Карьера буенча ничек үсәсе?

Башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарган хөкемдар Элина Таһирова югарырак урынга күчерелә ала. Һәрхәлдә яңа эш урынына ул гариза язган, аңа уңай җавап килгән. Бу хакта "Аспекты" яза.

Ничек башкарылган бу эш? Башкорт активистына хөкем чыгарган һәм "Башкорт" оешмасын экстремистик дип таныган хөкемдар моннан соң кайда эшлиячәк?

👉 Моннан укыйсы. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Төркия Израил белән сәүдә итү эшен туктатты

Сәбәбе - Газзә сызыгындагы вазгыять. Төркиянең сәүдә министрлыгы аңлатуынча, чикләүләр тынычлык урнашканчы һәм Газзәгә һуманитар ярдәм кертергә рәхсәт ителгәнче дәвам итәчәк.

Израил җавап итеп Әнкараны сәүдә килешүләрен бозуда гаепләде. Израилнең тышкы эшләр министры Исраэль Кац Төркиянең диңгез портларында Израилдән килгән һәм Израилгә китәргә тиешле көймәләргә хәрәкәт итәргә бирелми диде.

Bloomberg мәгълүматларына күрә, Төркия белән Израил арасындагы иң керемле сәүдә ул тимер һәм корыч сатуга бәйле.
🔺Telegram-да фикер калдырган иргә 30 мең сум штраф салынган. Бу хәл Казанда булып ята

Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Павел Садивскийны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. 8 апрельдә чыккан бу хөкем карарын мәхкәмәнең эш кәгазьләреннән "Idel.Реалии" тапкан.

Административ эш материалларыннан күренгәнчә, Павел Садивский "Быть Или" дигән Telegram-канал чатында берничә фикер калдырган, ул анда Украина белән Фәләстиндәге хәрби хәрәкәтләр турында фикер йөртә.

"Фәләстиннәр белән украиннарны чагыштырасың. Украиннар тынычта яши иде, тик безнең бөек алга алып баручыбыз Путин килеп бу үзенең җирләре булуын әйтте. Ягъни 100 ел элек булган вакыйга өчен бугазларны хәзер кисәргә, хәзер көчләргә кирәк мени?", дигән ул.

Мәхкәмә фикеренчә, Павел Садивский Русия кораллы көчләре абруен какшаткан һәм "дискредитацияләгән". Мәхкәмәдә ул үз гаебен таныган һәм шәхси карашларымны белдердем дигән.

Бу ир тагын ниләр язган? 👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
🥶 Алга таба көннәр салкынайтачак…

Казанда салкыннар аркасында мәктәпләргә, бакчаларга һәм хастаханәләргә яңадан җылылык бирәчәкләр. Ә башта 20 апрельдә, көннәр кызу тора башлагач җылыны өзгәннәр иде.

Казанда җылылыкны былтыр 5 октябрьдә бирә башлаганнар иде, 20 апрельдә төгәлләнде. Җылыту чоры 198 көн дәвам итте, алдагы ел белән чагыштырганда 12 көнгә иртәрәк бетте. Казан мэры Илсур Метшин урамда 15 градус җылы булганда шәһәрне җылытып тору "артык кыйммәткә төшә", ә май аендагы суыкларга "ничек тә түзәрбез әле" дигән иде.

"Татарстан гидрометеорология үзәге һава торышы начараячагын кисәтә. Якын көннәрдә температура нульгә кадәр төшәчәк. Киләсе атна башында да салкын булачак", дип яздык монда. Ачылмаган очракта монда басыгыз.
📍Русия матбугат иреге ягыннан 180 ил арасында 162нче урында тора

Бер ел эчендә матбугат иреге рейтингында Русия ике урынга югарырак күтәрелгән һәм хәзер 180 ил арасында 162нче урынга чыккан. Бу "Чикләрне танымаучы репортёрлар"ның яңа хисабында әйтелә.

"Русия дәүләте бәйсез журналистикага Тәре яуларын дәвам итә", дип яза "Чикләүләрне танымаучы репортёрлар". Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң мең ярымнан артык журналист Русиядән китәргә мәҗбүр булган. Медиа белән аларда эшләүчеләр хакимиятләрдән "ят агент" һәм "теләнмәгән оешма" тамгалары ала. Журналистиканы ирегеннән мәхрүм итү дәвам итә, диелә хисапта.

Башкаларда хәлләр ничегрәк?

Беларуста журналистларны экстремизмга каршы көрәш дип эзәрлеклиләр, бу ил рейтингта 167нче урында тора.

"Ят агентлар" турындагы канун кабул иткән Кыргызстан 120нче урында. Грузиядә дә шундый ук канун кабул ителә, ул бер ел эчендә 26 урынга төшеп 103нче урынга чыккан.

Украинада вазгыять яхшырган: ил 18 урынга күтәрелеп, 61нче урынга чыккан. "Чикләрне танымаучы репортёрлар" моны "сюрприз" дип атый. Алар искәртүенчә, сугыш бара торган Украинада журналистларны азрак үтерә башлаганнар, ә сәясәт журналистикага тыкшынуын киметкән. Әрмәнстан да алты урынга югарырак күтәрелгән.

👉 Хәбәр ачылмаса, бу 👉 сылтамадан файдаланыгыз.
Казан йортлары ишекләренә дроннар һөҗүме турында кисәтүче плакатлар эләләр

А4 форматлы плакатларда пилотсыз очкычлар һөҗүм итә калса нишләргә кирәклеге өйрәтелгән. Шулай ук аларны һавада ничек күреп алырга икәне язылган.

Күптән түгел Казанда 626 күпкатлы йортның идән асларына яшеренү урыны дип язылган элмә такталар кагачаклары хәбәр ителгән иде.

▪️2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
«Газпром» 25 ел эчендә беренче тапкыр зыянга эшләгән

2023 елда чиста зыян күләме 629 млрд сум булган. 2022 елда ширкәт 1,2 трлн сум табыш алган иде.

Хисаптан күренгәнчә, югалтулар «Газпром»ның газ өлешендә булган: 1,2 трлн сум. Нефть өлкәсе 765 млрд сум (2022 елдагыга +11%), электр энергетикасы – 50,8 млрд сум (минус 35%) керем китергән.

Газ сатудан алынган табыш күләме 2 тапкырга кимегән. Бөтен кимү чит илләргә сатуга карый: чит илгә сату кереме 2,6 тапкырга кимегән. Эчке базарга сату 14% арткан.

«Газпром»ның зыянга эшләвен «Ведомости» сораштырган экспертлар газны чит илгә сатуны киметү һәм ягулыкка экспорт бәясенең төшүе белән аңлата.
«Ингуш бәйсезлеге комитеты» (Ğalğay Kortamuqalen Komitet) Русиядә «теләнмәгән оешма» дип танылды.

Быел гыйнварда аны «ят агентлар» реестрына керткәннәр иде.

Комитет 7 гыйнварда Истанбулда бәйсез Ингушетия тарафдарлары җыеныннан соң оешты. Аңа ингуш милли активистлары, сәясәтчеләре һәм җәмәгатьчеләре керде.

Комитет максатлары – ингуш җәмгыятен азатлык һәм бәйсезлек идеясе тирәсендә берләштерү, мәдәни һәм дини үзтәңгәллекне саклау, бәйсез Ингуш дәүләте өчен нигез булдыру һ.б.
Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 3560 кеше һәлак булган

Әле 30 апрель көнне генә кимендә 3535 кеше дип хәбәр иткән идек. Өч көндә исемлеккә тагын 25 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 13 кеше, Башкортстаннан — 12 кеше.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1575 кеше, Башкортстаннан кимендә 1985 кеше үлгән.

Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 3 май, сугышның 800нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
❗️АКШ президенты Джо Байден Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды "Журналистика — җинаять түгел. Монда да, дөньяның башка почмакларында да", — диде ул. Байден сүзләренчә, АКШ хакимияте Кормашева, Гершкович һәм башка американнарны азат итү өчен…
Джо Байден Азатлык журналисты Алсу Кормашева җинаять эшен янә телгә алды

3 майда, Дөнья матбугат иреге көнендә АКШ Ак йорты президент Джо Байденның белдерүен чыгарды. Ул "2023 ел соңгы вакытларда журналистлар өчен иң күп үлемнәр китергән ел булды" дип белдерә һәм моның бер сәбәбе дип Газзә сызыгындагы сугышны атый. Анда бик күп журналистлар үтерелде, күпчелеге фәләстиннәр, диде ул.

