Telegram Web Link
Русия саклану министрлыгы "185кә 185" формуласы белән әсирләр алмашы уздыру турында хәбәр итте.

Министрлык белдерүенчә, хәрби хезмәткәрләрдән тыш, алмашта 20 гади кеше дә катнашкан. Аларның кайсы ил ватандашлары булуы әйтелми.

Русия әсирләре әлеге вакытта Беларуста, аларга табиб ярдәме күрсәтелә диелә.

Украина рәсмиләре әлегә бу хакта берни хәбәр итмәде.
😢1
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен башка мәктәп белән берләштермәкчеләр

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлил исемен йөртүче 1186нчы мәктәпне башка мәктәпкә кушу мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта Мәскәү татарларына сылтанып, "Миллиард.Татар" яза.

Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин аңлатканча, узган ел ук Мәскәү мэриясенә әлеге мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклап калу үтенече белән рәсми хатлар юлланган. Ә быел мондый мөрәҗәгать Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов имзасы белән җибәрелгән.

Этномәдәни татар компонентлы гомуми белем мәктәбе Мәскәүдә 28 ел элек – 1997 елда ачылды. Башта мәктәп буш торган балалар бакчасы бинасында эшли башлый, ә 2008 елда яңа корпуска күчә.

Биш ел элек мәктәп исеменнән "этномәдәни татар компоненты" дигән сүзтезмә алып ташланды. "Бизнес онлайн" чыганаклары белдерүенчә, моның сәбәбе – Мәскәү хакимиятенең белем бирү өлкәсендә бертөрлелек һәм стандартлаштыру сәясәте.

"Татар рухыннан анда берни дә калмады диярлек. Мәктәп элекке инерция буенча гына шундый булып күренә, әмма татарлык хәзер бары тик Муса Җәлил истәлегенә багышланган чараларда гына саклана", – дип сөйләгән басма әңгәмәдәшләренең берсе.

Озак еллар мәктәп мөдире булып эшләгән Роза Шакировны узган ел эшеннән алганнар – ул аттестация узмаган. Чыганаклар әйтүенчә, Шакирова күптәннән үзеннән соң калдырырлык кеше эзләгән, әмма "Мәскәү мәгариф департаменты алданрак хәл киткән".

2024 елның 19 июненнән 1186нчы мәктәпне Ольга Гасанова җитәкли башлады.

2021 елда ук Роза Шакирова-Хәбибуллина мәктәптә татар балалары әз, күбрәк мигрант балалары килә дип сөйләгән иде:

— Мин килгәндә татарлар 50% юк иде инде, 30% иде. Төрле милләтләр, урыслар күп иде. Хәзер татарлар 25%ка калып бара. Быелгы беренче сыйныфтагы илле баланың унбере - татар баласы. Татарлар хәзер нишләптер башка мәктәпләрне сайлыйлар, Азия балалары белән укыйсылары килми. Башлангыч мәктәпне тәмамлыйлар да, башка мәктәпне сайларга тотыналар. Бездә зур комплекслардагы кебек заманча җиһазлар юк, супер IT-техника юк, бәлки аларга шул кирәктер. Мин аңламыйм, әмма безнең хәзерге татарларда, кызганыч, ниндидер патриотлык хисе юк инде. Азия балалары белән укырга кимсенәләр, менә шундый туып килүче шовинизм бар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😢8🤬31
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Пермь краенда пилотсыз очкыч "Азот" заводына һөҗүм иткән. Ширкәт эшчәнлеген туктатып торган, ике катлы торак йортка зыян килгән.

🔹Германиядә Мүнһен һава аланында, билгесез дроннар очу сәбәпле, очышларны чикләгәннәр. Кимендә 17 рейс кичектерелгән. Полиция якын-тирәне тикшергән, ләкин берни тапмаган, дип яза җирле матбугат чаралары.

🔹Украинаның Днепр шәһәренә пилотыз очкычлар һөҗүм иткән, янгыннар башланган. Шәһәр янындагы бер авылда дүрт хосусый йортка, Шахтерский биләмәсендә биш катлы йортка зыян килгән.

🔹Мароккода коррупциягә каршы протестларда өч кеше үтерелгән, 300ләп кеше яраланган, йөзләгәне кулга алынган.
1🔥1
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех вазифасыннан китә

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, журналист һәм язучы Ленар Шәех вазифасыннан китә. Нәшриятта соңгы эше көне - 6 октябрь. Киләчәктә кайда эшләве әлегә билгеле түгел.

"Татарстан китап нәшриятында мин 18,5 ел эшләдем. Аның 17 е — баш мөхәррир буларак. Бу вакыт эчендә әллә ниләр булды, — дигән Шәех Бизнес Онлайнга. — Матбугат йортының югалуы, ике тапкыр күченү, икътисади кризис, коллективның кыскартылуы, тиражларның кимүе, 100 еллык юбилей, пандемия аркасында дистанцион эшләү. Әмма һәрчак хәлне җайларга, чыгу юлын табарга тырыштым. Якынча 4 мең китап минем күзләрем аша узды".

Ләкин, Шәех әйтүенчә, бер кеше генә "татар китабы өчен, милли әдәбият өчен мәңге җаваплы була алмый". "Эшеңне яратсаң да, барсын да үз кулың белән эшләргә күнексәң дә, бер вакытта арыта. Бу җиңел булмаган йөкне башкалар да күтәреп карасын. Вакытында миңа бу җаваплы вазифаны ышанып тапшырган элекке баш мөдир Дамир Шакировка рәхмәтлемен. Ул чор татар китабының алтын чоры булды. Кызганычка, бүген белгечләр трендта түгел", — дигән язучы.

Быел сентябрьдән Татарстан китап нәшриятының баш мөдире итеп "Казан утлары" журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин билгеләнде. Аңа кадәр әлеге вазифаны Илдар Сәгъдәтшин башкарды, ул август уртасында вазифасыннан китте.

Тулырак 👉монда укыгыз.
😢4🔥1
Медиа: Украина дроннары Орски нефть заводына һөҗүм иткән

Украина Telegram-каналлары Оренбур өлкәсендәге Орски шәһәренә дрон һөҗүме мизгелләрен күрсәткән видео чыгарды. Шәһәр башлыгы белдерүенчә, «Орскида саклану министрлыгы көчләре эшли». Хәбәрләргә караганда, һөҗүмнең төп һәдәфе — «Орскнефтеоргсинтез» нефть эшкәртү заводы.

Оренбур өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев сәнәгать объектына һөҗүм булуын раслады

— Халык арасында зыян күрүчеләр юк. Ширкәттә технологик процесслар өзелмәде. Ашыгыч хезмәтләр эшли, — дип өстәде ул.

Орски шәһәрендә һава тревогасы игълан ителде, сиреналар яңгырый. Хакимият кешеләргә урамга чыкмаска, тәрәзә яныннан ерак торырга куша. Мәктәпләрдә балалар йә өйләренә җибәрелгән, йә ышык коридорларга яшеренгән.

Оренбурда һава аланы эшләвен туктатты. Шулай ук Росавиация Уфа һава аланы да вакытлыча очышларны кабул итми һәм җибәрмичә тора.

Башкортстанда мобиль интернетның сүнүе турында хәбәрләр килә.
🎉32🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп сайланган Ркаил Зәйдулла Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк дигән иде.
❗️Татарстан язучылар берлеге Русия язучылар берлеге белән берләште.

Бу карар Татарстан оешмасының чираттан тыш җыенында Тинчурин театры бинасында кабул ителде.

— Вакыт барлык оешмаларны берләштерүне таләп итә, бергә эшләүне дәвам итү өчен, — дигән Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла съездны ачып.

Залда булган 179 делегаттан бары тик 3 кеше генә оешмаларның берләшүенә каршы тавыш биргән, берсе тоткарланып калган.

Съездда тагын бер мәсьәлә каралды — Татарстанда моңа кадәр эшләгән Русия язучылар берлеге филиалы - Татьяна Сушенцова җитәкләгән оешманы яңартылган Татарстан бүлекчәсенә кертү. Бу тәкъдимгә дә 3 кенә кеше каршы тавыш биргән.

Хәзер оешма «Татарстан Республикасының Язучылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы дип аталачак. Яңа низамнәмә өлегесе нигез буларак кабул ителгән. Идарәгә яңа кешеләр кертелгән: Татьяна Сушенцева, ул элек җитәкләгән оешма әгъзасы Светлана Миңгазова, «Казан утлары»ның яңа баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев һәм Ильяс Фәрхуллин.

Корылтай ахырында 12 яңа әгъзаны берлеккә кабул итеп, аларга таныклыклар тапшырылган.

Татарстан Язучылар берлеге Русия берлегенә кушылмаган бердәнбер оешма иде.

2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп сайланган Ркаил Зәйдулла Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк дигән иде.

Хәбәрне 👉монда укыгыз.
🤮14💩10🤬41😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен башка мәктәп белән берләштермәкчеләр Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлил исемен йөртүче 1186нчы мәктәпне башка мәктәпкә кушу мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта Мәскәү татарларына сылтанып…
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе юкка чыгамы?

Мәктәп тирәсендәге хәлләрне тулырак өйрәндек һәм ниләр ачыкланды:

🔻 Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – 1186нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне башка мәктәпкә кушу мәсьәләсе Мәскәү Мәгариф һәм фән департаменты тарафыннан карала; кушу гамәлгә ашса, мәктәп күрше мәктәп корпусы булып калачак.

🔻Мәскәү татарлары, Татарстан вәкиллеге һәм Татарстан җитәкчелеге мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклап калу өчен рәсми мөрәҗәгатьләр юллаган, кушу мәктәпкә һәм татар мәдәниятенә зыян китерәчәк дип саныйлар.

🔻Ата-аналар да каршы. Мәсәлән, инде өченче баласын шушында укытучы Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рушан Аббясов, мәктәпне кушсалар, андагы җылы, өй кебек атмосферага, бердәм һәм ихлас коллективка зыян килергә мөмкин дип саный. Монда шулай ук кызларга яулык бәйләп йөрергә дә ярый иде. Яңа мәктәптә ничек булыры әлегә аңлашылмый.

🔻Озак еллар мөдир булып эшләгән Роза Шакирова-Хәбибуллина аттестация уза алмау сәбәпле эштән алынган, ул моны мәктәпкә һөҗүм итеп бәяли.

🔻Шул ук вакытта Мәскәү хакимиятен бу эшкә гади бюрократик мантыйк этәрүе дә мөмкин. Бүген Русиядә мәктәпләргә финанслау укучы санына бәйле: укучы күп булган саен мәктәпнең кереме дә арта. Әлегә рәсмиләрдән аңлатма юк.

🔻"Татар мәктәбе" бүген никадәр татар соң? Биш ел элек мәктәп исеменнән "этномәдәни татар компоненты" дигән сүзтезмә алып ташланды. Татар теле дәресләре кимеде. Татар балалары саны - 98. Ә таҗиклар - 179, кыргызлар - 120. Ләкин шуңа да карамастан, соңгы җанисәп саннарына караганда, 85 мең татар яшәгән Мәскәүдә бу бердәнбер шундый мәктәп. Биредә Каюм Насыйри үзәге эшли, татар чаралары уздырыла, татар мохитен саклауга көч куела.

Мәктәпне кушу шушы калган татарлыкны да юкка чыгарырга мөмкин.

Мәкаләне тулырак👉 монда укыгыз.
😢52
Азатлык хисабы: Ике республикадан журналистлар таба алган үлемнәр саны 13500дән артты.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🍾2🔥1🤬1
IT-park нигезендә татар телле текстларда хаталар тикшерүче хезмәт эшләнәчәк

IT-park нигезендә үсеш алу өчен 54 проект сайлап алынды. Алар арасында татар яшьләре тәкъдим иткән "Yaz Tatar" проекты да бар. Бу хакта Дөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.

"Yaz Tatar" дип аталган хезмәт киләчәктә татар телендә орфография һәм стиль хаталарын тикшерүне максат итеп куя. Ул Дөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче "Ясалма" ("Нейротатарлар") берләшмәсе тарафыннан эшкә тәкъдим ителде.

— Татар телендә язылган текстларның иң зур проблемнарның берсе – дөрес язылышны тикшерү өчен махсус кораллар булмавы. Форум тикшеренүләре күрсәткәнчә, интернеттагы татар телле язмаларның якынча 40%ында хаталар очрый. Бу исә контент җитештерү процессын катлауландыра һәм чыгымнарны арттыра, — дип аңлата проблемны "Ясалма" берләшмәсе.

Бу берләшмә 2024 ел башыннан opensource ("ачык код") форматында эшли. Алар иң зур татар телле датасетларны туплап, нигез модельләр эшләүгә керешкән. Берләшмәнең төп максаты – татар телле хезмәтләрне булдыру диелә.

Тулырак 👉монда укыгыз.
🔥11👍31😐1👀1
Казан һава аланында 14 рейс тоткарланды, икесе гамәлдән чыгарылды

Бүген Казан һава аланында рейслар 3–4 сәгатькә кадәр тоткарлана. Барлыгы 14 рейс ныклап соңга кала: 6сы — очып китүдә (Мәскәүгә ике рейс, Тбилиси, Минераль Сулар, Сочи, Анталья), 8е — килүдә (Екатеринбург, Мәскәү, Кемерово, Сочи, Дүшәнбе, Мәскәү, Анталья, Улан-Удэ).

Моннан тыш, «Россия» һава ширкәтенең Мәскәү–Казан–Мәскәү юнәлешендәге ике рейсы бөтенләй гамәлдән чыгарылган.

🕔 Иртә белән 05:13тә Казан аэропортында дрон куркынычы аркасында 1,5 сәгатькә чикләүләр кертелде. Шул вакытта бер очкыч запас һава аланына юнәлдерелгән.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Лянтор нефть техникумы студент Лилия Рәхмәтуллинаны яулыктан йөрү сәбәпле укуга кертми. Хәзер аны Татарстанга укырга күчерергә телиләр, дип хәбәр итте мөселман адвокаты Руслан Нәгыев. Лилиянең әтисе Илдус Рәхмәтуллин IslamNews…
Ханты-Манси автономияле бүлгесе (ХМАО) мәктәпләрендә хиҗаб, никаб, яулык һәм башка баш киемнәре тыелды

Русиядә бу шундый икенче төбәк.

«303 мәктәп баш киемнәрен тыю турында карар кабул итте. Мондый локаль актлар уку елы дәвамында да кабул ителә ала», — дигәннәр төбәкнең мәгариф һәм фән департаментында.

Шул ук вакытта мәктәпләр карарны ата-аналар җыелышлары һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, үзләре кабул итә дип өстәгәннәр. Рәсмиләр аңлатканча, әлеге тыю дини киемнәргә генә түгел, бөтен төрле баш киеменә кагыла.

Бу вазгыятьтә төбәк мөфтие Таһир Саматов ата-аналарны әлеге чикләүләрны аңаларга тырышырга чакырды. Аның фикере «Югра Z Официально» телеграм-каналында чыкты. Мөфти әйтүенчә, кыз бала мәктәпкә барганда һәм дәрестән соң яулык бәйли ала. Әмма гаилә өчен бу мәсьәлә принципиаль булса, баш киеменә рөхсәт бирелгән башка уку йортын сайларга кирәк, диде ул.

Ханты-Манси автономияле бүлгесе - Русиядә мондый чикләүләр кертелгән икенче төбәк. Беренче булып Владимир өлкәсе мәктәпләрдә дини киемнәрне, шул исәптән хиҗаб һәм никабны тыю турында карар чыгарды.

Ул вакытта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әлеге карарга кискен каршы чыкты, аны дискриминацион дип атады. Мөфти фикеренчә, мондый гамәлләр Русиядә җәмгыять тотрыклылыгын какшата.

Шуннан соң Кеше хокуклары шурасы рәисе Валерий Фадеев әлеге мәсьәлә бик катлаулы, шуңа күрә ашыгырга ярамый, сөйләшүләрне дәвам итәргә кирәк, диде.

Былтыр Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Лянтор нефть техникумы студент Лилия Рәхмәтуллинаны яулыктан йөрү сәбәпле укуга кертми башлаган иде.
🔥2😱2👎1
Татарстан гарәп илләренә сатылачак фильмнар җыелмасын әзерли

"Татаркино" гарәп дөньясы илләрендә күрсәтелергә мөмкин фильмнар каталогын әзерли. Бу хакта журналистларга "Татаркино" мөдире Миләүшә Айтуганова
сөйләде.

— Бездән фильмнар җыелмасын әзерләргә сорадылар. Гарәп илләрендә Татарстан фильмнарына кызыксыну бар, чөнки безнең менталитет уртак. Ислам ярдәмендә безнең әхлакый кыйммәтләр дә охшаш. Бу – бик зур базар, – диде ул.

"Татаркино" җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан әлеге базарга чыга башлый. Мисал өчен, Татарстан-Казакъстан бергә төшергән "Тарлан" драмасын Төркия сатып алган. 2024 елда Гыйракта узган Татарстан киносы фестивалендә "Ибн Фадлан", "Хәлимә", "Гашыйклар тавы" һәм башка фильмнар күрсәтелгән.

Ул Русия ширкәтләренең республика фильмнарын ил буйлап күрсәтергә теләмәүләренә дә зарланды.

— Моңа кадәр без "консерв банкасы" эчендә кебек идек: Татарстанда төшерелгән фильмнарны урыс теленә тәрҗемә итеп, республикада гына күрсәтәләр иде. Русиянең дистрибьютор һәм продюсер ширкәтләре милли юнәлештәге фильмнарны алырга теләми, чөнки аларга Русия Кино фонды финансланган, зур әйләнеше булган фильмнар белән эшләү отышлырак. Алар фильм бәясенә карый: әгәр ул арзанрак, 20–30 миллион сум чамасы булса, компанияләр аны алмый, чөнки рекламга зур акча салу кирәк була. Ә менә гарәп һәм төрки дөнья илләре безнең фильмнарны бик теләп ала, – дип аңлатты Айтуганова.
🤔75💩2😁1
Татар һәм башкорт активистлары Парижда Украинадагы сугышка һәм Русиядәге режимга каршы чарада катнашкан.

Бу хакта Азатлык Радиосына ТИҮ рәисе, Фрнациядә сыену алган Фәрит Зәкиев белдерде.

4 октябрьдә Парижда Украиннар берлеге урам йөреше Һәм митинг оештырган. Чараның максаты Украинадагы сугышка һәм Русиядәге режимга каршылык күрсәтү булган.

Йөрештә ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рамил Ваһапов та катнашкан.

Урам йөреше Тарас Шевченко бакчасыннан башланган һәм Сорбонна мәйданындан тәмамланган, анда 200дән артык кеше катнашкан.
11👍3🔥2❤‍🔥1🖕1
Узган атнада, 24-26 сентябрьдә Швеция башкаласы Стокһолмда "Пост-Русиянең азат халыклары" форумы узган.

Татарлардан биредә яңа оешып килүче Татарстан мөстәкыйльлек комитеты җитәкчесе Аида Габдрахманова вәкиллек иткән.

Бу хакта язманы тулысынча 👉 безнең сайтта укый аласыз.
8👍3❤‍🔥1👎1🥰1
2025/10/21 19:30:34
Back to Top
HTML Embed Code: