Быел Татарстанда 15 тонна гошер сәдакәсе таратылачак
Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 3 тоннадан артык гошер тараткан. Ул 100 аз керемле һәм күпбалалы, балалары авыру, тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә өләшенде дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Гошер сәдакасе җыю кампаниясе барышында барлыгы 15 тоннага якын яшелчә өләшү көтелә.
Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
Һәркем, үз бакчасында үстереп, җыеп алган уңышның бер өлешен республика районнары һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә китерә ала. Мәчетләрдә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. кабул ителә. Аннан азык-төлек оешкан рәвештә аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла.

❤10😢1
Казанда дрон һөҗүме куркынычы, Чуашстанда нефть суырту станциясенә һөҗүм
Украина пилотсыз очкычы 27 сентябрьгә каршы төндә Чуашстанның Конар авылы янында нефть суырту станциясенә һөҗүм иткән. Ресупблика башлыгы Олег Николаев сүзләренчә, станциядә "зур булмаган зыян килгән", аның эшчәнлеге туктатылып тора. Кешеләргә зыян килмәгән.
Бүген иртәнге 5тә Казанда да дрон һөҗүме куркынычы кертелде. Бер сәгать чамасы Казан һава аланы ябылып торды.
Соңгы айларда Украина дроннары Русия нефть эшкәртү заводларына даими һөҗүм итә. Нәтиҗәдә заводлар эшчәнлеген өлешчә йә тулысынча туктата. Бу, аерым алганда, ягулык дефицитына һәм аның бәясе артуга китерә.

🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: "Максуди үлгәч, бер йорты кала. Профессор, депутат бит ул..." Төркиядә татар сәясәтчесе, галиме, җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди турында китап чыкты. Аның авторы - татар тарихын, татарларны озак еллар дәвамында өйрәнүче галим, Истанбулның нәфис…
Садри Максудиның җан дуслары һәм дошманнары
Бу атнада Азатлык Радиосында татар сәясәтчесе, галиме, җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди турында яңа китап язган Истанбулның нәфис сәнгать университеты профессоры Исмаил Төркоглы белән әңгәмә чыкты. Аның аерым бер өзеге:
— Җан дусты дигәндә, Гаяз Исхакыйдыр. Миндә аларның үз куллары белән язылган 30 хаты бар. Алар, ни хикмәт, үзара язышканда татар телен кулланмаган, ә төрекчә аралашкан. Ни өчен? Белмим. Тагын бер кызык әйбер, Максуди бервакытта да туган иле, андагы хәлләр, сәяси торыш турында фикер белдермәгән. Минемчә, бу илдә аның күп туганнары калуына, аларга авырлык төшәр дигән куркуга бәйле булгандыр. Большевиклардан золым күрсә дә, язмаган. Мәгърифәтче Закир Кадыйриның, мәсәлән, Советларга каршы яманлап язган хатлары, кульзмалары күп. Максуди да большевиклар хакимиятен яратмаган. 1940нчы елларда Төркиядә коммунизм популяр була, Садри депутат буларак Төркия парламенты — Милләт Мәҗлесендә Төркия коммунизм юлы белән китсә, хата булачак, коммунизм мөселман халыклар өчен зыянлы дип аңлаткан.
Йосыф Акчура белән дә җан дуслар була. Өчесе дә мәшһүр татар, өчесе дә татар тарихында да, Төркия тормышында да мөһим шәхесләр. Башта Йосыф Акчура, аннары Гаяз Исхакый вафат була, ул аларның китүен авыр кичерә, бик елый. Ә исән чакларында алар бер-берсенә кунакка йөрешкән, бер-берсенә терәк булган. Максудиның хатыны Камилә ханым (ә ул Шакир Рәмиевның - кызы, затлы, аксөяк нәселе кешесе) бик тәмле куллы булган, аның ризыклары белән сыйланырга яратканнар. Сүз уңаеннан, аның тәмле ризыкларыннан җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Зәки Вәлиди дә әле Парижда ук сыйланган. Бу истәлекләрдә бар. Садри Максуди университетта булганда Зәки Вәлиди аларның өйләренә килә, Камилә ханым табын кора. Әйтергә кирәк, Вәлиди белән Гаяз Исхакый гына түгел, Йосыф Акчура белән Садри Максуди да дус булмый. Әле Октябрь инкыйлабына кадәр үк Идел-Урал идеясенә, Милләт мәҗлесенә каршы чыкканга гафу итә алмыйлар аны. Зәки Вәлиди зур галимгә әверелә, бер шәһәрдә яшиләр, әмма дуслаша алмыйлар.
Китапта Максуди белән Вәлиди арасында 1932 елда чыккан зур бәхәс турында яздым. Ачыктан-ачык бәхәскә әйләнә. Ул вакытта мәктәп укучылары өчен тарих китабы языла. Анда күптөрле тарихчы, шәхесләр катнаша. Борынгы төрки халыклар турында өлешне язу Садри Максудига бирелә. Шуннан соң фикерләр җыю башлана. Зәки Вәлидигә дә рәсми рәвештә китапны җибәрәләр. Зәки Вәлиди Садри Максуди язган өлешен тәнкыйтьли, тискәре бәя бирә. Конференцидә дә чыгыш ясый, алар бәхәсләшә.
Тулырак 👉монда укыгыз.