— Моннан тыш, узган елда бөтен дөнья буйлап 30дан артык журналист төрмәләргә утыртылды - бу соңгы дистә елларда иң зур сан. Русиядә америка журналистлары Эван Гершкович һәм Алсу Кормашева Wall Street Journal һәм Азат Европа/Азатлык радиосында эшләүләре белән бәйле төрмәгә ябылды. Ә Остин Тайс инде 12 елга якын Сүриядә тотык итеп тотыла, — дип искә төшерде Байден.

Байден "бөтен дөньяда журналистларны канунсыз тоткарлаулар" — "матбугат иреген глобаль бастыруның" мисалы дип әйтте һәм якындагы атналарда "моңа чаралар күрергә" вәгъдә итте.

29 апрельдә Джо Байден Владимир Путинны Алсу Кормашева һәм Эван Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырган иде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
Хәерле иртә хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 май, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан президенты Рөстәм Миңнхеанов эш сәфәре белән Африкадагы Гамбия республикасына килде. Ул анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзаларының XV саммитында Русия делегациясен җитәкли.

🔸Казанда быел 9 майда Җиңү көне салюты булмаячак. Бу иминлек саклау белән бәйле диелә. Парад булачак.

🔸Русия һәм Украина саклану министрлыклары бер-берсен төнге һөҗүмнәрдә гаепләде. Харьковта дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 4 кеше яраланган диелә. Аннексияләнгән Кырымда ракетка каршы тору системы 4 ATACMS ракетын бәреп төшерде дип белдерелә.

🔸АКШта криптобиржа аша акча юууда гаепләнгән русияле Александр Винник гаебен таныган һәм прокуратура белән килешү төзегән. Бу хакта адвокат Аркадий Бух хәбәр итте.

🔸Русия шикәр экспортын вакытлыча тыйган.
"Алабуга" икътисади зонасы инженеры 2,5 млн сум ришвәт алуда гаепләнә

Чаллы мәхкәмәсе 32 яшьлек Самир Мостафаевны ике айга сак астына алган. "Алабуга" икътисади зонасының капиталь төзелеш идарәсе өлкән инженеры зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Тикшерү мәгълүматынча, ул "Алабуга"да бер сәнәгать объекты буенча башкарылган эшләр турында акт имзалау өчен подряд оешмасыннан 2,5 млн сум алган. Аңа 12 елга кадәр төрмә яный.

▪️"Алабуга"да төрле сәнәгать оешмалары урнашкан, шул исәптән анда Украинадагы сугышта кулланыучы дроннар җитештерәләр. 2 апрельдә аның җирлегенә пилотсыз очкыч килеп төште. 14 кеше яраланды.
Мәктәп укучылары һәм цензура. Русиядә әдәбият дәресләре нинди булачак

Яңа уку елында Русиядә мәктәп укучылары урыс әдәбиятын яңартылган програм нигезендә укый башлаячак. Русия мәгариф министрлыгы фәрманында бу "геосәяси вазгыять үзгәрү сәбәпле" дип аңлатыла.

Өлкән сыйныфларда уку мәҗбүри булган әсәрләр исемлегеннән репрессияләр турындагы китаплар юкка чыккан. Мәсәлән, 10 һәм 11 сыйныфлар Варлам Шаламовның "Колым хикәяләрен", Георгий Владимовның "Тугры Руслан" әсәрләрен, Оруэлл белән Хакслиның антиутопия романнарын укымаячак.

Аның каравы митрополит Тихон Шевкуновның (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) "Империянең үлеме. Русия сабагы" әсәрен өйрәнү киңәш ителгән.

"Русиядә цензура һәм үзцензура күптәннән бар. Хакимиятләр цензураны 2000нче еллар башында кертте дияргә дә була. Ә үзцензура аңа кадәр дә бар иде. Чикләүләр матбугат чараларыннан башланды, ә хәзер моны бөтен җирдә күрәбез. Китап кибетләрендә дә, түрәләрнең эшчәнлегендә дә, социаль челтәрләрдә дә. Шуңа күрә цензура тыюларының нәтиҗәләре, хәтта хәзерге сәяси вазгыять үзгәрсә дә, бик озак барачак әле дип борчылырга кирәк", ди тарихчы һәм мәдәният социологы Илья Кукулин.

Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
Казан чүп яндыру заводына җиһазны Кытай корпорациясе җитештереп бирәчәк

"РТ-Инвест" ширкәте Казан янындагы чүп яндыру заводына җиһазлар җитештерү өчен Кытайның Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry Co., LTD. корпорациясе белән килешү имзалаган.

"Төп җиһаз Кытай ширкәте заводында җитештереләчәк, бу ширкәт дөньяда һәм Кытайда 250дән артык проектны уңышлы тормышка ашырган инде", дигән "РТ-Инвест" баш мөдире Андрей Шипелов.

▪️Казан янында чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония консорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде.

2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды. Заводны төзеп бетерү вакыты кичектерелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
Azatlıq Radiosı
Мәскәү себертатар телен "аерым тел" дип таныды. Казанга нишләргә? Тарихчы фикере 21 февральдә Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында узган фикер алышуда галим Александр Кибрик Тел белеме институты себертатар диалектын мөстәкыйль тел буларак рәсми…
Татарстан Себер татарларын өйрәнү үзәге төзү өчен акча бирмәгән

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында Себер һәм себер татарларын өйрәнү үзәге төзергә телиләр, ләкин моңа әлегә Татарстан финанс бүлүдән баш тарткан. Бу хакта тарихчы галим Дамир Исхаков "БИЗНЕС Online"га сөйләгән.

Галим сүзләренчә, Тарих институтының филиалы буларак себер татарларын өйрәнү проекты әзерләнгән. Аны Татарстан финанс министрлыгына юллаганнар. Моның өчен елына 4 миллион сум кирәк.

"Себер филиалы Тубылда урнаша ала. Анда Русия фәннәр академиясенең Тубыл фәнни үзәге бар, ул академиянең урал бүлегенә буйсына. Анда минем укучы Зәйтүнә Тычинских эшли. Җирле мөдир бинада урын, җиһаз бирергә әзер, ләкин Татарстан ягы ахыргача кадәр эшләмәде. Мин бу үзәк һәм Мәрҗани институты арасында уртак фәнни тикшеренүләр өчен хезмәттәшлек итү килешүе төзергә өлгердем. Бар да эшләнгән, ләкин Татарстан акча бирми", дип сөйләгән ул.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Радик Салихов Себер үзәгенең яңа концепциясе эшләнүен белдергән. Ул Кырым филиалына охшаш академик оешма булуны күзаллый дигән. Аның сүзләренчә, яңа үзәкнең язмышы аңа билгеле түгел, моны Татарстан фәннәр академиясе җитәкчелеге хәл итәчәк.

Мәскәү себертатар телен "аерым тел" дип таныды. Татарстан галимнәре моңа каршы.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Шүрәле турында видеоуен әзерләнә, аны 2 елдан күрә алырбыз.

Уен эчтәлеге һәм кинематографиясе ягыннан Hellblade, GhostWire: Tokyo һәм Tchia һәм Silent Hill уеннарына охшаган, ә үзе Unreal Engine 5 платформасында эшләнгән.

Уенның авторы Данис исемле егет, тумышы белән Чаллыдан, геймдевта 3D-генералист һәм аниматор булып эшли.

Сюжеты һәм графикасы ягыннан уен куркыныч һәм эпик күренә – уен авторы релиз ике елдан соң булачак дип белдерә. Хәзерге вакытта ул “Şürale”гә багышланган телеграм-каналда уенның көндәлеген алып бара, сурәт төшерү һәм сюжет борылышларының нечкәлекләрен аңлата. Уенны ул татарча хоррор дип атый, һәм бу югалган тамырлар һәм мәхәббәт, көч куллануның  котылгысыз рәвештә җанның юкка чыгуына китерү тарихы дип аңлата. 

“Уенчының борынгы мифологияне һәм милли хоррор традицияләрен өйрәнүе белән Şürale Hellblade уенын хәтерләтә. GhostWire: Tokyo һәм Tchia уенындагы кебек, мин бу уенга зур саклык белән үз йортымның фольклорын һәм мифологиясен салырга тырышам. Төрле механикалары һәм сюжетка юнәлгәнлеге белән ул What remains of Edith Finch уенын хәтерләтә. Ә сурәтләү ысулларын кинематографтан алу ягыннан уен Silent Hill дан илһамланып эшләнгән”, дип аңлата уен авторы.

Ул Şürale проектын үзенең хыялы дип атый; бу проект аша үзенең милли тәңгәллеген яхшырак өйрәнергә омтыла. 

Şürale’нең татар телендәге версиясе дә булачак, ди Данис. Ул уенны берүзе эшли.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 5 май, якшәмбе. Азатлык үз эшен дәвам итә. Бу сәгатькә булган хәбәрләр мондый:

🔺Русия эчке эшләр министрлыгы Украина президенты Владимир Зеленскийны эзләүгә биргән. Президентның эзләнүчеләр базасында булуына РИА "Новости" игътибар иткән. Зеленскийның ни сәбәпле эзләүгә игълан ителүе һәм кайчаннан бирле бу исемлектә булуы билгеле түгел.

🔺Кичә Свердлау өлкәсендә көчле кар яуганнан соң, 79 мең кеше электрсыз калган. Горный Щит бистәсе кешеләре RusNews-ка әйтүенчә, башта утны кичке унда, аннары иртәнге алтыда бирәбез дип ышандырганнар, әмма ут әле дә юк ди алар.

🔺БМО Иминлек шурасы Җәзаир башлангычы белән булачак ябык утырыш вакытында, Газзә сызыгындагы күмәк каберләр мәсьәләсен күтәрергә мөмкин. Фикер алышу киләсе сишәмбедә узар дип көтелә. Элегерәк, ярдәм күрсәтү хезмәтләре Израиль армиясе тарафыннан кулга алынган "Нассер" хастаханәсе җирлегендә җәфалау билгеләре булган 400гә якын мәетне табуын әйткән иде.

🔺Лондонда шәһәр мэры итеп өченче тапкыр пакстанлы Садыйк Хан сайланды. Бу шәһәр тарихында беренче шундый очрак. Элекке мэрлар вазифада ике тапкырдан да күбрәк булганнары юк иде.

🔺Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов - Гамбиядә (Африка). Кичә анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларының XV саммиты ачылу тантанасы узды.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Татарстан һәм Башкортстанда насараларның иң зур бәйрәме Олы көн - Пасха билгеләп узыла.

Олы көн айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы якшәмбегә туры килә. Татар телле керәшеннәр дә аны зурлап уздыра.

Бу хакта бенең берничә ел элек төшерелгән видеодан карый аласыз.

@azatliqradiosi
Башкортстанның Кушнаренко районында котыру чире чыккан һәм карантин кертелгән

Ветеринарлар терлек асраучыларны, хайван тотучыларны йөреп чыгачак, терлекне, тавыкларны, этләрне һәм песиләрне вакциналаячак диелә.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Лейборист Садыйк Аман Хан өченче тапкыр Лондон мэры итеп сайланды

Хан барлыгы 43,7% тавыш казанды, аның көндәше - консерватор Сьюзен Холл 10%ка кимрәк тавыш җыйды.

Садыйк Аман Хан Лондонда Пакстан чыгышлы эшчеләр гаиләсендә туып үскән. Хокукчы белгечлеген алган, озак еллар дәвамында юрист булып хезмәт иткән. Балалар бакчасыннан ук сәясәт белән кызыксынган, Лейбористлар фиркасенә ул 15 яшендә кабул ителгән иде.

Гаиләсендә Исламга хөрмәт бик нык тәрбияләнгән. Садыйк үзен ачыктан-ачык мөселман дип атый һәм диннең әһәмиятен һәрчак ассызыклый. Парламенттагы беренче чыгышында ул әтисенең аңа пәйгамбәр хәдисләрен өйрәткәнен искә төшергән иде.

Еш кына Садыйк әфәнде үзенә һәм кардәшләренә расист мыскыллаулар ишетергә мәҗбүр булганын сөйли.

2005 елда Хан Тутинг төбәгеннән парламентка сайлана. Парламентта ул кеше хокуклары өчен актив көрәшә. Тони Блэр хөкүмәтенең кайбер тәкъдимнәренә каршы чыга. Мисал өчен терроризмда гаепләнгән кешеләрне гаеп белдермичә төрмәдә 90 көн тоту канун өлгесен ул кискен тәнкыйтьли.

2009 елда Садыйк әфәнде транспорт министры булып та эшләп алган иде.

2016 елда ул беренче тапкыр Лондон мэры булып сайлана.

@azatliqradiosi
2024/05/05 10:25:21
Back to Top
HTML Embed Code: