Telegram Web Link
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 20 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия Днепропетровски өлкәсендәге ДТЭК күмер базына һөҗүм иткән. Һөҗүм вакытында җир астында 192 эшче булган. Алар коткарылган дип хәбәр итә Украина басмалары.

🔸Һонгонгта йөк очкычы казасында ике кеше һәлак булган. Очкыч җиргә төшеп утыру вакытында туктый алмаган һәм юлдан чыгып диңгезгә төшкән. Юлда ул һава аланы хезмәте машинасын бәрдергән. Машинадагы кешеләр һәлак булган. Очкычтагы экипаж зыян күрмәгән.

🔸Мәскәүдә рекрутка чакырылыш вакытында тоткарлау очраклары арткан. "Идите лесом" проекты хәбәр итүенчә, дүрт кешене полиция вәкилләре метро станциясендә, тагын берсен станция юлында тоткарлаган. Әлеге яшьләр рекрутка барудан азат ителгән яки вакытлары кичектерлгән булса да, полиция вәкилләре аларны тотып армиягә җибәрү пунктына тапшырган. https://www.tg-me.com/iditelesom_help/6389

🔸Йәмәндә хөситләр БМОның бер оешмасына һөҗүм иткән һәм берничә дистә хезмәткәрне тотык итеп алган. Аларның бишесе Йәмән ватандашлары, тагын 15е чит ил ватандашлары дип хәбәр итә CNN. Моннан тыш кораллы төркем элемтә өчен бөтен телефоннарны, компьютерларны да алган.

🔸Уфаның Киров районы балалар мәйданчыгында батут тоткычлары өзелү сәбәпле, балалар егылып төшкән, бер 14 яшьлек егет хастаханәгә озатылган. Аның баш мие селкенгән, сөякләре сынган. Егеткә операция ясалган. Mkset телеграм каналы язуынча, әлеге хәлдән соң батутны тиз арада алып куйганнар.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
Күптән түгел чит илдә оешкан Татар шурасы Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпне саклап калу турында Мәскәү мэры Сергей Собянинга хат юллаган.

Бу хакта оешманың социаль челтәрләрендә хәбәр ителә. Алар аны ачык хат буларак та бастырган. Мөрәҗәгатьтә Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен ябу яки башка мәктәп белән кушу ихтималы борчылу тудыра диелә. Хатта әйтелгәнчә, Мәскәүдә татарлык белән бәйле белем оешмасының юкка чыгуы Русия Конституциясенә каршы килә.

"Әлеге мәктәп күп еллар дәвамында заманча белем бирү стандартларын һәм этномәдәни компонентны уңышлы берләштергән уникаль белем үзәге булып торды. Ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән эшчәнлеге белән аерыла.

Татарлар – Русиядә сан буенча икенче урында торган милләт. Мәскәүдә дә татарлар төп халыкларының берсе. Татар халкы башкала тарихына, мәдәниятенә һәм икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Татар халкының милли каһарманы исемен йөрткән һәм милли үзенчәлекне саклауга юнәлтелгән белем учагын бетерү – Русия Конституциясендә күрсәтелгән күпмилләтлелек, мәдәни тигезлек һәм үзара ихтирам принципларына каршы килә", дип языла ачык хатта.

Татар шурасы Мәскәү мэриясеннән 1186 нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне мөстәкыйль белем бирү учреждениесе итеп саклап калырга, этнокультура юнәлешен сакларга таләбен куйган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥53👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Күптән түгел чит илдә оешкан Татар шурасы Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпне саклап калу турында Мәскәү мэры Сергей Собянинга хат юллаган. Бу хакта оешманың социаль челтәрләрендә хәбәр ителә. Алар аны ачык хат буларак та бастырган. Мөрәҗәгатьтә…
Көн язмасы: Мөһаҗирлектә яңа татар оешмасы барлыкка килде. Татар шурасы артында кем тора?

Чит илдә Татар шурасы барлыкка килде. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльләнәчәк. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшәчәк дип белдерә.

Татар шурасын оештыручысы - сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсин. Азатлык Радиосына ул үзен Татар шурасының рәисе дә, әйдәманы да түгел ди. "Татар шурасында рәис юк, барысы да бертигез хокукта, һәр кеше үз эш юнәлешен билгеләде, шул юл белән эшләячәк. Татар шурасында инде дистәдән артык кеше бар. Без зур хәрәкәткә әверелү максатын куйдык", диде ул.

Татар шурасының социаль челтәрләрдә актив эш башлады. Алар һәр платформада да - Телеграм, YouTube, TikTok, Instagramда бар диярлек. Һәр җирдә стримнар, кыска видеолар, аңлатма текстлар чыга. Шушы көннәрдә, мисал өчен, Татар Шурасы Европа шурасы парламент ассамблеясына (ПАСЕ) милли азчылыкка урыннар бирү турында аңлатма хат, Мәскәүдәге татар мәктәбен саклап калу турында мөрәҗәгать чыгарды.

Азатлык Руслан Айсиннан Татар шурасы ничек оешканы, якын һәм ерак киләчәктә нинди максатлар куелуы, мөһаҗирлектәге башка татар оешмалары белән каршылыкка керү турында, активистларга басым булу ихтималы турында сорашты.

"Инициатив төркем җыелды, барысы да татарлар. Алар төрле дәүләтләрдә яши: Европа илләре, Австралия, Канада, Төркия, Сүрия. Аралаштык, мактасларны барладык. Оешма кирәк, аны теркибез дип килештек. Ул Европада теркәләчәк, шулай уңайлырак дип килештек.

Татарларның хокуларын яклау мөһим. Бүгенге көндә халыкара мәйданда татарларны яклап сүз әйтерлек тә, аларның мәнфәгатьләрен якларлык та, реаль ярдәм күрсәтерлек бер генә оешма да калмады. Оешмалар шактый, әмма күпчелек сәясәттән уттан кебек курка. Мин аларны тәнкыйтьләмим, әмма карагыз, дөнья үзгәрде, элеккеге кебек Сабантуйларга җыелып берни булмагандай куанып йөрү дә килешми. Кемдер әйтергә, сөйләргә, аңлатырга тиеш", ди Айсин.


Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍104🔥21
❗️Ереванда тумышы белән Чечнядан булган һәм өйдәге көч кулланылу аркасында Русиядән китәргә мәҗбүр булган Айшат Баймурадова үле килеш табылган.

Бу хакта Әрмәнстан полициясе хәбәр итә.

Элегрәк Баймурадованың югалуы турында хәбәр ителгән иде. Хокук яклаучылар аны урлап Чечняга кайтарган булулары ихтимал дип әйтте.

"19 октябрьдә Эчке эшләр министрлыгының полиция идарәсенә Еревандагы Демирчян урамында арендага алынган фатирларның берсендә бер хатын-кыз мәете табылуы турында хәбәр килде. Полиция хезмәткәрләре төркеме әлеге урынга китте. Фатирда 17 октябрьдә эзсез югалган 23 яшьлек Айшат Баймурадованың үле гәүдәсе табылды", диелә полция хәбәрендә. Хәзер тикшерү эше башланган, үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Баймурадовага Чечнядан качарга Төньяк Кавказ хатын-кызларына ярдәм итүче хокук яклау оешмасы булышкан. Ереванда аның югалуы турында 17 октябрьдә активист Даниил Чебыкин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кыз 15 октябрьдә кич йөрергә чыгып киткәннән соң өйгә кайтмаган һәм телефонга җавап бирмәгән. Чебыкин аны көчләп туган ягына кайтарган булулары ихтимал дип фаразлады, чөнки мондый хәлләр элек Европада, Грузиядә һәм Русия төбәкләрендә булды. Хәзер менә Ереванда да шундый хәл", дип язды активист.

@azatliqradiosi
😱42
Татарстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев каберенә һәйкәл ачу мәрәсиме узды

Разил Вәлиев 2023 елның 20 октябрендә вафат булган иде. Хәтер чарасы дин әһелләре догасы белән башланды. Чарада якыннары, Татарстан Дәүләт шурасы оветы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары һәм башка танылган шәхесләр катнашкан.

Шагыйрь янында күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстан һәм Русиянең элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин кабере дә бар. Аңа да чәчәкләр салдылар. Бер ел элек җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова Казанның Курган зиратында Сафиуллин каберенә таш кую мәсьәләсен күтәргән иде. Медиада таралган фотоларга караганда, кабер ташы куелган.

