Telegram Web Link
- Айгөлнең йөклелек чоры ничек узды?

- Беренче триместр гына авыррак булды. Бөтен кешедәге кебек укшытып, дигәндәй. Калган вакыты авыр булмады, дисәм дә, укыр да: «Аха, булмады сиңа», – дияр (көлә). Болай, Аллаһка шөкер, икенче-өченче триместр, миңа калса, чагыштырмача җиңел үтте.

- Малаймы соң инде, кызмы?

Ренат Галиәскәр бәби тапканда хатыны янында булган: «Аңлатып булмаслык кичерешләр»

https://intertat.tatar/news/renat-galiaskar-babi-tapkanda-xatyny-yanynda-bulgan-anlatyp-bulmaslyk-kicereslar-5875973
21💩1
Артистларның картасында ничә сум акча бар?

https://intertat.tatar/news/artistlarnyn-kartasynda-nica-sum-akca-bar-5875812
3🤩1
😱Трассада авариядә 20 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз һәлак булган

https://intertat.tatar/news/trassada-avariyada-20-yaslek-ike-eget-ham-17-yaslek-kyz-halak-bulgan-5875965
1
— Карале, Тәскирә, синең өчен борчылам. Күрше Фәрит, ахры, артык якын килә сиңа.

— Нәрсәсе яман соң аның? — дип аптырады Тәскирә. — Ир кеше бит, ярдәм итә.
— Әйе, ярдәм итә... аннан соң йөрәгеңне дә «ярдәм итеп» алачак! — дип кырт кисте Зәйнәб. — Ирләрнең кем икәнен беләбез инде без!

Тәскирә дәшмәде. Ул бу сүзләрдән соң берничә төн йоклый алмады. «Ә бит, чыннан да, күңелдә җылылык бар. Бу – мәхәббәт түгел микән?» — дип уйлады ул.

Бервакыт кич белән ул капка төбенә чыкты. Фәрит тә шунда басып тора…

Соңлап килгән мәхәббәт... китте...

https://intertat.tatar/news/sonlap-kilgan-maxabbat-kitte-5875976
6💊1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Автор-башкаручы Давлянның Казанда концерты булды🔥

Чакырылган җырчылар арасында Илнат Фәрхуллин, Илсөя Бәдретдинова да бар иде. Сүз унаеннан, Давлян Илсөянең саунд-продюсеры да 👏

🤳: Алинә Айдарова
9🤡3
Кибет печеньесыннан җайлы гына торт ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Бер тортка төрле печенье куллана аласыз: https://intertat.tatar/news/kibet-pecheniesynnan-tort
💊1
Зәринә Асылкаева – белеме буенча юрист. Әмма бүген ул бу белгечлек буенча эшләми. Җырчы – эшмәкәр, аның кием сата торган кибете бар. Әмма бу юлга Зәринә үз теләге белән түгел, ә гаиләдәге өлкәннәр сүзен тыңлап кергән.

– Миңа әби: «Кызым, үзеңә төпле эш тап», – диде. Мин юрист белгечлеген алдым, бизнес белән шөгыльләндем. Әмма күңелем һәрвакыт сәхнәдә, җырда иде. Җырчы һөнәре хәзер минем өчен яраткан хезмәткә әйләнеп бара…

https://intertat.tatar/news/zarina-asylkaevanyn-berence-koncerty-abiem-tople-es-tabarga-kusty-5875935
5😍1
Виноград – ул тәмле сый гына түгел, витаминнар һәм антиоксидантлар чыганагы да

Виноградтан ничек мөмкин кадәр күбрәк файда алырга?

https://intertat.tatar/news/vinograd-ul-tamle-syi-gyna-tugel-vitaminnar-ham-antioksidantlar-cyganagy-da-5875961
3
❗️«Йөклелеген әти-әнисеннән яшергән»: 17 яшьлек кыз яңа туган баласын җәзалап үтергән

https://intertat.tatar/news/ioklelegen-ati-anisennan-yasergan-17-yaslek-kyz-yana-tugan-balasyn-azalap-utergan-5875962
😭32
Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсендә: «Ул мәңге яшәр төсле тоелды...»

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинга быел 75 яшь тулган булыр иде. Үз гомерендә аның күңел биреп башкарган эшләрен, кылган яхшылыкларын һәм күрсәткән изгелекләрен онытырлык түгел. Аны юксыналар һәм сагынып искә алалар. Олпат шәхеснең хәтер кичәсендә журналист Юлай Низаев булды.

https://intertat.tatar/news/fatyix-sibagatullinny-iska-alu-kicasenda-ul-mange-yasar-tosle-toeldy-5875929
8
- Син яшь әни дә. Бу яшьтә әни булырмын дип уйлый идеңме?

- Әтием миңа: «Кызым, 25 яшькә кадәр йөр. 25тә кияүгә чыгарсың», – ди иде. Шулай килеп чыкты да. Кайчак үзем дә шаккатам. Балама 1 яшь. «Безнең өйдә бала йөри. Кемнең баласы бу?» – дим (көлә). Күпләр минем кияүдә икәнне дә белми.

- Ирең турында сөйләп кит әле.
Хатын-кыз ирен атасына охшатып эзли, диләр. Ул синең әтигә охшаганмы?

– Кыяфәте белән дә, холкы белән дә охшаган. Баштарак үзем дә сизмәдем. Әмма хәзер, иремә караганда, еш кына әтием күз алдына килә. Алар икесе дә классика стилен ярата, киенүләре, йөрүләре охшаш.

- Аның гаиләсе нинди? Сине ничек кабул иттеләр?

