🗞 Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi

👍6❤1🔥1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атна - яңа хәбәрләр. Кыскача менә ниләр булды.
🔸Бер төн эчендә 251 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән, дип хисап бирде Русия саклану министрлыгы.
🔸Казанның һава аланында дроннар куркынычлыгы режимы саклана. Казан-Сочи рейсы тоткарлана.
🔸Харьковка һөҗүм аркасында дүрт кеше зыян күргән, җимерелгән йортлар бар - Украина хакимиятләре.
🔸Белгород өлкәсендәге биш мең ярым кеше электр утсыз утыра. Сәбәбе - дроннар һөҗүме.
🔸Дагыстанның элеккеге сәламәтлек министры Татьяна Беляеваны 3 декабрьгә кадәр кулга алганнар.
🔸Сүриядә Бәшәр Әсәдне бәреп төшергәннән соң беренче парламент сайлаулары булды. Бары тик сайлау коллегиясенә кергән кешеләр генә тавыш биргән. Халыкның бер өлеше моны тәнкыйтьләгән. Парламентка 210 кеше сайланачак.
🔸 Газзәгә һуманитар ярдәм алып барган вакытта тоткарланган Швеция активисткасы Грета Тунберг һәм тагын 70кә якын кеше Израил тарафыннан депортацияләнә. Аларны Грециягә очкычта китертәчәкләр.

❤3
Русияләрнең матди хәле рейтингында Татарстан 15нче, Башкортстан 52нче урынга төшкән
2024 ел йомгакларына караганла, Татарстан Русия төбәкләре арасында халыкның матди хәле рейтингта 12нче урыннан 15нчегә төшкән. Моны РИА «Новости» ясаган тикшеренүдә күреп була. Шулай да республика үз күрсәткечләрен яхшырткан: узган елгы 65,39 балл урынына быел 77,36 балл җыйган.
Башкортстан исә рейтингта бер баскычка түбәнәйгән: 51нче урыннан 52нчегә төшкән, күрсәткече — 54,41 балл.
Рейтинг халыкның уртача керемнәрен, аларның төп тауарлар һәм хезмәтләр бәяләренә нисбәтен, банктагы уртача җыемнар күләмен, ярлылык чигеннән түбән керемле кешеләр өлешен, ипотекага фатир алырлык гаиләләр санын һәм айлык кереме 60 мең сумнан артык булган кешеләрнең өлешен исәпкә алып төзелгән.
Беренче урында быел да Ямал-Ненец автономияле бүлгесе — ул мөмкин булган иң югары күрсәткечне җыйган. Икенче урында — Ханты-Манси бүлгесе (99,31 балл), өченчедә — Магадан өлкәсе (99,11 балл).
Иң ахыргы урыннарда Ингушетия (2,68 балл), шулай ук Тыва (16,02), Чечня (21,73), Карачай-Чиркәс (25,10) һәм Калмыкия (25,77) урнашкан.

👏2
Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен бирелде
Бүләкне АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучи алды.
Бүләк аларга "периферик иммун толерантлыгына кагылышлы ачышлары өчен" бирелде.
Әлеге ачыш аутоиммун авыруларны, яман шешне нәтиҗәле дәваларга, трансплантацияләрнең тискәре йогынтысын кисәтү мөмкинлеге бирәчәк.
🔹2024 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галимнәре Виктор Эмброс һәм Гэри Равканга бирелде. Бүләкне алар "микроРНКны ачу һәм геннарны көйләүдә аның ролен тикшерү" өчен алды.
🔹Бүген Нобель атналыгы башланды.