Фото: Беренче дүртесе Татарстан парламенты матбугат хезмәте. Соңгысы - "Бизнес Онлайн".
11
Әбҗәлил районы башлыгы ВИЧ инфекциясе арту турында белдерде

Башкортстанның Әбҗәлил районы башлыгы Айрат Әминев социаль "ВИЧ инфекциясе белән хәл бик җитди дәрәҗәгә җитеп килә", дип белдерде.

"Без республикада иң күп йогыш очраклары теркәлгән төбәкләрнең берсенә әверелдек. Саннар һәркемне уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш", — дип язган ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә районда ВИЧ йоктырган 295 кеше табиб күзәтүендә тора. 2025 ел башыннан бирле 19 яңа очрак ачыкланган, ә еллар буена авыру нәтиҗәсендә 200гә якын кеше вафат булган.

Иң күп йогыш очраклары Аскарда (район үзәге — 63 кеше), Ялембәт (15), Ташбулат (13) һәм Михайловка авылларында (12) теркәлгән.

Әминев ВИЧ инфекциясе Русия саклану министрлыгы белән килешү төзүчеләр арасында күп ачыклана диде. "Соңгы вакытта контракт нигезендә хәрби хезмәткә китәргә карар иткән ирләр арасында ВИЧ ачыклану проценты 15 процент тәшкил итте — бу коточкыч сан", дип китерә аның сүзләрен "Коммерсантъ-Уфа" басмасы . Әмма бу өзек Әминевның "ВКонтакте" һәм Telegram сәхифәләрендә хәзерге вакытта юк.

Әбҗәлил районы башлыгы "бу проблемга барыбызның да кичекмәстән бергәләп җавап бирүе кирәк", дип белдерде. Аның әйтүенчә, 1 декабрьдән районда ВИЧ кисәтүгә багышланган айлык чара башланачак. Табиблар төркеме һәр авылга чыгып, халыкка бушлай һәм аноним тикшеренү мөмкинлеге тудырылачак.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😨41
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Япониядә ил тарихында беренче тапкыр хатын-кыз премьер-министр итеп сайланды. Парламент тавыш бирү нәтиҗәсендә илнең идарә итүче Либераль-демократик фиркасе рәисе Санаэ Такаитини премьер-министр итеп раслады. Ул Япония тарихында бу вазифага билгеләнгән беренче хатын-кыз булды.

🔹CNN үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның бу атна ниятләгән очрашуы кичектерелгән. Очрашу ни сәбәпле булмый калуы әлегә билгесез, әмма CNN чыганакларының берсе әйтүенчә, дүшәмбе көнне телефоннан сөйләшкән Рубио һәм Лавров Украинадагы сугышны туктату мәсьәләсендә бер фикергә килә алмаганнар.

🔹Франциянең элекке президенты Николя Саркози сишәмбе көнне Парижның 14нче округындагы «Санте» төрмәсенә җибәреләчәк — ул «Либия эше» нигезендә биш елга ирегеннән мәхрүм ителде. Сентябрь ахырында Париж мәхкәмәсе 70 яшьлек Саркозины мәрхүм либия лидеры Муаммар Каддафидан сайлау кампаниясен финанслау өчен миллионлаган евро алуында гаепле дип тапты.

🔹Bloomberg язуынча, АКШ Сенаты Русиягә каршы санкцияләр турындагы канун өлгесен карауны кимендә Дональд Трампның Путин белән очрашуы узганчыга кадәр кичектергән.
👍2🔥2
Башкортстаннан активист һәм журналист Ольга Комлева тикшерү изоляторында тавышын югалткан

«Экстремистик берләшмәдә катнашу» маддәсе нигезендә гаепләнүче журналист һәм җәмәгать активисты Ольга Комлева хәбәр иткәнчә, 8 сентябрьдән ул сөйләшү мөмкинлеген югалткан.

«8 сентябрьдән минем тавышым юк. Ирем белән очрашуда кәгазьгә язып аралашырга туры килде. Тикшерү изоляторы хезмәткәрләре дә, фельдшерлар да нишләргә белми. 28 октябрьдә буласы мәхкәмә ничек үтәчәк — беркем белми», — дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

«Моңа кадәр тавышым күп дигәндә җиде сәгатькә югала иде. Ә монда 8 сентябрьдән бирле кире кайтмый... Әлбәттә, чаралар күрә башладым, һәм мөмкин кадәр күңелемне төшермәскә тырышам», — дип өстәгән Комлева.

Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Быел җәй аны «экстремистик берләшмәдә катнашу» (ФБК белән бәйле) һәм «сугыш турында ялган мәгълүмат тарату» маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әлеге вакытта Дүртөйле районы, Иванай авылындагы СИЗОда тотыла.
3
Тольятти мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә тагын биш кешене хөкем итте


21 октябрьдә Тольятти шәһәрендә мәхкәмә "Баймак эше" фигурантлары Өметбай Дәүләтбирдин, Юнир Исламголов, Идел Кәримов, Кәбир Сөярголов һәм Газизҗан Хәйбуллинга өч ел ярымнан өч ел да сигез айга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итте.

Бишесен дә "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмаган көч куллану" нигезендә гаепле дип табылган.

Мәхкәмә Сөярголов белән Хәйбуллинны — һәркайсын өч ярым елга, Исламголов һәм Дәүләтбирдинны — һәркайсын өч ел да җиде айга, ә Кәримовны — өч ел да сигез айга иректән мәхрүм итәргә карар кылган.

"Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, 14 октябрьдә узган бәхәсле утырышта дәүләт гаепләүчесе Кәримов белән Исламголов өчен җиде ел, ә Дәүләтбирдин, Сөярголов һәм Хәйбуллин өчен җиде ярым ел колония җәзасы сораган булган.

Шулай итеп, 21 октябрьгә Баймактагы протестларда катнашкан 63 кешегә беренче инстанция мәхкәмәләре хөкем карарлары чыгарды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬42🤡1
Русия думасы хәрби хезмәт белән бәйле берничә канун өлгесе кабул итте:

✔️Хәрби хезмәткә ел әйләнәсе чакыру турында канун өлгесе икенче укылышта кабул ителде. 2026 елдан башлап хәрби чакыру даими рәвештә 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр барачак. Моңа кадәр ул ике чорда гына үткәрелә иде: язгы чакыру — 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, көзгесе — 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр.

✔️Хәрби хезмәткә чакырылучыларга электрон повестка килгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча хәрби комиссариатка килү мәҗбүрияте турында төзәтмә дә кабул ителде.

✔️Бүген Русия думасы шулай ук “махсус хәрби операциядә” катнашкан һәм 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр контракт төзегән кешеләргә ветеран статусы бирү турындагы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Бу канун гамәлгә кергәч, сугышка Русия төрмәләреннән җибәрелгән сугышчылар дә ветеран статусын алачак.
1🔥1🤬1
Заманында Башкортстанда төрле вазифалар алып торган, республика башлыгы Радий Хәбировның якын дусты саналган, соңрак республикадан читкә киткән Ростислав Морзаголовны "ят агент" буларак Юстиция министрлыгына хисап бирмәгәне өчен 40 мең сум штрафка тартканнар.

Бу хакта "Однажды в Башкирии" Telegram каналы яза.

Карар әле үз көченә кермәгән, аны мәхкәмәгә шикаять итеп була.

▪️Быел июльдә Уфадагы мәхкәмәгә чит илдә яшәүче Морзаголовны читтән торып 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Аңа кадәр Морзаголовка дәүләтара эзләү игълан ителде

▪️2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте.

▪️2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.

@azatliqradiosi
🤮2
❗️Тимер юлда терактта гаепләп, Татарстаннан өч үсмерне сак астына алганнар

Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәкара транспорттагы тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү версиясенә күрә, 2025 елның августында Лениногорски көллиятендә укучы ике 16 яшьлек һәм унынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек үсмергә акча түләү вәгъдәсе белән чит илнең махсус хезмәтләре реле шкафына ут төртергә кушкан. Моның өчен аларга 24 мең сум акча вәгъдә ителгән, әмма соңыннан бу акча түләнмәгән.

Янгын чыкканнан соң үсмерләрне полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган диелә.

▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән.

▪️Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар.

@azatliqradiosi
1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

➡️Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта ким дигәндә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Киев хәрби хакимияте хәбәр итә. Һөҗүмнәр шәһәрнең төрле җирләренә ясалган. Шулай ук Запорожье өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше яраланган, барлыгы ике мең кеше утсыз калган.

➡️Мордовиядә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер ширкәткә зыян килгән дип хәбәр итте губернатор Артем Здунов. Astra басмасы язуынча, сүз Сарански механик заводы турында бара. Анда шартлаткыч матдәләр дә җитештерелә.