🔥5❤1
Кичкә бүген балаларга "Кыргый аккошлар" әкиятен тыңларга тәкъдим итәбез 🦢
Урыс теленнән әкиятне Резеда Вәлиева тәрҗемә иткән. Әйдә!Online проекты аны татар теленә өйрәнүчеләр өчен яраклаштырган.
✅ Әкиятнең текст һәм аудиосы
(VPN ярдәмендә ачылучы сылтама)

Азатлык Радиосы
Кыргый аккошлар (Дикие лебеди) — Һанс Христиан Андерсен
Сегодня мы подготовили для вас известную сказку Ганса Христиана Андерсона – "Дикие лебеди". Сказка про зависть и коварство, любовь и самоотверженность родных людей, о том, как любовь и преданность к друг другу помогают преодолеть самые страшные испытания.
👍4🔥3❤1
🇫🇷🕌Француз тикшерүчеләре Париж һәм шәһәр тирәсендәге мәчетләргә дуңгыз башларын ташлау белән бәйле провокацияләрдә Русиянең Баш күзләү идарәсе (ГРУ) белән бәйле Cербия ватандашларыннан шикләнә.
Бу хакта Le Monde хәбәр итә.
Быел 9 сентябрьгә каршы төндә тугыз мәчеткә дуңгыз башы ташладылар. Аларның кайберләрендә Макронга каршы язулар да булды.
Журналистлар мәгълүматынча, оештыручы үзе Сербиядә яшәгән һәм барысын да Мәскәү белән бәйле арадашчылар аркылы эшләгән. Европа әлеге кешене кулга алуга ордер биргән.
Тикшерүчеләр фикеренчә, бу Франциядә җәмгыятьтә каршылык һәм нәфрәт кузгату максаты белән эшләнгән.
Басма язуынча, шикләнүчеләр дуңгыз башларын Нормандиядә бер фермерда сатып алган һәм серб номерлары булган машинада хәрәкәт иткән.
Әлеге гамәлдән соң алар Франциядән киткән.
Le Monde хәбәрләренә күрә, 2025 елның маенда Парижда Холокост мемориалына, берничә синагога һәм ресторанга һөҗүм булды. Әлеге гамәлләрдә катнашы булуда шикләнелеп Сербия ватандашлары тоткарланды.
Француз махсус хезмәтләре мәгълүматларынча, бу ике гамәл дә Баш күзләү идарәсенең 29155 бүлеге белән бәйле була ала. Шул ук вакытта Русия махсус хезмәтләренең турыдан туры моңа бәйле булуы турында әлегә дәлилләр китерелмәде.
@azatliqradiosi

🤬11❤2💯2🔥1
Краснодар төбәгендә 23 яшьлек мөселман блогеры Мансур Гнеев тоткарланудан соң гаиләсе белән элемтәгә чыкмаган.
Блогерның өендә тентү 23 сентябрьдә узган.
"МОК Мусульманская община краснодара" телеграм каналы егетне кыйнаганнар дип язып чыкты, әмма Гнеевның хатыны моңа ышанмый һәм адвокатка акча җыя.
Тентү көнне хатынга ирен 19 сентябрьдә чыккан ролик өчен экстремизмда гаепләп Краснодарның 1нча санлы тикшерү изоляторына ябачакларын әйткәннәр. Хәзерге вакытта каналда нәкъ әлеге көнне чыккан бер генә видео да юк.
▪️Гнеев тоткарланыр алдыннан бер атна элек, "Урыс җәмгыяте" лидеры Андрей Ткачукның исламга каршы белдерүләрен тәнкыйтьләп берничә видео чыгарган була. Аңа кадәр алар арасында низаг чыга. Июль аенда "җәмгыять" вәкилләре Гнеев белән аның әнисенең Херсонски авылындагы йортын чолгап ала. Оешманың телеграм каналында "Урыс җәмгыяте" вәкилләре әйтүенчә, Гнеев белән "киеренке сөйләшүдән" соң блогерның христиан диненә кагылышлы "мантыйксыз" сүзләре өчен гафу үтенү видеосы чыккан.

🤬7❤2😢1
🗞 Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
🔥2❤1
АКШ вице-президенты Джэй Ди Вэнс хәбәр итүенчә, соңгы атналарда Русия Украинада солых урнаштыру өчен тәкъдим ителгән очрашулардан баш тарткан. Мәскәүгә ике яклы һәм Вашингтон катнашында өч яклы очрашулар тәкъдим ителгән булган.
Вице-президент сүзләренчә, Русия уянырга, чынбарлыкны кабул итәргә һәм низагны тәмамлау өчен адымнар ясарга тиеш.
@azatliqradiosi
"Соңгы берничә атнада русияләр украиннар белән ике яклы һәм президент (Трамп) белән өч яклы, шулай ук АКШ һәм Украинаның башка вәкилләре белән очрашуда катнашудан баш тартты", дип белдерде Fox News-ка әңгәмәдә Джэй Ди Вэнс
Вице-президент сүзләренчә, Русия уянырга, чынбарлыкны кабул итәргә һәм низагны тәмамлау өчен адымнар ясарга тиеш.
@azatliqradiosi
❤2🔥1🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Молдовада узган парламент сайлауларында президент Майа Сандуның хакимияттәге Европа тарафлы фиркасе җиңде.
🔸АКШның Мичиган штатында 40 яшьлек ир кешенең мормоннар чиркәвенә һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә дүрт кеше һәлак булган. Һөҗүм итүче полиция белән атыш вакытында үтерелгән.
🔸Украина армиясенең Белгород электр станциясенә һөҗүме нәтиҗәсендә кичә кич шәһәр утсыз калган. Губернатор Вячеслав Гладков сүзләренчә, иртән инде өлешчә ут биргәннәр, әмма кайнар су әле дә юк.
🔸БМО ун ел узганнан соң Иранга каршы кабат санкцияләр кертте.
🔸Бүген Татарстандагы нәшир, журналист Искәндәр Сираҗига ачылган җинаять эшенә бәйле мәхкәмә утырышы узачак. "Сираҗи бәян итә" дип исемләнгән Telegram-каналында аның хатыны Эльмира Сираҗи акча булмау сәбәпле, иренең адвокаттан баш тартырга җыенуы турында язды.

🔥3❤2
16, 22 һәм 28 сентябрьдә Башкортстанда кыска вакытлы ялдан соң сугышчылар кабат Русиянең Украинага каршы баскын сугышына киткән.
Башинформ хәбәр итүенчә, 16 сентябрьдә мобилизацияләнгән җиде кешене озатканнар.
Кичә хәрбиләрне "Уфа-Арена" мәйданы каршыннан хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары озатып җибәргән.
Башкортстан үз кешеләрен фронтка юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 7233 кеше һәлак булган. Бу сан Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлектән күренә.
Рәсмиләр һәр төбәктән сугышка күпме мобилизацияләнгән кешене җибәрүен дә, күпме кешенең анда һәлак булуын да хәбәр итми. Гомумән, югалту саннарын хакимият бик тырышып яшерә.
Шулай да бу эшне журналистлар һәм бәйсез тикшерүчеләр актив башкарырга тырыша.
"Медиазона" исемлегенә күрә, 21 сентябрьгә Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булган мобилизацияләнүчеләр саны – кимендә 871 кеше.
📷Башинформ

❤3👎2🔥2🤬1
Келлог: АКШ Украинага Русия эченә һөҗүмнәрне тыймый
АКШ Украинаның Русия эченә һөҗүмнәр ясавына каршы түгел. Бу хакта Fox News-ка әңгәмә вакытында АКШ президенты махсус вәкиле Кит Келлог әйтте.
Fox News журналисты Джеки Хайнрих Келлогтан: "Украина Русия эченә кадәр һөҗүмнәр ясый ала һәм моны президент рөхсәт иткән дип аңларга кирәкме?" дип сорады.
"Әгәр Трамп, вице-президент Джей Ди Венс һәм дәүләт сәркатибе Марко Рубио сүзләренә карасак, җавап - әйе", диде.
Ул шулай ук Украина президенты Владимир Зеленскийның Трамп белән очрашкан вакытта ерак арага ата торган Tomahawk ракетларын соравын искә төшерде, әмма бу хакта карар әле кабул ителмәгән.

❤5👍1🔥1
24-26 сентябрьдә Швеция башкаласы Стокһольмдә "Пост-Русиянең азат халыклары" форумы узган.
Татарлардан биредә яңа оешып килүче Татарстан мөстәкыйльлек комитеты җитәкчесе Аида Габдрахманова вәкиллек иткән.
Габдрахманова сүзләренчә, мондый форумнар татарларны, аларның проблемнарын таныту өчен мөһим, чөнки татарлар турында Швециядә белүчеләр аз.
"Шуңа барысын да аңлаттым. Татарстан Русиядән азат ителеп, аерым дәүләт буларак оешырга тиеш, дидем. Демократик ил төзергә теләгәнне күрсәтерергә тырыштым. Мине ишеттеләр. Татарстан турында сөйләшү бу юлы күп булды. Республика турында күп яңалык ишетүләрен әйттеләр. Швеция парламентарийларының игътибары зур булды", диде Габдрахманова.

Швециядә "Пост-Русиянең азат халыклары" форумы узган: "Татарстан турында күпләр белми"
Узган атнада, 24-26 сентябрьдә Швеция башкаласы Стокһольмдә "Пост-Русиянең азат халыклары" форумы узган. 17нче тапкыр оештырылучы чара "Балтыйк, Арктика, Төньяк илләр, Интермариум һәм Пост-Русия: Мәскәү империясенә каршы саклану һәм хезмәттәшлек" дигән темага…
👍5❤4🤮2🔥1
2026–2028 елларга федераль бюджет өлгесе турында канун Русия думасына керде
2026 ел бюджеты өлгесенә ярашлы, дефицит якынча 3,8 трлн сум тәшкил итәчәк: керемнәр 40,3 трлн сум күләмендә, чыгымнар 44,1 трлн сум күләмендә планлаштырыла.
Әлегә чыгымнарның төгәл бүленеше күренми.
Шулай да Reuters һәм Faridaily 2026 елда «Дәүләт саклануы» бүлеге чыгымнары сугыш башланганнан бирле тәүге тапкыр кими дип язды. Ул 12,6 трлн сум булачак диелде. Әмма «Дәүләт иминлеге» бүлеге чыгымнары артачак һәм 4 трлн сум тирәсе булачак.
Моннан тыш, проектта өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) базис ставкасын 20%тан 22%ка күтәрү дә каралган. Әгәр канун кабул ителсә, бу үзгәреш Салым кодексына кертелгән төзәтмәләр белән бергә 2026 елның 1 гыйнварыннан үз гамәлгә керәчәк.

🥴3🔥1🤯1
Агуланган тормыш
1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – Кыштым казасы була. Меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә, тагы да күбрәге – башка урыннарга күчерелә. Әмма берничә авыл, нигездә татар авыллары, торып кала һәм менә инде 70 елга якын яшәү өчен көрәшә. Җирле халык бу фаҗигане атом ярдәмендә кешеләрне юкка чыгару сынавы дип атый, башкалары кешеләрнең монда яшәп калган халыкның газабын түрәләр башбаштаклыгы белән аңлата.
Фаҗига урыныннан 30-40 км ераклыкта Татар Караболагы авылы урнашкан.
Ләкин авыл кешеләре агуланган урында яшәгәннәрен, Кыштым казасы нурлашына эләккәннәре турында 1990 еллар башында гына белә. Ә рәсми документларга караганда, Татар Караболагы һәм тагын берничә дистә авыл 1959 елда ук эвакуацияләнгән.
Әлеге фаҗиганың 60 еллыгына язылган Татар Караболагы авылыннан репортажны монда укыгыз: https://smarturl.click/A7mv

www.azatliq.org
Агуланган тормыш. Кыштым фаҗигасенә 60 ел
1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – Кыштым казасы була. Меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә, тагы да күбрәге – башка урыннарга күчерелә. Әмма берничә авыл, нигездә татар авыллары, торып кала һәм менә инде…
🤬9😢5🔥1