👍4
Язучылар мөстәкыйльлекне югалтты. Алга таба ни булачак?
Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма - Татарстан Язучылар берлеге дә бәйсезлеген югалтты. Ул да Мәскәү канаты астына керде. Соңга кадәр үзаллы тормыш сакларга тырышса да, Мәскәүнең кулы татар язучыларын да сындырды.
Моңарчы Татарстан Язучылар берлегендә һәр сайлау, тавыш бирү яшерен булды. Кем ничек тавыш биргәне билгесез иде. Хакимият бу юлы хәйлә юлы белән китте. Татарстан Язучылар берлегенең Русия берлегенә керү өчен тавышны ачык ясады. Залда кем каршы чыга — ярылып ятачак.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мөнбәрдән Русия структурасына кермичә калу мөмкин түгел дип аңлатты.
Азатлык белән аралашкан язучылар бүгенге көндә күренмичә, шыпырт кына яшәү хәерлерәк, дип саный.
Алар бер Татарстан Язучылар берлеге генә аерым үзаллы кала алмый иде дип саный.
Башка фикерләрне монда укыгыз.

— Бүген Татарстан Язучылар берлеге — Русия Язучылар берлеге составына кермәгән бердәнбер язучылар оешасы. Асылда, бу процессның альтернативасы юк, һәм, минемчә, барысы да моны бик яхшы аңлый, - диде ул.
Азатлык белән аралашкан язучылар бүгенге көндә күренмичә, шыпырт кына яшәү хәерлерәк, дип саный.
— Каршы чыксаң, башны чабалар. Шуңа саклану кирәк. Берничек тә читтә калып булмый иде, басым булды бит Мәскәүдән. Әйдә ярар, Советлар берлеге вакытында эшләдек, иҗат иттек бит. Язучыларыбыз шедевраль әсәрләр иҗат итте. Партия кубызына биючеләр ул вакытта да булды, ләкин тыныч кына үз юлы белән барган, фикерләрен тамызып торучылар да, намусын саклап калучылар да табылды. Әмма ул вакытта бу кадәр коточкыч басым булмады кебек, әллә без яшь булганбыз ул вакытта, әллә нәрсә. Русиядә цензура көчәя. Шуның астында сытылып калмасак ярар иде, — диде Азатлык белән аралашкан язучы.
— Ни өчен күпләр килмәде бу җыенга? Кешеләр эчке эмиграциядә, аларның бу эштә катнашасы килми. Шулкадәр күңел төшә бөтен әйбергә! Сугыш темасына гына катыштырмасыннар иде, әмма ансыз булмас кебек, — диде икенче сөйләшүче.
Алар бер Татарстан Язучылар берлеге генә аерым үзаллы кала алмый иде дип саный.
Башка фикерләрне монда укыгыз.
Азатлык Радиосы
Язучылар мөстәкыйльлекне югалтты. Алга таба ни булачак?
Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма - Татарстан Язучылар берлеге дә бәйсезлеген югалтты. Ул да Мәскәү канаты астына керде. Соңга кадәр үзаллы тормыш сакларга тырышса да, Мәскәүнең кулы татар язучыларын да сындырды.
🤮8❤2😢2🥱2🔥1🕊1
Татарстанда хәрби контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне 7 тапкырга диярлек киметкәннәр
Татарстан хакимияте Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 2,7 миллион сумнан 400 мең сумга кадәр төшергән.
Хәзер бу сумма Татарстан хәрби комиссариаты сайтында, "Татарстан геройлары" контракт хезмәте сайтында, шулай ук дәүләткә яки хакимияткә якын медиалардагы ("Татар-информ", "Интертат" һәм KazanFirst) баннер рекламында күренә.
Төбәк түләве киметелгәнен Татарстан матбугат чаралары да, республика Telegram-каналлары да бөтенләй хәбәр итмәде.
Соңгы тапкыр Татарстан хакимияте контракт өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне быел август башында арттырган иде — 2,1 миллионнан 2,7 миллион сумга кадәр. Ул чакта бу хакта республикадагы барлык дәүләт медиалары һәм хакимият яклы Telegram-каналлар хәбәр итте.
Татарстан — Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны буенча алдынгыларның берсе. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматка күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап республикадан ким дигәндә 6 232 кеше һәлак булган. Бу күрсәткеч буенча Татарстанны, "Медиазона" һәм Би-би-синың Рус хезмәте мәгълүматлары нигезендә, бары тик күрше Башкортстан гына уздыра.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👏3❤1
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – 1186нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне башка мәктәпкә кушу планы карала, ул гамәлгә ашса, мәктәп күрше мәктәп корпусы булып калачак.
Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
💔9❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 7 октябрь, сишәмбе иртәсендә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Татарстанда пилотсыз очкыч төшү куркынычы турында игълан ителде. Һава аланнары эшли. Русия саклану министрлыгы ил күгендә 180ннәр артык дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте, шул исәптән Түбән Новогород һәм Мәскәү өлкәсендә дә.
🔹Дональд Трамп белдерүенчә, ул Украинга Tomahawk канатлы ракетларын җибәрү мәсьәләсендә карарны "кабул иткән диярлек".
🔹Биржаларда алтын бәясе күтәрелә, ул инде 4 мең доллар чиген узып, тарихи рекорд куйды .
🔹Евроберлек теләсә кайсы илдән кертелгән тимер корычына 50 процентлы салым кертүгә әзерләнә, дип яза Financial Times.
🔹Мисырның Шарм әш-Шәйх шәһәрендә Газзә сызыгындагы сугышны туктатуга багышланган сөйләшүләрнең беренче раунды уңай рухта узган, дип хәбәр итә AFP. Арадашчылар
АКШ тәкъдим иткән 20 пункттан торган тынычлык планы турында фикер алышкан. Израил белән ХӘМӘС арасында турыдан-туры булмаган элемтәләр бүген дә дәвам итәчәк.
🔹Дөньяда электрон тәмәке кулланучылар саны 100 миллионнан арткан, диелә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хисабында. Аларның ким дигәндә 15 миллионы — 13–15 яшьлек үсмерләр. Мондый җайланмаларны гадәттә бай илләр халкы куллана.

❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – 1186нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне башка мәктәпкә кушу планы карала, ул гамәлгә ашса, мәктәп күрше мәктәп корпусы булып калачак. Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
Мәскәү мәгариф идарәсе: татар мәктәбе күрше мәктәп белән кушылса да, татар теле дәресләре сакланачак
Мәскәүнең 1186нчы номерлы бердәнбер татар мәктәбен күрше 2010нчы мәктәбенә кушу ата-аналар һәм укытучылар ризалыгы белән генә хәл ителәчәк. Бу хакта "Бизнес Online" басмасына Мәскәүнең мәгариф һәм фән идарәсендә әйткәннәр.
Берләшү очрагында 1186нчы мәктәпнең белем бирү програмы, шул исәптән татар теле дәресләре дә сакланачак, дип ышандыралар идарәдә. Бинаның Муса Җәлил исеме дә калачак.
— Әгәр берләштерү турында карар кабул ителсә, 1186нчы мәктәпнең белем бирү програмы, шул исәптән татар теле дәресләре, дәрестән тыш эшчәнлек һәм түгәрәкләр сакланачак, — диелә идарә җавабында.
Мәгариф бүлеге мәктәпләрне кушу "балалар өчен мөмкинлекләрне шактый киңәйтәчәк" дип саный, күрше мәктәптә "заманча матди-техник база" булганын телгә ала. Русия башкаласында булган бердәнбер татар мәктәбендә "заманча матди-техник база" булдыруга нәрсә комачау итүе җавапта әйтелми.
Азатлык элегрәк язганча, Мәскәүнең мәгариф һәм фән идарәсе шәһәрдәге бердәнбер татар мәктәбен – Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше мәктәпкә кушу мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта идарә 2025 ел ахырына кадәр карар кабул итәргә җыена.
Мөгаллимнәр һәм ата-аналар мәктәп берләштерелгән очракта татар мәктәбенең күпьеллык традицияләре һәм Муса Җәлил исеме югалыр дип борчыла. Татар мәктәбен башка мәктәпкә кушуны Мәскәү татарлары да, Татарстан җитәкчелеге дә ошатмый, моңа каршы көрәшеп тә караганнар.

🤨4❤1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен бирелде Бүләкне АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучи алды. Бүләк аларга "периферик иммун толерантлыгына кагылышлы ачышлары…
Физика өлкәсендә Нобель бүләге квант механикасындагы ачыш өчен бирелде.
АКШ галимнәре Джон Кларк, Мишель Деворет һәм Джон Мартинис энергиянең квантлашуын ачу өчен Нобель бүләгенә лаек дип табылды.
Бүләк аларга "электр чылбырында макроскопик квант-механик туннельләшү һәм энергиянең квантлашуын ачу өчен" бирелә.
🔹2024 елда физика өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галиме Джон Һопфилд һәм Канада галиме Джеффри Һинтонга “ясалма нейрочелтәрләр ярдәмендә машиналы өйрәнү үткәрергә мөмкинлек биргән фундаменталь ачышлар өчен" бирелгән иде.
🔹Кичә медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель бүләге игълан ителде. Бүләкне АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучи иммун толерантлыгына кагылышлы ачышлары өчен алды.

❤2👍2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 651 миллион сумлык милеген алуны таләп итә. Прокурор мөрәҗәгате инде Казанның Совет районында теркәлгән. Бизнес Онлайн язуынча…
Энгел Фәттаховның эшне мәхкәмәдә карала башлады
Бүген Минзәлә район мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттахов эше нигезендә мәхкәмә эше башланды.
Фәттаховны 2024 елның май ахырында тоткарладылар, шул вакыттан бирле ул тикшерү изоляторында. Аңа ришвәт алу һәм вазифа вәкаләтләрен арттыру маддәләре нигезендә гаепләү белдерелгән. Тикшерү һәм гаепләү мәгълүматына караганда, Фәттахов 2015–2022 елларда дәүләт оешмаларында эшләгән вакытында эшмәкәрләрдән подряд килешүләре, муниципаль контрактлар төзүгә, аларны вакытында түләүгә ярдәм иткән өчен барлыгы 26 миллион сум күләмендә ришвәт алган. 2018–2020 елларда төзелеш ширкәтләренең берсе генә дә аңа 14 миллион сумнан артык акча тапшырган.
Моннан тыш, 2021–2022 елларда Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә, Фәттахов “Коммунсервис Актаныш” оешмасына 29 миллион сумлык муниципаль милекне аренда килешүе төземи генә, ришвәт өчен файдалануга тапшырган дип фаразлана. Нәтиҗәдә район бюджеты 4 миллион сумлык керемне югалткан.
▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

😢11❤4
Азатлык хисабы: бер атна эчендә ике республикадан сугышта үлгән 140тан артык кеше исемен ачыклап булды
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
❤1👏1
Мөселман курьерларга хәләл булмаган ризык ташу тыелды
Русия мөселманнары Диния нәзарәте мөселман курьерларына хәләл булмаган йөк ташуны тыючы фәтвә чыгарды.
✅Нәзарәт аңлатканча, мөселман курьерларына ашамлыклар, хәләл ысул белән суелган мал ите, ярма, җиләк-җимеш һәм башка шундый әйберләрне, шулай ук көнкүрештә кулланыла торган хәләл тауарларны һәм китапларны ташырга ярый.
🚫Түбәндәге әйберләрне ташу тыела: спиртлы эчемлекләр, азарт уеннары өчен кирәк-яраклар, мәҗүсилек белән бәйле предметлар, дуңгыз ите, һәм хәләл ысул белән суелмаган хайван ите.
✅Шул ук вакытта ислам дине тыйган әйберләрне утильләштерү максатыннан ташырга рөхсәт ителә.
✅Моннан тыш, мөселман курьерлары капчыкта нинди йөк икәнен белмәгән очракта тыелган әйберләрне дә ташый алачак. Әгәр йөк эчендә хәләл дә, харам да әйберләр булса, андый очракта ташу рөхсәт ителә, әмма курьер соңыннан сәдака бирергә тиеш була.

🔥4🤣4🤨2❤1🤔1