➡️Дроннар шулай ук Махачкалага һөҗүм иткән. Дагыстан башлыгы Сергей Меликов сүзләренчә, һөҗүм бер ширкәткә ясалган. «ВЧК-ОГПУ» телеграм каналы язуынча, сүз «Дагнотех» нефть эшкәртү заводы турында була ала. Supernova+ украин каналы заводка һөҗүм кадрларын чыгарды. Шулай ук ачылышка әзерләнгән сәүдә үзәге дә зыян күргән.

➡️ХӘМӘС төркеме Израилгә тагын ике тотыкның мәетен тапшырган. Бу хакта Times of Israel хәбәр итә. Хәзерге вакытта Газзә сызыгында тотыкларның 13 мәете кала.

➡️Бүген К. Тинчурин исемендәге театр труппасы Г. Камал театрының элекке бинасында беренче спектаклен күрсәтәчәк. Режиссер Айдар Җаббаров "Хыял артыннан" мюзиклын тәкъдим итәчәк.

@azatliqradiosi
👍32
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тома сукыр сәяси тоткын Александр Сизиковның әнисе улын Сочи һава аланында каршы алды. Хәзер Сизиков әнисе белән бергә машинада туган ягы Кырымга юл тота. Шунысы бар: аның теләктәшләре Сизиковны узган атнада каршы ала алмады. Башта аны иреккә чыгаруга багышланган…
Красноярски төбәк мәхкәмәсе, быел май аенда авыру сәбәпле азат ителгән Кырымнан тома сукыр мөселман Александр Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарган.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә юрист Назим Шейхмамбетов хәбәр иткән.

Сизиковны кабат төрмәгә кайтаруны прокуратура таләп иткән. Иреккә чыгару карарын үзгәртү өчен прокуратураның нинди дәлилләр китерүе әлегә билгесез.

Сизиков Русиядә террорчы оешма булып танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 17 елга колониягә утыртылган иде.

▪️2020 елның 7 июленнән тома сукыр ир-ат, беренче төркем инвалид өй сагында булган. 2024 елның 14 сентябрендә ул кулга алынды. Җәзаларны башкару федераль хезмәте (ФСИН) тома сукырлык колониядә булуга комачаулый торган сәбәпләр исемлегендә икәненә сигез ай узгач кына игътибар иткән.

▪️Март аенда Сизиковны Красноярскига тикшеренүгә алып барганнар. Табиблар аның тома сукыр булуын раслаган, өченче дәрәҗәдәге һипертониясе дә бар дигән һәм аны иреккә чыгарырга өндәгән. Сизиковның әнисе Красноярскидагы хастаханәдә аңа мөнәсәбәт "кешечә, кешелекле" булган дип сөйләгән иде.

@azatliqradioosi
💊2
❗️Федерация шурасы сенаторы русияләргә пенсия өчен акча җыюны 14 яшьтән үк башларга киңәш итә

Федерация шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Наталья Косихина үсмерләргә инде мәктәптә укыган чорда ук рәсми рәвештә эшкә урнашырга кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, бу инде яшьтән үк пенсия балларын җыю өчен кирәк. Юкса кешеләрне "фәкыйрь картлык" көтә икән. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Косихина әйтүенчә, рәсми эшкә урнашканда хезмәт стажы инде 14 яшьтән үк исәпләнә башлый. Ул ата-аналарны моңа җитди карарга чакырды.

▪️Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур.
Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.

▪️Татарстан да хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар диелде.

▪️2023 елның көзендә Татарстан парламенты зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртте депутатлар.

▪️Ә узган ел мартта Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләргә рөхсәт итү тәкъдимен карауны кичектерде.


@azatliqradiosi
🖕1💊1
Азатлык хисабы: Татарстан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык сугышчы үлгән

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.

22 октябрьгә без Татарстаннан кимендә 6456 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 7612 үлгән хәрби исеме бар.

Шул ук вакытта, бер ел элек (10 октябрь) безнең хисапта ике республикада без тапкан үлемнәр саны 6 меңнән арткан иде. Димәк, соңгы бер елда табылган үлемнәр саны яртысыннан күбрәк, 8 меңгә артты.

Бу соңгы елда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬1🎉1
2025/10/24 11:05:05
Back to Top
HTML Embed Code: