2025 елда Нобель тынычлык бүләгенә Венесуэладан сәяәтче Мария Корина Мачадо лаек булды.
Норвегия Нобель комитеты 2025 елгы Нобель тынычлык бүләген Венесуэла халкының демократик хокукларын яклау юнәлешендә туктаусыз эшчәнлек алып барганы һәм диктатурадан демократиягә гадел һәм тыныч юл белән күчү өчен көрәше өчен Мария Корина Мачадога тапшыру турында карар кабул итте.
🔻2024 елда Нобель тынычлык бүлген Япониядә Хиросимо һәм Нагасакига атом бомбасы ташлаудан соң исән калганнарны берләштерүче «Нихон Хиданке» (Nihon Hidankyo) оешма вәкилләре алган иде.
Быел Тынычлык бүләгенә инде икенче тапкыр АКШ президенты Доналд Трампны да тәкъдим иткәннәр иде.

🔥2❤1
"Мин бик еш "Баймак эше" турында уйлыйм"
Русиядән китеп, Баймактагы протестларны өйрәнгән Илүзә Мөхәммәтҗанова тарихы
Башкортстанның Урал аръягында туып-үскән Илүзә Мөхәммәтҗанова тормышын соңгы елларда ике вакыйга тамырдан үзгәртә: Куштау һәм Баймактагы халык протестлары.
2024 елда ул берничә ай дәвамында Баймактагы каршылыклар феноменын мөстәкыйль өйрәнеп, әлеге темага чит ил журналларында берничә фәнни мәкалә бастыра. Шул ук елны Русиядән китеп, хәзер ул Прагада, Карл университетында белем ала һәм үз туган ягыннан чыгып барган иҗтимагый-сәяси процессларны тикшерүен дәвам итә.
Бүген без Илүзә Мөхәммәтҗанова тарихын сөйлибез.
Мәкаләне 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы

❤5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кремльдә Украинадагы сугыштан кайтучылардан ни өчен шүрлиләр? Владимир Путин фронттан солдатларның күпләп әйләнеп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьне һәм аның тарафыннан төзелгән сәяси системны тотрыксызландыру куркынычы тудыра, дип яза Reuters Кремльгә…
Башкортстанның хезмәт министры: «Демобилизация эшсезлек дәрәҗәсен арттырачак». Республика хакимияте хәрби хезмәттән кайтучыларны каршы алырга “әзерләнә”
Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова «Коммерсантъ-Уфа» басмасына биргән интервьюсында белдергәнчә, Украинага каршы сугыштан кайткан республика хәрбиләренең (2,4 мең кешедән) якынча 73 проценты эшкә урнашкан.
“Республикада сугыштан күпме кеше кайтачагы һәм аларны кая эшкә урнаштырылачагы турында аңлау бармы?” дигән сорауга Иванова болай дип җавап биргән:
— Монда бик хәвефле мизгел бар: “махсус операциянең” тәмамлану вакытын ничек фаразлап була соң? Бездә моның өчен фәнни нигезләнгән бернинди корал юк. Әллә Доналд Трамп сүзләренә генә таяныйкмы? Без белмибез. Әлбәттә, демобилизация эшсезлек дәрәҗәсен арттырачак. Әмма безнең республикага эшкә сәләтле ирләр бик кирәк. Эш булачак — безнең 200дән артык оешма һәм ширкәт белән элемтәләр җайга салынган, алар 50 мең сумнан югарырак хезмәт хакы тәкъдим итә ала. Өстәвенә, кешеләр берьюлы түгел, ә әкренләп кайтачак. Әмма без моңа әзерләнәбез, — дигән министр.
Сентябрь уртасында Reuters агентлыгы Кремльгә якын өч чыганакка таянып, Русия президенты Владимир Путин хәрбиләрнең фронттан күпләп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьтә һәм аның төзегән сәяси системында тотрыксызлык китереп чыгарырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

❤3🤡1
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында җитәкче алышынды.
Театрның яңа вакытлы мөдире итеп режиссёр Зиннур Сөләйманов билгеләнде. Бүген аны Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин театр коллективына таныштырды.
Зиннур Сөләйманов Уфа дәүләт сәнгать институтының «Театр һәм кино актёры» белгечлеген тәмамлаган. Ул башта Стерлетамак башкорт драма театрында эшләгән, аннары Щукин исемендәге театр институтында «Драма режиссеры» һөнәре буенча белем алган.
Соңрак Салават башкорт драма театрында хезмәт куйган, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәген җитәкләгән, аннары республика мәдәният министрлыгында эшләгән. Соңгы елларда Зәкир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты проректоры булып эшләде.
Сөләймановның, режиссер буларак, Казанның Тинчурин театрында һәм Минзәлә театрында спектакльләр куйганы бар.
Башинформ хәбәр итүенчә, элекке мөдир Иршат Фәйзуллин театрда эшен дәвам итәчәк — хәзер ул мөдир урынбасары вазифасын башкарачак.

❤2🔥2
Бүген Башкортстан күгендә ике дрон бәреп төшерелгән.
Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.
Башкортстанда мобиль интернет эшләми торды, Уфа һава аланы очкычларны җибәрми һәм кабул итми торды.
Татарстан һава аланнары эшчәнлегенә дә чикләү кертелде.
Соңгы тапкыр Украина дроннары 24 сентябрьдә "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә һөҗүм иткән иде.
🔻Бүген Башкортстанда Республика көне, шәһәр һәм районнарда төрле бәйрәм чаралары уза. Әлеге вакытта Уфада Агыйдел елгасы аша күпер ачу тантанасы бара. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнаша.

🔥1
Башкортстанда республика көне: суверенитеттан нәрсә калды?
Русия Украинага каршы сугыш алып барган вакытта бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 35 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.
35 ел эчендә Башкортстан суверенитетыннан әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында беренче бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.
Ни дә булса калдымы соң?
Тулырак монда укыгыз.
(Мәкалә Азатлык Радиосы теләнмәгән оешма дип танылганчы чыкккан иде, исем-фамилияләр ачык күрсәтелгән. Бүген Азатлык журналистлары Русиядә булган спикерлар белән, аларның иминлеген саклап, ачыктан-ачык сөйләшә алмый).

Зөһрә —> Зоя, Сания —> Соня, Нуретдин —> Николай, Рамил —> Рома... Рәссам Зөлфия Илкәева татар исемнәренең бозылышын чагылдырган әсәрләр иҗат итә. Хәзер аның эшләре белән Пермь шәһәрендәге күргәзмәдә танышырга мөмкин. Ул Шәһәр мәдәният үзәгендә 16 июльгә…
ЗАГС идарәсендә татар исемнәрен дөрес язарга ярдәм итәчәкләр
Якын киләчәктә Татарстанның ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында исемнәргә кагылышлы яңартылган мәгълүмат урнаштырылачак. Шуның белән бергә исемнәр сүзлеге дә яңартылачак. Бу хакта ЗАГС идарәсенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘҺСИ) мөдире Илгиз Халиков белән очрашуда килешенде.
Яңа база ата-аналарга исем сайлаганда аның мәгънәсе белән танышырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш бу балага исем кушканда аны татарча дөрес итеп язарга да ярдәм итәчәк. Ата-аналарга гаризаларны татар телендә дөрес язарга ярдәм итәчәкләр диелә.
Хәзерге вакытта ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан төзелгән татарча-урысча шәхси исемнәр, әтиләр исеме һәм фамилияләр сүзлеге урнаштырылган диелә.
Соңгы елларда Русиядә татар исемнәрен бозып куллану һәм документларда да урыс теле тәэсирендә башкача язу очраклары еш күзәтелә.
Берничә ел элек Чаллы рәссамы Зөлфия Илкәева татар исемнәрен бозу турында күргәзмә оештырды. "Исчезновение" (Юкка чыгу) күргәзмәсе Пермь шәһәрендә урнаштырылган иде.

Бу эш Ибраһимов исемендәге тел институты ярдәмендә башкарылачак.
👍6❤2
Бүгенге көндә Татарстан мәктәпләрендә татар теле ничек укытыла? 1 сыйныфта 1 сәгатькә генә калган хәлдә, мәктәп мөдирләре нәрсә эшли ала? Татар телен "дәрестән тыш" укыту нәтиҗә бирә аламы?
Тулы язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
Тулы язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
😭4❤2🔥1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM