китүчеләрне дога кылган. Шулай ук алар Казанның Иске Таш мәчетенә килгән, мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында дога кылганнар. Татарстан байраганыннан башка шигарләр булмаган, чыгышлар ясалмаган.

Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт бирде. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты. Иң абруйлы татар оешмасы экстремистик оешма дип танылды.

Узган елны Хәтер көнендә Казан кирмәненә дога кылырга килүчеләрне полиция тоткарлады.

Беренче тапкыр Хәтер көне 1989 елда оештырылган. Казан Кирмәненә, Сөембикә манарысына байраклар белән баруны ул вакытта журналист булып эшләгән, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев оештырган. Аның белән бергә язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм Азәрбайҗаннан килүче кунаклар булган. Аннан соң Хәтер көне ел саен 15 октябрь яки 12 октябрь уздырылды. Ул меңләгән кешеләрне туплый алган чара булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Фото: "Татарстанның сөргендәге бәйсез хөкүмәте" оешмасы телеграм каналы.
👍1911
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 13 октябрь, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹ХӘМӘС бүген азат ителәчәк 20 тоткынның исемлеген бастырды. Аларның җидесе инде иреккә чыгарылган. Моңа җавап итеп, Израил 1966 фәләстинле тоткынны азат итә. Reuters хәбәр итүенчә, алар инде автобуска утырган. Бүген үк Израилгә кыска визит белән Доналд Трамп килергә тиеш.

🔹Украин кораллы көчләре төнлә Кефедәге (Феодосия) нефть базасына һөҗүм иткән, аннан соң янгын чыккан. «Әлегә зыян күрүчеләр юк. Беренчел мәгълүматларга караганда, һава саклану көчләре 20 дән артык дронны бәреп төшергән», — дип белдергән аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксёнов. Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, төн дәвамында илнең төрле төбәкләрендә 103 пилотсыз очкыч юк ителгән.

🔹АКШ, Украинадагы сугыш якын арада җайга салынмаса, Киевка Tomahawk канатлы ракетлар тапшырырга ниятли. Дональд Трамп әйтүенчә, «минемчә, Путин әгәр бу хәлне җайга салса, бик яхшы күренеш булыр иде, һәм ул моны эшләр дип уйлыйм. Юк икән — бу аның өчен бик уңай нәтиҗәгә китермәячәк».
2🔥1
"Ни өчен Татарстан нефте татар халкының киләчәге өчен кулланылмый?" Хәтер көнендә онлайн конференция узды

Бу — чит илдә яшәүче татар мөһаҗирләре тарафыннан оештырылган Татар шурасының беренче чарасы булды. Биредә галимнәр, җәмәгать эшлекләре чыгыш ясады. Азатлык һәркемне игътибар белән тыңлады һәм мөһим фикерләрне сезгә тәкъдим итә.

Конференцияя "Казан ханлыгы һәм бүгенге Татарстан/ Хәтер көне: Казан 1552-2025" дип аталды.

Модераторлык эшен сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин алып барды. Ул 1552 елдагы татарларның фаҗигасе Мәскәү өчен баскынлык сугышларны ачты һәм Русия империясен барлыкка китерде дип сөйләде.

Онлайн конференциядә Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университет профессоры Юлай Шамилоглы, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов, җәмәгать эшлеклесе, журналист Ринат Мөхәммәтов, тарих фәннәре кандидаты Гела Васадзе, Австралиядән галим Марат Галләм, Канададан галим Дамир Абдулов, Төркиядән табиб Рәис Мөхетдин һәм башкалар чыгыш ясады. Һәр спикер аерым темага чыгыш ясады.

Мәсәлән, тарихчы Юлай Шамиоглы Алтын Урда һәм аның дәвамчысы Казан ханлыгы тарихындагы мөһим вакыйгалар турында сөйләсә, аерым спикерлар Татарстанда тел мәсьәләсен күтәрде, мәгариф һәм фән ничек үсәргә тиешле һәм бүгенге сәяси шартларда татарлар ничек оешырга тиешлеге хакында фикерләре белән уртаклашты.

Башкаларның фикеләрнең безнең мәкаләдә укыгыз.
8👍3🔥2
❗️Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге Джоэл Мокир, Филипп Ажьон һәм Питер Хауитт лаек дип табылды.

Аларга бүләк «инновацияләр ярдәмендә икътисади үсешне аңлатып биргәннәре өчен» бирелде.

Премиянең яртысы Джоэл Мокирга (АКШ) — «технологик прогресс ярдәмендә тотрыклы үсеш өчен кирәкле шартларны билгеләгән өчен», икенче яртысы Филипп Ажьон (Франция) һәм Питер Хауиттка (Канада) уртак рәвештә — «иҗади җимерү теориясе аша тотрыклы үсешне аңлаткан өчен» бирелә.

🔻Былтыр икътисад өлкәсендә Нобель бүләгенә "Ни өчен бер илләр бай, ә икенчеләре фәкыйрь" дигән бестселлер авторлары, Америка университетларында эшләүче икътисадчылар Дарон Аҗемоглу вә Джеймс Робинсон һәм аларга ярдәм иткән тикшеренүче Саймон Джонсон лаек дип табылган иде.

Аларга бүләкне "институтлар формалашу процессын һәм аларның икътисади чәчәк атуга йогынтысын" тикшергәннәре өчен бирделәр.
👍3
Татарстан телләрне саклау өчен ел саен 1 миллион сум күләмендә грант булдыра

Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан 200 мең сумлык яңа грант булдырырга телиләр. Әлеге акча ана телләрен популярлаштыру һәм саклауга багышланган проектларга биреләчәк. Грант елына кимендә биш тапкыр түләнергә тиеш.

Грант Татарстан телләрен саклау һәм үстерү дәүләт програмы кысаларында тормышка ашырыла.

Бүгенге көндә Татарстанда татар теленә, мәдәниятенә бәйле өч дәүләт програмы эшли. Бу "Татарның милли үзенчәлеген саклау", Милли сәясәтне тормышка ашыру һәм Дәүләт телләре програмы.

Иң зур бюджетлы програм дип 2023-2030 елларга исәпләнгән Дәүләт телләре програмы санала. 8 елга 1 млрд 39 млн сум каралган. 2023 елда бу акчаларны кыскартырга теләүләре турында хәбәр ителде. Медиа язуынча, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мәкъзүм Сәлахов акча кисмәүне сорап югары даирәләргә мөрәҗәгать иткән. Ахыр чиктә, галимнәргә каралган финанслар элеккечә калачак диелде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
6👀3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Ни өчен Татарстан нефте татар халкының киләчәге өчен кулланылмый?" Хәтер көнендә онлайн конференция узды Бу — чит илдә яшәүче татар мөһаҗирләре тарафыннан оештырылган Татар шурасының беренче чарасы булды. Биредә галимнәр, җәмәгать эшлекләре чыгыш ясады.…
Ни өчен 1990нчы еллар уртасына таба милли хәрәкәт кинәт сүрелде?

Чит илдә яшәүче татар мөһаҗирләре тарафыннан оештырылган Татар шурасының беренче чарасында журналист, җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәтов фикере:


"Ни өчен 1990нчы еллар уртасына таба милли хәрәкәт кинәт сүрелде? Чөнки милли хәрәкәт үз эшен тәмамланган дип санап, "суверенитетка ирешелде, Мәскәү белән килешүләр төзелде, республика төзелде, калганын хакимият хәл итәр" дип, эшне кулдан ычкындырды. Нәкъ шул вакытта элекке Советлар партократлары, номенклатура вәкилләре, кинәт кенә баеган олигархлар һәм криминал даирә вәкилләре берләшеп, "яңа Татарстан элитасы" барлыкка килде.

Бу "яңа татарлар" 2010нчы елларга таба безнең суверенитетны, милли перспективабызны үз милекләренә алыштырды. Шул рәвешле татар милли проекты тәмамланды.

Яңа татар милли проект кирәк, һәм ул Сабантуй, өчпочмак, гармун моңнары, түбәтәй генә түгел. Ул беренче чиратта җитди сәяси проект булырга тиеш. Ул бүгенге көннең икътисади, социаль, сәяси һәм экологик сорауларына җавап бирә ала торган гамәли платформа булырга тиеш.

Без сорау куярга тиеш: нигә татар нефте татар халкының киләчәгенә түгел, кемгәдер яки чит-ят максатларга хезмәт итә? Нигә Татарстанда Норвегия кебек милли байлык фонды юк? Нигә татар милли идеясе экология мәсьәләләреннән читтә калырга тиеш? Милләт өчен табигый мохитне саклау — тел кебек үк мөһим. Яки милли фонд яшь татар гаиләләрен, креатив стартапларны, кечкенә милли бизнесны да хуплый ала. Мондый гамәли эшләр милли хәрәкәт өчен тел, мәдәният, мәгариф кебек үк мөһим булырга тиеш".

Башкаларның фикеләрнең безнең мәкаләдә укыгыз.
6👍4🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 14 октябрь, сишәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия төнләУкраинаның Харков, Кировоград һәм Херсон өлкәләренә һөҗүм иткән. Рәсмиләр мәгълүматына күрә, Харковта авиация бомбасы хастаханә җиренә эләккән, янгын чыккан, авырулар эвакуацияләнгән, алты кеше җәрәхәтләнгән. Кировоград өлкәсендә биш авыл утсыз калган. Херсон өлкәсендә биш кеше яраланган, йортлар һәм инфраструктура объектлары зыян күргән.

🔸Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, төн дәвамында һава саклану көчләре 40 украин дронын бәреп төшергән. Алар Белгород, Воронеж, Нижгар, Тамбов, Курски өлкәләре, Кара диңгез һәм аннексияләнгән Кырым күгендә юк ителгән.

🔸АКШ финанс министры Скотт Бессент хәбәр иткәнчә, Доналд Трамп октябрь ахырында Көньяк Кореяда Кытай лидеры Си Цзиньпин белән очрашырга ниятли. Reuters агентлыгы язуынча, якшәмбе көнне ике тараф арасында «мәгънәле сөйләшү» узган.

🔸Мадагаскар президенты Андри Радзуэлина протестлар фонында илдән киткән. Франция матбугаты мәгълүматларына караганда, Радзуэлинаны эвакуацияләүгә Франция президенты Эммануэль Макрон ярдәм иткән.

🔸Венесуэла хөкүмәте оппозиция лидеры Мария Корина Мачадога Нобель тынычлык премиясе бирелгәннән соң Австралия һәм Норвегиядәге илчелекләрен ябарга карар иткән. Каракас моның урынына Буркина-Фасо һәм Зимбабведа вәкиллекләр ачачак.
3
Пермьдә хокук яклаучы Артём Фәйзуллинның ФБК-га акча күчерүдә гаепләнгән хатыны Ирина тикшерү изоляторыннан йорт сагына күчерелгән.

Бүген, 14 октябрьдә, Пермьнең Ленин районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндергән һәм хокук яклаучы Артём Фәйзуллинның хатыны Ирина өчен сак астында тоту чарасын өй сагына алыштырган. Бу хакта «Пермь 36,6» Telegram-каналы хәбәр итә. Шулай ук Иринага ире Артем белән сөйләшүләр тыелган.

ProPerm басмасы ачыклык керткәнчә, ул гаебен таныган.

Ирина Фәйзуллина «экстремистик эшчәнлекне финанслауда» гаепләнә — ул Коррупциягә каршы көрәш фондына (ФБК) акча күчергән. Артём Фәйзуллин әйтүенчә, сүз җиде тапкыр 300 сум күчерү турында бара.

Ул Ирина автоматик түләү куйгандыр һәм ФБК экстремистик дип танылганнан соң да аны сүндерергә оныткандыр яисә бу картаны бөтенләй кулланмый башлагандыр дип уйлый.

"Шулай да мин бу хәлне турыдан-туры үзем белән бәйлим. Бу — миңа һөҗүм адымы, — дигән иде элек Фәйзуллин.
3🔥2
Татарстан тоткыннарының 10% сугышка китү өчен контракт төзегән

Татарстан тоткыннарының якынча 10 проценты Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинага каршы сугышка киткән. Бу хакта Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН)Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Аллаһвердиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан төрмәләрендә якынча 5,7 мең кеше тотыла: шуларның 2,1 меңе — гаепләнүчеләр һәм шикләнелүчеләр, 3,6 меңе — хөкем ителгәннәр.

"Медиазона" һәм Би-Би-Си мәгълүматларына караганда, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 589 тоткын һәлак булган. Бу күрсәткеч белән республика Русиядә дүртенче урында тора.

Татарстан Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны белән әле дә Русиядә иң югары күрсәткечкә ия төбәкләрнең берсе булып кала. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган саннарга караганда, 2022 елның 24 февраленнән алып республикадан кимендә 6 2303 кеше һәлак булган. Бу күрсәткеч буенча Татарстанны бары тик күрше Башкортстан гына уза.

Тулырак 👉монда укыгыз.
🤬21👎1🔥1
Тәэминә Биктимированың татар хатын-кызларына багышланган китаплары тәкъдим ителде

Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимированың «Татар хатын-кызлары мәгариф юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китапларының презентациясе булды.

Чара тарихчыга 85 яшь тулу һәм басмалары нәшер ителүе уңаеннан уздырылды.

Тәэминә Биктимированың әлеге китаплары XIX-XX гасырлар чигендә татар хатын-кызлары мәгърифәте үсеше тарихының төрле аспектларына багышланган, Октябрь инкыйлабына кадәрге чорда югары белем алган татарлар, күренекле татар хатын-кызлары турында сөйли.
👍53
Казан табиблары медицина университетларын тәмамлаучыларны мәҗбүри эшләтү турындагы канун өлгесенә каршы чыкты

31 табиб имзалаган мөрәҗәгатьне “ВКонтакте”дагы “Рабочая медицина” сәхифәсендә педиатр Эмиль Гыйззәтуллин чыгарган.

Мөрәҗәгатьтә табиблар үзләренең һөнәри киләчәгенә куркыныч яный дип белдерә һәм кадрлар кытлыгын хәл итүнең башка юлларын эзләүне сорый.

Табиблар китергән төп дәлилләр:
•Табиб эш урынын үзе сайлау мөмкинлеген югалта, ә бу — төп эчке мотивация чыганагы;

•Иң сәләтле һәм амбицияле яшь белгечләр һөнәрдән китәргә, лицензиясез хосусый секторга чыгарга яисә чи илләргә китәргә мөмкин;

regulation.gov.ru порталында канун өлгесен 90 проценттан артык кулланучы тискәре бәяләгән.

Табиблар әйтүенчә, яңа канун кабул итү урынына “чын стимуллар системасын” булдыру кирәк.

🔸 Русия Думасы беренче укылышта медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Аңа ярашлы, казна акчасына укучыларга өч еллык остазлык, аннары берничә ел мәҗбүри “отработка” кертеләчәк.

🔸 Канун нигезендә, шартларны үтәмәгән өчен штраф уку бәясеннән өч тапкыр артык булачак.

🔸 Ике төп медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әлеге канун өлгесенә каршы чыкты.
👎3😁1🤣1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 15 октябрь, чәршәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Түбән Кама, Зәй, Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә дрон һөҗүме кисәтүе игълан ителде. Түбән Кама һава аланы ябылган. Уфа һава аланында очышларны чикләнгән. Башкортстанда шулай ук мобиль интернет та сүндерелгән.

🔹Алтын бәясе үсүен дәвам итә — декабрьдә тапшырылачак фьючерслар иң югары бәягә җиткән һәм бер трой унция өчен 4200 доллардан арткан.

🔹Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Грузиягә 253 миллион евро түләтү карары чыгарган. Карар 2008 елгы сугыштан соң Абхазия һәм Көньяк Осетия белән чикләрдә киртәләр төзү өчен чыгарылган.

🔹АКШ Сенаты инде сигезенче тапкыр республикачылар тәкъдим иткән хөкүмәт финанславын дәвам итү турындагы канун өлгесен кире какты. Бюджет мәсьәләсендәге бәхәсләр аркасында хөкүмәт эшчәнлеге тукталуы — шатдаун — ике атна чамасы дәвам итә. Якынча 1,4 миллион дәүләт хезмәткәре түләүсез ялга җибәрелгән.
🔥2
❗️Бүген иртән аннексияләнгән Кырымда кырымтатар хатын-кызлары йортларында тентүләр узган.

Русия контролендәге Кырымның Бакчасарай районында һәм Акъярга караучы авылларда кырымтатарлар өйләренә иртәнге сәгатьләрдә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре килгән. Бу хакта «Кырым теләктәшлеге» хәрәкәте һәм кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итә.

Бакчасарайда күп балалы ана, сәяси тоткын Рәмзи Ниметулаевның хатыны Эсма Ниметулаева тоткарланган.

Шул ук районның Заланкой авылында педагогика көллияте студенты Насиба Саидованың, ә Топчокой авылында Эльвиза Алиеваның йортларында тентүләр үткәрелгән.

Акъяр районының Мамашай авылында да тентү булган — анда Фавзия Османова йорты тикшерелгән.

«Кырым теләктәшлеге» хәбәр итүенчә, тентүләр вакытында дүрт хатын-кыз тоткарланган, аларның барысын да Акмәчеткә — Русия ФСБсы идарәсенә алып киткәннәр.
🤬5🔥2
"Батыр, нык рухлы кеше". "Баймак эше" фигуранты Айгиз Әбсәламов тарихы

“Баймак эше” буенча хөкем ителгән Айгиз Әбсәламов — Гафури районыннан ике бала атасы, спортчы, гади эшче. Ул протесттан соң кулга алынып, дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аның тарихын сөйлибез.

— Айгиз кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнде, күп ярышларда катнашып җиңүләр яулады, — дип яза аның туганнары. — Ул укыган гимназиядә аны әле дә җылы сүзләр белән искә алалар. Әти-әнисе өчен ул — һәрчак ярдәмгә ашыккан өлкән ул. Атнага бер тапкыр авылга кайтып, йорт эшләрендә булыша иде. Гаиләдә ул — бердәнбер туендыручы, үрнәк ир һәм ике бала атасы (Аяз — 3 яшьтә, Асия — 5 айлык). Туганнары өчен — ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше.


Әбсәламовка каршы гаепләүнең нечкәлекләре бары тик хөкем карары игълан ителгәннән соң гына билгеле булды. Туганнары һәм адвокатлары тикшерү барышында аңлатмалар бирмәде.

Хөкем карарында әйтелгәнчә, Әбсәламов "җирдән бозлы кар кисәге алып, аны максатчан рәвештә, көч белән полиция хезмәткәренә ыргыткан; ул кисәк полиция хезмәткәре тоткан калканына тигән һәм физик авырту китергән".

Айгиз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
5😢2
2025/10/21 09:23:51
Back to Top
HTML Embed Code: