Telegram Web Link
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 8 октябрь, чәршәмбе иртәсендә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп Әлмир Абашев билгеләнде.Ул әлеге вазифада үз теләге белән вазифасыннан киткән Марсель Миңнуллин урынына килде. Ул 6 июньдә киткән иде, шуннан бирле министрлыкта җитәкче булмады.

🔹АКШ президенты Дональд Трамп белдерүенчә, Украинадагы сугышны тәмамлау Якын Көнчыгышта тынычлык ирешүгә караганда авыррак булырга мөмкин. Аның сүзләренчә, Якын Көнчыгышта тынычлык турында килешүгә ирешү «якынлаша», әмма Русия белән Украина арасындагы сугыш турында болай дип әйтеп булмый.

🔹Эквадорда билгесез затлар президент Даниэль Нобоа кортежына һөҗүм иткән. Рәсми мәгълүматка күрә, якынча 500 протестчы аңа таш аткан, кайберәүләр утлы корал кулланган. Биш кеше тоткарланган, президент зыян күрмәгән. Һөҗүм дизель ягулыгы кыйммәтләнүенә каршы киңкүләм протестлар фонында булган.

🔹Кытай дәүләт матбугаты хәбәр итүенчә, Эверест тавыннан 900ләп альпинист һәм аларга ярдәм итүчеләр коткарылган. 5 октябрь төнендә, 4900 метр биеклектә кар бураны аркасында меңнән артык кеше тау битендә калган иде. Якынча 350 кеше 6 октябрь көндезенә кадәр үзләре төшәргә өлгергән, калганнарны икенче көнне коткарганнар.
3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️АКШта яшәүче башкорт активисты Айгөл Лайонның әнисендә тентү узган Бүген, 20 февральдә иртәнге якта сәяси мөһаҗир, журналист Айгөл Лайонның Башкортстанда яшәүче 87 яшьлек әнисендә тентү үткән. Тентү белән Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы…
❗️Башкортстан Югары мәхкәмәсе активист Айгөл Лайонны читтән торып кулга алган

Башкорстан Югары мәхкәмәсе Америкада яшәүче башкорт активисты, Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты әгъзасы Айгөл Лайонны кулга алу карарын чыгарган. Бу хакта Маsh Batash телеграм каналы хәбәр итә. Бу канал Башкорстан, Русия хакимиятләренә, куәт оешмаларына якын. Канал мәгълүматынча, Айгөл Лайон террорчы һәм эсктремистик оешмада катнашуында гаепләнә.

Мәхкәмә сайтындагы мәгълүматка караганда, материаллар 6 октябрьдә кертелгән. Активистка эш Русия җинаять кодексы 282.2 маддәсенең 2нче бүлеге нигезедә ачылуы күренә.

Лайон аңа карата чыгарган карар активист Руслан Габбасовның эшенә бәйле була ала дип язды үзенең "Башкорт юлы" каналында.

"Башкорт өчен җан атып йөрүче төп дошманны ачыклаганнар, шөкер. Нәрсәгә интегеп йөрергә ди әле. Тикшерү комитеты мине Руслан Габбасовка кушып, миңа карата эш ачмауларына үпкәләдем. Мин аерым җинаять эшенә лаеклы түгелме? Алайса мине ниндидер экстремистка сылтамакчылар. Аерым эш ачып, мине аерым башкорт экстремисты итеп игълан итүегезне үтенәм", дигән ул.

🔻Быел 20 февральдә Айгөл Лайонның 87 яшьлек карт әнисе янына ФСБ хезмәткәрләре килгән иде. ФСБ вәкилләре аның туганнарыннан Айгөл нишләп украиннарны хуплый дип сораштырганнар, шкафларны актарганнар, фотоларын алганнар.

🔻Айгөл Лайон - "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" вәкиле, Башкортстан бәйсез булырга тиеш дип саный. Ул шулай ук Украинага әсир төшкән башкорт ирләре белән әңгәмәләр дә эшләгән иде.

Тулырак монда укыгыз.
4🤬2❤‍🔥1🤣1
Химия өлкәсендә Нобель бүләге металл-органик кысалар (каркаслар) эшләп чыгару өчен бирелде.

Бүләккә химиклар Сусуму Китагава (Япония), Ричард Робсон (Австралия) һәм Омар Яги (АКШ) лаек дип табылды.

Бу галимнәр зур бушлыклы молекуляр конструкцияләр эшләгәннәр, алар аша газлар һәм башка химик матдәләр үтеп чыга ала. Бу конструкцияләр — металл-органик каркаслар — чүл һавасыннан су җыю, күмер газын тоту, токсик газларны саклау яки химик реакцияләрне катализлау өчен кулланылырга мөмкин.

🔹2024 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге аксымнарның компьютер дизайны һәм аларның өч үлчәмле структурасын алдан фаразлау өчен АКШтан Дэвид Бейкерга, Британиядән Демис Һассабис һәм Джон Джамперга бирелгән иде.
🔥1
"Мәктәпләрдә татар телен укыту мөмкинлекләре тарая"

Бүгенге көндә Татарстан мәктәпләрендә татар теле ничек укытыла? 1 сыйныфта 1 сәгатькә генә калган хәлдә, мәктәп мөдирләре нәрсә эшли ала? Татар телен "дәрестән тыш" укыту нәтиҗә бирә аламы?

Азатлык Радиосы бу хакта милли мәгариф системы белән яхшы таныш булган, үзе дә Казанда мәгариф системында эшләүче белгеч белән сөйләште. Иминлек максатыннан без аның исемен атамыйбыз.

Кыскача: Белгеч сүзләренчә, бүгенге көндә күп кенә Татарстан мәктәбендә 1 сыйныфта туган тел (татар теле) дәресе 1 сәгать кенә укытыла. Бу телне үзләштерү өчен бик аз, ди ул.

Кайбер мәктәпләрдә туган тел дәресен 2 сәгатькә калдыра алдылар, моны мәктәп компоненты яки кайбер башка дәресләрне кыскарту хисабына башкарып була, ләкин бу эш җиңел түгел, ди әңгәмәдәш. Барысы да мәктәп мөдиреннән тора, әмма, гадәттә, мөдирләр өчен татар телен укыту мәсьәләсе – беренчел түгел.

Тулырак 👉монда укыгыз.
😭15🤬41
Татарстан Вашингтондагы даими вәкиллеген япкан

Бу карарга премьер-министр Алексей Песошин кул куйган.

Татарстаннның АКШтагы даими вәкиллеге 1994 елда булдырылган иде.

1990нчы еллар башында Татарстан, өлешчә мөстәкыйльлек яулап алганнан соң, тышкы элемтәләр кора башлады. Төп игътибар көнбатыш илләренә, аеруча дөньяның беренче икътисады — Америка Кушма Штатларына төбәлде. Өч дистә ел эчендә АКШ республиканың төп инвесторына, алдынгы технологияләр бирүчегә әверелде, аның белән уртак ширкәтләр корылды. Шулай да 2022 елда башланган Русия-Украина сугышы бу элемтәләрне юкка чыгару дәрәҗәсенә төшерде.

Азатлык Радиосы татар-американ икътисады багланышлары тарихына күз салды.

Мәкаләне 👉 монда укыгыз.
😢9🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 9 октябрь, пәнҗешәмбе иртәсендә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Дроннар Волгоград өлкәсенең Котово шәһәрендә урнашкан «ЛУКОЙЛ-Коробковский газ эшкәртү заводына» һөҗүм иткән.

🔹Русия Одееса өлкәсенә дроннар җибәргән. Алар энергетика объектлары һәм портка һөҗүм иткән.

🔹Дональд Трамп белдерүенчә, Израил һәм «Хәмәс» Газзә сызыгындагы низагны җайга салу буенча килешүнең беренче этабына кул куйган.

🔹Лос-Анжелес тарихындагы иң көчле янгыннарның берсенә китергән ут төртүдә шикләнелеп 29 яшьлек ир тоткарланган. Янгын нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды, алты меңнән артык йорт юкка чыкты

🔹Русия Федерация. шурасы үзмәшгульләр өчен салым тәҗрибәсен 2026 елда тәмамларга тәкъдим итә. Үзмәшгульләр өчен махсус салым тәртибе 2019 елдан бирле гамәлдә, башта ул 10 еллык эксперимент рәвешендә кертелгән иде. Еллык керем 2,4 миллион сумга кадәр булганда, үзмәшгульләр юридик затлар белән эшләгәндә 6 процент, физик затлар белән эшләгәндә 4 процент салым түли.

🔹Германия парламенты өч ел эчендә ватандашлык алу мөмкинлеген бетерүне хуплады.

🔹Рим папасы Лев XIV ноябрь ахырында үзенең беренче чит ил сәфәренә чыгып китәчәк — ул Төркия һәм Лүбнәнгә барачак.
2
Башкортстанда электр энергиясе бәясен 11 процентка арттыру ниятләнә

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) 2026 елдан башлап Башкортстан өчен бер киловатт сәгатьнең иң югары бәясен 4,9 сумнан 5,44 сумга кадәр күтәрүне тәкъдим иткән. ФАС аңлатканча, әлеге үсеш Русиянең социаль-икътисади үсеш фаразларына туры киләю.

2024 елдан республикада электр өчен түләүдә аерым систем кулланыла: куллану күбрәк булган саен, тариф та югарырак була.

Корылтай депутаты Шамил Вәлиев әйтүенчә, коммуналь түләүләр арасында электр энергиясе зур өлешне алып тормый, әмма тарифларның күтәрелүе «халык кесәсенә тагын бер сугу» булып тоела һәм кешеләрне чыгымнарына игътибарлырак булырга мәҗбүр итәчәк.

Белгечләр бәяләвенчә, сәнәгать тармагында тарифлар 14–15 процентка кадәр үсәргә мөмкин. Кече энергетика берлеге вице-президенты Валерий Жихарев фикеренчә, бизнес өчен үзаллы генерациягә күчү отышлырак — бу электр энергиясе чыгымнарын 15 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирә.
🔥2👏1
2028 елга кадәр үзмәшгульләр салымы үзгәрми.

"Тәҗрибә вакыты тәмамланганчы — ягъни 2028 елга кадәр — үзмәшгульләр өчен гамәлдәге эш тәртибен үзгәртү күздә тотылмый. Эксперимент 2019 елдан бирле дәвам итә, һәм шул чорда салым шартлары үзгәрешсез калачак", — дип белдергән хөкүмәт вәкилләре. Бу хакта ТАСС яза.

Моңа кадәр Федерация Шурасы 2026 елдан башлап үзмәшгульлек системын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән иде.

🔻Үзмәшгульлек салымы – фрилансчылар, кул эшләре, өйдә пешереп сатучылар кебек кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен уңайлы систем.
Еллык керем 2,4 миллион сумга кадәр булганда, үзмәшгульләр юридик затлар белән эшләгәндә 6 процент, физик затлар белән эшләгәндә 4 процент салым түли.

▪️2026 ел Русия бюджеты өлгесенә ярашлы, дефицит якынча 3,8 трлн сум тәшкил итәчәк. Хакимият моны, аерым алганда, салымнар белән дә капламакчы. Бюджет өлгесендә киләсе елдан өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) базис ставкасын 20%тан 22%ка күтәрү дә каралган.
❗️Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге иясе – маҗар язучысы Ласло Краснахоркаи

Бүләккә ул «апокалипсис куркынычы үзәгендә дә сәнгатьнең көчен раслаучы, үтемле һәм алдан күрүчән иҗаты өчен» лаек булды.

🔹2024 елда әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә Көньяк Кореядан Хан Ган лаек дип табылган иде. Бүләк аңа "тарихи яраларга каршы торучы тирән шигъри проза" өчен бирелде.

Иртәгә, 10 октябрь Нобельнең Тынычлык бүләген игълан итәчәкләр.
2👏2
Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма – Татарстан Язучылар берлеге дә бәйсезлеген югалтты. Ул да Мәскәү канаты астына керде.

Соңга кадәр үзаллы тормыш сакларга тырышса да, Мәскәүнең кулы татар язучыларын да сындырды.

Тулы язманы 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
🤬4😢4🤮2🔥1
Америкада татар балалары өчен "We are Tatars!" китаплары нәшер ителгән

Америкада татар балалары өчен инглиз һәм татар теллләрендә "Без татарлар!" ("We are Tatars!) китаплары нәшер ителгән. Китапларның авторы һәм нәшире - Американың Төньяк Каролина штатында яшәүче Маргарита Нигъмәтуллина. Китапларның басылып чыгуы турында Маргарита Facebook-тагы Америка белән Канада татарларын берләштергән Кардәшлек төркемдә хәбәр итте.

Ул ике бала әнисе буларак читтә балалар өчен китаплар сатып алу мөмкинлеге чикле булганга үзе бу эшкә тотынганын сөйли. Балалар чит мәдәният мохитендә үссә дә, алар тамырларын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш дип саный.

"Минем ике балам бар, алар - татарлар, әмма Америкада үсәләр. Минем өчен аларның милләтләре белән кем булулары белеп үсүләре, тамырларын танып белүләре һәм туган телләре, мәдәниятләре белән горурланулары мөһим. Шул теләк "Who are We, Mom? - We are Tatars!" китаплар сериясен булдырырга ярдәм итте", дип язган ул.

Маргарита Нигъмәтуллина китаплар санын арттырырга ниятли, каты тышлы энциклопедия рәвешендә китап буларак нәшер итәргә тели. Моннан тыш ул киләчәктә китаплардагы персонажлар анимация ярдәмендә җанландырырга теләве турында да яза.

Тулырак 👉монда укыгыз.
🔥12👍32
Исламда музыка темасын өйрәнүче татар галимәсе Танылган галимә Гүзәл Сәйфуллина вафат.

Бу хакта галимә Дания Булатовага сылтанып “Татар-информ” яза.

Сәйфуллина 2013 елдан бирле Амстердамда яшәгән, соңгы вакытта каты авырган.

«Соңгы елларда Гүзәл Голландиядә яшәде. Ләкин ярты ел саен ул Казанга кайта иде, чөнки аның әнисе биредә яши. Күптән түгел ул оныгы белән Гүзәл янына киткән иде. Соңгы вакытта Гүзәл авырды, без аның белән аралаша идек, ләкин соңгы айларда элемтә өзелде», – дигән Дания Булатова.

Галимәне 13 октябрьдә Амстердамда җирләячәкләр.

Гүзәл Сәйфуллина Казан консерваториясендә укыганда ук дини музыка темасын өйрәнә башлаган. Консерваториядә, Татар теле һәм әдәбияты институтында эстетика һәм ислам мәдәниятенә бәйле лекцияләр укыган.

Нидерландта ул ислам мәдәниятын өйрәнүне дәвам иткән.

«Ислам һәм музыка» антологиясен төзүче-автор. Бу китапта Хәсән Гата Габәши, Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Һади Килдебәков исламда музыка дигән темага башкарылган хезмәтләре урын ала.

Фото: Татар-информ
🕊12🙏31
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 10 октябрь, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Русия төнлә Киев һәм Запорожье шәһәрләренә һөҗүм иткән. Украина башкаласының берничә районында шартлаулар яңгыраган, дрон кыйпылчыклары торак йортларга төшкән. Печерски районында 17 катлы йорт янган, тугыз кеше зыян күргән. Киевның сул яры утсыз һәм өлешчә сусыз калган. Запорожьеда яраланган 7 яшьлек бала үлгән.

🔹Донецк өлкәсендә Русин Яр авылы тирәсендә «Тольятти—Одесса» аммиак үткәргече зыян күргән. Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, аны украин гаскәрләре шартлаткан, ә украин ягы бу урынның вакытлыча оккупацияләнгән җирдә булуын һәм һәлакәт урынын тикшереп булмавын әйтә. Облыс хакимияте мәгълүматларына караганда, кешеләргә хәвеф янамый, әлеге өлеш буенча аммиак ташу 2014 елдан бирле туктатылган.

🔹Израил Газзә сызыгында утны туктату турындагы килешүне раслаган. Резолюциядә язылганча, Биньямин Нетаньяһу җитәкчелегендәге хөкүмәт хуплаган резолюциядә язылганча, 24 сәгатьтән тынычлык урнаштырылырга, бу вакыкт эчендә барлык тоткыннар азат ителергә тиеш. Гаскәрләр Газзәдән чыгарылганнан соңгы 72 сәгать эчендә Израил ягына 20 исән тотык һәм һәлак булган 28 тотыкның җәсәде кайтарылырга тиеш.

🔹Филиппин ярларында 7,4 магнитудалы җир тетрәү булган. Цунами куркынычы игълан ителгән. Илнең яр буйларында биеклеге өч метрга җиткән дулкыннар көтелә. Корбаннар турында мәгълүмат әлегә юк.
Казанның Иннополисы яныңа кече чүп яндыру заводы төземәкчеләр

🔥 Сүз «Нефрит-R» сериясендәге термик чүп яндыру һәм утильләштерү комплексы турында бара.

📍 Объект Югары Ослан районында, М7 һәм Р241 юллары кисешкән җирдә, Иннополистан якынча 3,5 км ераклыкта урнашачак.

♻️ Корылма елына 8 мең сәгатькә кадәр эшли алачак, һәм сәгатенә 1,5 тонна чүп яндыру мөмкинлеге каралган. Анда сәнәгать, көнкүреш, медицина һәм биологик калдыклар эшкәртеләчәк.

💬 Тиздән җәмәгать фикерен җыю башлана: теләүчеләр 16 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр тәкъдим һәм фикерләрен онлайн җибәрә ала.

🔻2020 елда Казанның Осиново бистәсе янында зур чүп яндыру заводы төзелә башлаган иде. Аны РТ-Инвест ширкәте башкара. Башта ковид пандемиясе, аннары Украинадагы сугыш аркасында эшләр кичектерелде. Завод өчен җиһаз Швейцария һәм Япония ширкәтеннән алынырга тиеш иде, санкцияләр сәбәпле, бу ширкәттән баш тартырга туры килде. Былтыр Кытай ширкәте белән килешү төзелде, ләкин әлегәчә төзелешнең дәвам итүе турында хәбәрләр юк.
1👎1😁1
2025/10/20 00:32:01
Back to Top
HTML Embed Code: