Чит илдә Татар шурасы барлыкка килде. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльләнәчәк. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшәчәк дип белдерә.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
🔥8🤔1
Русиядә телеграм эшләми башлады дигән хәбәрләр килә.
Сездә нихәл?
Шулай ук Apple-ның FaceTime мессенджерыннан да шалтыратулар авырлашкан.
Бүген иртәнге якта кайбер төбәкләрдә WhatsApp һәм Telegram эшен “өлешчә чикләү” турында Роскомнадзор белдергән иде. Имеш, бу мессенджерлар “алдау, акча талау, диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүдә төп платформаларга әйләнгән”
“Интернетны яклау җәмгыяте” фонды мөдире Михаил Климарев фаразлавынча, ихтимал Роскомнадзор Telegram һәм WhatsApp шалтыратуларын тыюның яңа ысулын сынап карый.
Comnews Research ширкәте партнёры Леонид Коник фикеренчә, бу хәл техник “куркынычларга каршы тору системнары” (ТСПУ) эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин.

🔥1
Бүгенге көн саны: Азатлык хисабына күрә, Татарстан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык сугышчы үлгән
Бу хактагы мәкаләне 👉монда укыгыз.
Бу хактагы мәкаләне 👉монда укыгыз.
❤2🎉2😭2💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 октябрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹АКШ «Лукойл», «Роснефть» һәм аларның 34 кече ширкәтенә каршы санкцияләр кертте. АКШ Финанс министрлыгының чит ил активларын контрольдә тоту идарәсе белдерүендә әйтелгәнчә, бу чаралар Путинның «мәгънәсез сугышны туктатудан баш тартуы» белән бәйле.
🔹Доналд Трамп Путин белән очрашу булмаячагын рәсми рәвештә раслады. «Миңа бу дөрес түгел кебек тоелды. Без кирәкле нәтиҗәгә ирешә алмабыз дип уйладым, шуңа күрә очрашу булмаячак», — диде АКШ президенты журналистларга. Әмма киләчәктә мондый очрашу барыбер узачак, дип өстәде.
🔹Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәрендәге заводтагы шартлауда һәлак булганнар саны тугыз кешегә җитте, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Алексей Текслер. Тағын ким дигәндә биш кеше яраланган — төгәл мәгълүмат җимерекләрне аралаганнан соң билгеле булачак.
🔹Төньяк Корея һипертавышлы корал сынаган. Корея Үзәк телеграф агентлыгы хәбәр итүенчә, һипертавышлы ике ракет Пхеньяннан очырылган һәм Төньяк Хамгён төбәгендәге Квэсан тавы итәгендәге һәдәфкә бәрелгән.
🔹Камал театрының иске бинасында кичә Тинчурин театры беренче спектаклен күрсәтте. Театрның сентябрьдә билгеләнгән баш режиссёры Айдар Заббаров тамашачыларга «Хыял артыннан» мюзиклын тәкъдим итте.