Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Сум өлкәсендә Русия дроны бер гаиләне үтергән. Өлкә хакимияте хәбәр итүенчә, Чернетчина авылында төнлә Русия дроны төшү нәтиҗәсендә дүрт һәм алты яшьлек ике бала һәм аларның әти-әнисе һәлак булган.
🔸Хәрби хезмәткә көзге чакыру. Мәскәүдә, Марий Иле республикасында, Рязань һәм Сахалин өлкәләрендә чакыру кәгазьләре бары тик электрон рәвештә гына җибәреләчәк.
🔸АКШ Пентагоны дроннар җитештерү турында $5 млрдлык контракт имзалаган.
🔸АКШ һәм Израиль Газзә сызыгында тынычлык урнаштыру планын тәкъдим итте. Президент Доналд Трамп һәм премьер-министр Биньямин Нетаньяху игълан иткән 21 пункттан торган план ХӘМӘСне хакимияттән читләштерүне һәм Газзә сызыгын демилитаризацияләүне күздә тота. Контрольне Трамп җитәкчелегендәге халыкара шура алып барачак.
🔸Венесуэла президенты вәкаләтләрен киңәйтте. Николас Мадуро сугыш башланган очракта үзенең вәкаләтләрен киңәйтүче фәрманга кул куйды.
🔸Әфганстанда интернет өзелде. Илдә хакимияттәге талиблар дүшәмбе интернетны бөтенләй сүндергән. Бу турыда NetBlocks халыкара күзәтү хезмәте хәбәр итте.

🔥3❤2👍1
Русиядә студентларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен бәяли торган әсбап ясамакчылар.
Дәүләткә сатып алулар сайтында студентларның традицион кыйммәтләрне кабул итү дәрәҗәсен тикшерүгә багышланган әсбап ясау турында тендер урнаштырылган, дип яза «Ведомости». Методологиясен һәм фәнни инструментларын Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) әзерли.
Заказны спорт министрлыгына караган Русия спорт университеты — «ГЦОЛИФК» биргән. Төп бәя 15 миллион сум итеп билгеләнгән, әмма эшне 1,3 миллион сумга тәкъдим иткән «Игры синих котов» ширкәте откан.
Студентларның рухи-әхлакый кыйммәтләре күрсәткечләре берничә юнәлештә бәяләнәчәк:
• «Белем алу» (иң күбе 20%),
• «Патриотизм һәм гражданлык» (25%),
• «Әхлак кагыйдәләре һәм үз-үзеңне тоту нормалары» (10%),
• «Мәдәни һәм рухи традицияләр» (15%),
• «Социаль юнәлешле» (15%).
Нәтиҗәләргә төсләр биреләчәк: яшел (80%тан югары), зәңгәрсу (71–80%), кызгылт сары (60–70%) һәм кызыл (60%тан түбән).
Әсбап алынган нәтиҗәләр нигезендә киңәшләр дә чыгарачак.
Тест йомгаклары администраторларга махсус панельдә күренәчәк — гомум студентлар буенча да, һәрберсе аерым да. Анда студентларның тулы исем-фамилиясе, факультеты, курсы, төркему, уку формасы, җенесе һәм яше күрсәтеләчәк.

🤮5❤2🔥1
Красноярскида гаскәр турында фейк таратуда гаепләнеп журналист кулга алынган
Журналистның тоткарлануы турында төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итте, әмма исемен атамады. Җирле матбугат чаралары мәгълүматынча, сүз Светлана Хустик турында бара.
Тикшерү мәгълүматынча, 2023 елның маенда Хустик "ят агент" дип танылган матбугат чарасы өчен Русия хәрбиләре гамәлләре турында "ялган мәгълүмат" урнаштырган. Тикшерүче белдергәнчә, ул Радио Свободаның Сибирь.Реалии проекты белән хезмәттәшлек иткән.
Хустик үзе мәхкәмәдә әйтүенчә, ул Радио Свобода белән 2023 елга кадәр, ягъни әлеге медиа Русия хакимияте тарафыннан "теләнмәгән" дип танылганчы эшләгән. Аның язмалары Комсомольская правда, Аргументы и факты, Такие дела, Сноб һәм башка басмаларда да басылган.
Красноярски мәхкәмәсе Светлана Хустикны ике айга сак астына алу турында карар чыгарган. Тикшерүче журналистның чит илгә китү ихтималы бар дип белдергән, чөнки аның чит ил паспорты бар. Хустикка 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный
Русиядә тикшерү һәм мәхкәмә оешмалары Украинадагы сугыш турында рәсми саклану министрлыгы позициясенә туры килмәгән һәрбер фикерне "армия турында ялган хәбәр" дип бәяли ала.

🔥1🤬1😢1
Садри Максудиның тормышы яхшы өйрәнелсә дә, аның турында чыккан яңа китап башкачарак язылган. Галим Исмаил Төркоглы сәясәтченең биографиясен берничә илдәге чыганаклардан өйрәнгән.
Галим белән әңгәмәне тулысынча безнең сәхифәдә укый аласыз.

🔥5
❗️Башкортстанның халык артисты Олег Ханов вафат.
Аңа 72 яшь иде, ул Оренбурда булган. Артист үлеме турында республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.
Олег Ханов 1951 елның 11 августында Башкортстанның Архангел районы Көзге авылында туган. 1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Башта Гафури театрында эшләде, аннары режиссер Рифкать Исрафилов белән Оренбур театрында иҗат итте, 2009 елдан Салават шәһәренең дәүләт башкорт драма театрында режиссер булып эшләде.
2012-219 елларда елдан Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе булды. Аның җитәкчелегендә театр берничә тапкыр "Алтын битлек" кебек мәртәбәле бүләккә дәгъва итте. 2016 елда "Кара йөзләр" спектакле костюм рәссамы эше өчен "Алтын битлек"кә ия булды.

😢10❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Башкортстанның халык артисты Олег Ханов вафат. Аңа 72 яшь иде, ул Оренбурда булган. Артист үлеме турында республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте. Олег Ханов 1951 елның 11 августында Башкортстанның Архангел районы Көзге авылында туган.…
"Башкорт сөйләме театрда гына калды"
Халык артисты, режиссер Олег Ханов белән Азатлык Радиосы журналистлары соңгы тапкыр 2019 елда Казанга килгәндә сөйләшкән.
Аның белән кыска әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Азатлык Радиосы
"Башкорт сөйләме театрда гына калды"
3-7 апрель Казанда Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының гастрольләре уза. Гафурилар татар дөньясында зур шау-шу тудырган "Зөләйха күзләрен ача" әсәре нигезендә куелган спектакльне алып килә. Курку да, дулкынлану да бар, диде алар.
❤1🔥1💯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 октябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Одессада көчле яңгыр нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булган. Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итүенчә, җиде сәгать эчендә шәһәргә ике айлык яңгыр нормасы яуган. Урамнарны су баскан һәм коммуналь инфраструктурага зыян килгән.
🔹АКШта хөкүмәт эшчәнлеге өлешчә туктады — шатдаун башланды. Чәршәмбе көнне илдә дәүләт оешмаларының бер өлеше эшләми башлады. Сенат федераль чыгымнарны финанслау турында ике канун өлгесенең берсе дә кабул итә алмады.
🔹Русиядә көзге чакыру башланды. Президент Путин фәрманы нигезендә, 1 октябрьдән яңа елга кадәр гаскәргә 135 мең кешене чакыру планлаштырыла.
🔹Филиппиннарда җир тетрәде. Себу вилаятендә 6,9 магнитудалы җир тетрәү нәтиҗәсендә 60 кеше һәлак булган. Яраланучылар турында да хәбәрләр килә тора.

🔥3❤1
Кремльдә Украинадагы сугыштан кайтучылардан ни өчен шүрлиләр?
Владимир Путин фронттан солдатларның күпләп әйләнеп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьне һәм аның тарафыннан төзелгән сәяси системны тотрыксызландыру куркынычы тудыра, дип яза Reuters Кремльгә якын өч чыганакка таянып.
Z-җәмгыятьне өйрәнүче Иван Филиппов сүзләернчә, Украинадагы сугыш ветераннары элекке сугышларда катнашканнардан аерылып торачак. Менә нәрсә ди ул:
-✔️ Беренчедән, фронттан төрмәдә утырганнар кайтачак – талау, көчләү, үтерү кебек авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр. Моңа кадәр мондый хәл булганы юк иде.
✔️Икенчедән, дрон операторлары әйләнеп кайтачак. Элек иң куркыныч кеше дип снайперларны саныйлар иде, чөнки алар корбанының йөзенә карап ата. Ә бомба ташлаучы очучылар яки ерактан аткан артиллеристлар нәтиҗәсен күрми, еракта була. Ә менә дрон операторы – күпләп кеше үтерүче, ул һәр мәртәбә үз күзләре белән кешенең ничек һәлак булганын күрә.
✔️Өченчедән, фронтта наркотиклар куллану нык таралган, дип яза бик күп авторлар, хәтта хәрби хезмәттәгеләр дә. Өченче ел рәттән сугыша торган мобилизацияләнгәннәр бар. Кеше организмы моңа чыдарлык түгел. Нәтиҗәдә, наркотикка, аракыга бәйле кешеләр кайтачак.
✔️Шул ук вакытта, фронттан бик яхшы оешкан төркемнәр кайтачак – алар инде бер-берсенә күнеккән, бердәм оешкан җинаятьчел төркемнәр. Алар өчен кеше үтерү дә, талау да гадәти эшкә әверелгән. Мондый төркемнәр хакимият вертикаленә дә төрле юллар белән кереп урнашкан. Ә наркомания турында әйткәндә – наркотиклар һавадан төшми. Димәк, инде әзер мафиоз төркемнәр бар, алар ничек сату итәргә кирәклеген яхшы белә.
👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/13bjO

Язучы, Z-җәмгыятьне өйрәнүче Иван Филиппов сүзләренчә, Украинадагы сугыш ветераннары элекке сугышларда катнашканнардан аерылып торачак.
❤1🔥1💯1
Русия хакимияте илдәге бензин кытлыгын Беларус, Кытай, Көньяк Корея һәм Сингапурдан ягулык кертеп капларга җыена
Вице-премьер Александр Новак Кытай, Көньяк Корея һәм Сингапур өчен ягулык кертүгә 5 процентлы таможня җыемын бетерүне тәкъдим итте. Бу юл белән ай саен якынча 150 мең тонна нефть продуктлары сатып алу планлаштырыла. Шулай ук Русия хөкүмәте Беларустан ягулык импортын арттыру яклы, дип яза «Коммерсант».
Беларус нефть эшкәртү заводлары 2025 елның июлендә, бер елга якын тәнәфестән соң, Петербург Халыкара тауар-чимал биржасы аша нефть продуктларын сатуга яңадан кереште, дип хәбәр итә РБК.
Басма мәгълүматларынча, июль-сентябрьдә Беларус биржада 96,9 мең тонна нефть продукты саткан (2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36 процентка артыграк). Ә сентябрьдә беларус бензины сату күләме август белән чагыштырганда 168%ка арткан, дизель — 83%ка.
Ни булды соң?
РБК хәбәр итеүнчә, Украина дроннары һөҗүмнәреннән соң Русия нефть эшкәртү заводларының өчтән бере ремонтта тора.
Нефтьне беренчел эшкәртү корылмаларының 38%ы туктатылган, аларның 70%ы — дрон һөҗүмнәре нәтиҗәсендә. Әлеге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә заводлар продукция чыгаруны тәүлегенә 236 мең тоннага киметкән.

😁3🔥1👏1🤬1😢1
Украинадагы сугышта Казаннан кимендә 1000 сугышчы үлгән
Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә.
Бүгенге көнгә Татарстаннан сугышка китеп, һәлак булганнар саны – кимендә 6192.
Бу - ачык чыганаклардан җыелган саннар. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
👉Хәбәрне тулырак монда укыгыз.

🎉3🔥2🤬1
Язучы һәм журналист Алмаз Гыймадиев «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде
Аны редакция хезмәткәрләренә бүген тәкъдим иткәннәр.
2017 елдан бирле "Казан утларын" Рөстәм Галиуллин җитәкләгән иде. Сентябрь башында аны Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе итеп билгеләделәр.
Алмаз Гыймадыевка 53 яшь. Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм Көнчыгыш телләре бүлеген тәмамлаган.
1991-1996 елларда «Сабантуй» балалар газетасының әдәбият бүлегендә эшли. 1996-1997 елларда Әтнә районы администрациясендә мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1997 елдан алып бүгенге көнгә кадәр «Казан утлары» журналында башта бүлек мөдире, аннан җаваплы сәркатип булып эшли.
2001 елда Алмаз Гыймадиевка «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр», «Хуш, Тамчыгөл!» исемле китаплары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиясе тапшырыла. 2007 елда «Ниязның рекордлар китабы» өчен ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
1998 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Соңгы елларда "Акчарлак" газетының баш мөхәррире иде.

❤9🤔2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 октябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Израил флоты пәнҗешәмбе төнендә экоактивист "Грета Тунберг флотилиясе" корабларын тоткарлый башлаган. Ул Газзә сызыгына һуманитар йөк алып, Газзә ярларына җитеп килә иде. Грета үзе дә тоткарланган, Израил тышкы эшләр министрлыгы кызны күрсәткән видео чыгарды.
🔸G7 илләре финанс министрлары Русия нефте экспортына басымны арттырырга, углеводородлар импортын киметү чаралары күрергә һәм нефть сатып алуны арттыручыларга һәм санкцияләрне урап узарга ярдәм итүчеләргә басым ясарга килештеләр.
🔸АКШ Украинага Русия энергетика инфраструктурасы турында күзләү мәгълүматларына тапшырырга җыена. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, The Wall Street Journal яза.
🔸Илон Маск дөньяда байлыгы 500 млрд долларга җиткән беренче кеше булды.
Сезгә дә бәрәкәтле һәм мул тормыш телибез, Азатлык Радиосын укып барыгыз!

🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышта Казаннан кимендә 1000 сугышчы үлгән Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бүгенге көнгә Татарстаннан сугышка китеп, һәлак булганнар саны – кимендә 6192. Бу - ачык чыганаклардан җыелган саннар. Хакимият үлүчеләр…
Казаннан Украинадагы сугышка китеп үлүчеләрнең яше:
1 октябрьгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган саннар:
1️⃣ кимендә 395 кеше – 35-44 яшьлек,
2️⃣ кимендә 270 кеше – 45 яшьтән олырак,
3️⃣ кимендә 257 кеше – 25-34 яшь арасында,
4️⃣ кимендә 69 кеше – 25тән яшьрәк.
Хакимият үлемнәрне яшерә, чынлыкта саннар зуррак.
👉Хәбәрне тулырак монда укыгыз.
1 октябрьгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган саннар:
1️⃣ кимендә 395 кеше – 35-44 яшьлек,
2️⃣ кимендә 270 кеше – 45 яшьтән олырак,
3️⃣ кимендә 257 кеше – 25-34 яшь арасында,
4️⃣ кимендә 69 кеше – 25тән яшьрәк.
Хакимият үлемнәрне яшерә, чынлыкта саннар зуррак.
👉Хәбәрне тулырак монда укыгыз.
Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышта Казаннан кимендә 1000 сугышчы үлгән
Азатлык Радиосы Татарстаннан кимендә 6192 кеше үлеме турында хәбәр таба алды.
🎉2🔥1
Bloomberg: Европа берлеге Русиянең туңдырылган активларын тартып алса, Мәскәү Русиядәге чит ил милкен сатуга чыгарырга җыена.
Бу хакта агентлыкка Ак йортка якын чыганак сөйләгән. Вашингтон Владимир Путинның сентябрь ахырында имзалаган фәрманына сылтана.
Ул документ «АКШ һәм аңа кушылган дошман илләренең гамәлләренә җавап буларак» дәүләт милкен аерым бер тәртиптә сату мөмкинлеге бирә.
Bloomberg язуыча, Русиядә әле дә йөзләрчә Көнбатыш ширкәте эшли. Алар арасында UniCredit һәм Raiffeisen банклары, Mondelez International (снэклар һәм тәм-том җитештерә), PepsiCo (газлы эчемлекләр чыгара) һәм башкалар бар.

😢1🖕1