- Минем ирем миннән 5 яшькә кечерәк…

https://intertat.tatar/news/tatyana-efremova-saxnaga-naselem-belan-cygam-dip-kuz-aldyma-kiteram-5875751
12
"Кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, фәрештәләр кеше кыяфәтенә керә ала"

Фәрештәләр турында 10 факт

https://intertat.tatar/news/farestalar-turynda-10-fakt-5875950
8❤‍🔥4👍1
❗️Казанда коточкыч юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән

https://intertat.tatar/news/kazanda-kotockyc-yul-halakatenda-3-kese-ulgan-5875986
😭3
Вадим Захаров: «Мондый хәл булганы юк иде...»

https://intertat.tatar/news/vadim-zaxarov-mondyi-xal-bulgany-yuk-ide-5875987
16
Руфия оныгын күрергә дә килмәде.

– Син сабыр бул, кызым, – диде Гөлсем бер көнне. – Көннәрдән бер көнне йөрәкләре йомшарыр әле.

Айдар үсә барды, Руфия әбисен белмәде.

Беркөнне Айдар кинәт авырып китте. Төнлә температурасы күтәрелде, баланың тәне кызышты. Ирек тиз генә авыл табибын чакырды. Гөлсем белән Салих та килеп җиттеләр.

– Кызым, түз, Аллаһ ярдәм итәр, – дип юатты Салих.

Рәмзия, елап, баласының кулын кысты.

– Айдарым, сабыр ит, бәгърем...

Шулчак ишек ачылды – Руфия керде. Аның йөзе агарынган, кулында – дарулар.

– Ирек, табибны мин үзем алып килдем, – диде ул.

Рәмзия сүзсез иде. Табиб чыгып киткәннән соң, бала йокыга талды. Өйдә тынычлык урнашты.

Руфия Айдар янына килеп басты. Ул аңа карады, кулларын дерелдәтеп, башыннан сөеп алды.

Шул минутта Рәмзиянең күзләре яшьләнде.

– Рәхмәт, әни... – дип пышылдады ул.

Дәвамы: https://intertat.tatar/news/oilanerga-baska-kese-tapmadynmy-5875891
7
Үзешчән коллективлар белән профессионалларны кушудан кызыклы гына тандем килеп чыга икән. Гаҗәп, үзешчәннәр профессионаллар фонында күмелеп калмый, алар аутентиклыгы белән алдыра. Дөресрәге, керәшен булып уйнаган артистларга караганда уйнамыйча гына аутентик җырларын башкарган керәшен түтәйләре һәм агайлары күңелгә тирәнрәк үтеп керә. Моны профессионал артистлар да аңлап, ансамбльләр фонында махсус тыйнак уйныйлар кебек тоела башлады кебек хәтта. Хәер, темасы шундый ла аның, «Гөргөри кияүләре» булып кукыраеп йөри торган тематика түгел.

«Җир ул, улым, анаң кебек, баласын ташламый...»: Керәшеннәрдән аутентик-патриотик тамаша

https://intertat.tatar/news/ir-ul-ulym-anan-kebek-balasyn-taslamyi-kerasennardan-autentik-patriotik-tamasa-5875943
6
«Әйдә, кайт, атаңа карап соклан! Эчеп, дөнья туздырып ятудан башканы белми, мине хезмәтче итеп күрә!»

Ә минем ирем, үз шәхси тормышым бар! Гел әти-әни янына йөрүемә иремнең дә ачуы килә башлады инде. «Бу мөнәсәбәтләрдә үземне артык тоям», – дип әйтә. Янәсе, мин гел әти-әни белән телефоннан сөйләшәм, язышам, гел кайтып йөрим, ә үз гаиләмә вакыт калмый.

Хәтта оныклары туу да әти белән әнине гел чәкәләшеп торулардан арындырмады, гәрчә мин башкача булыр дип көткән идем. Әмма алар...

Дәвамы: https://intertat.tatar/news/ati-belan-aninen-gailasen-kotkaryp-iorep-tuidym-uz-gailama-vakytym-kalmyi-5868876
8
❗️Уфада тормозы ватылган фура 11 машина белән бәрелешкән, 2 кеше үлгән

https://intertat.tatar/news/ufada-tormozy-vatylgan-fura-11-masina-belan-bareleskan-2-kese-ulgan-5875993
💔2
- Син бабник идеңме?

- Кызлар булмады, димим. Руслар әйтмешли, бер ун-унбиш кызга “рассылка” ясый идем. Кызларга хәерле иртә теләү дә җитә. Концертлар белән берәр шәһәргә барганда, алар белән очраша идем. Алдаган чаклар да булды. Яшемне күбрәк итеп әйтә идем. Әле машинам булмаганда, аны бар дия идем. Ә кызлар ышана иде.

- Берничә кыз белән йөргән чакларың булдымы?

- Булмады түгел. Берсе бер – шәһәрдә, икенче башка шәһәрдә яши иде...

- Алар белән йоклый идеңме?

- Эм...Комментарий бирәсем килми. Мондый хәл һәр егеттә дә булгандыр.

- Алар елаганнардыр инде.

- Әйе, мин аларны үпкәләтә идем. “Кара исемлеккә” тыга идем. Сөйләшеп, очрашу билгели идем. Килгәч, кыяфәте ошамаганга күрә, борылып кайтып китә идем. Ә кыз басып кала. Мин сиңа дөресен сөйлим.

- Йоклаган кызларың арасында исемен белмәгәннәре бармы?

- Бар, яшермим. Алар белән клубларда таныша идем.

Мөнир Рахмаев белән интервью

https://intertat.tatar/news/m-nir-rahmaev-hatynym-bel-n-chit-ilg-k-chenep-kit-rg-yenabyz
14💩12🤡1🥴1
2025/10/24 20:17:08
Back to Top
HTML Embed Code: